Журнал «Безнең мирас»

Дәү әбиемнең батырлыгы – оныклары өчен өлге

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышында ир-егетләребез белән беррәттән дошманга каршы көрәштә яшь кызларыбыз да кулларына корал алып, сафка басканнар. Районыбыздан 20 дән артык хатын-кыз шул каһарманнар исемлелеген тулыландыра. Шулар арасында минем дәү әбием дә булган, ул – бабамның әнисе Халисә.
Дәү әбием 1943 елның июнь аенда үзе теләп сугышка китә. Ул Көнбатыш һәм 2 нче Белоруссия фронтында зенит артиллериясе полкында элемтәче була. Бомба, снаряд, пуля яңгыры астында өзелгән элемтәләрне торгызу җиңелдән булмый. Дәү әбием иң авыр минутларда да каушап калмый, кыю хәрәкәт итә. Шуңа 1944 елның июнендә “Батырлык өчен”медаленә лаек була. Фронтның баш командующие К.К.Рокоссовскийның берничә тапкыр рәхмәтен алуга да ирешә.
Бөек Жиңү таңын Польша жирендә каршылый ул. Люблин шәһәрен азат иткәннән соң, аннан ерак түгел генә урнашкан концлагерьны барып күрүләрен һәм андагы ерткычлыклар турында бүген дә шаккатып сөйли.
Дәү әбием сугыштан 1945 елның июлендә кайта. Кайту белән аны Казандагы берьеллык партия мәктәбенә укырга жибәрәләр. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, комсомолның Матвеевка райкомына икенче секретарь итеп эшкә билгелиләр. 1946 елның З ноябрендә аның тормышында тагын бер олы вакыйга була — ул дәү бабам, Зөфәргә кияүгә чыга. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Дәү әбиемә 1 июльдә 90 яшь тулды. Мин аның белән бик горурланам.
Без тыныч тормышта яшибез. Безнең буын сугыш тарихын белергә, батырларның кадерен белеп үсәргә тиеш.
Шәйхетдинов Азамат Айзат улы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы.
Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы.

Теги: Азамат Шәйхетдинов Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру