Сырлы бәләк
Сырлы бәләк ярдәмендә хатын-кызлар кер үтүкләгән. Озынча агачның бер очында тоткыч урнашкан, бер ягында аркылыга түгәрәкләнгән сырлар ясала, ә икенчесенә төрле бизәкләр төшерелә. Кул белән сыгылган керне уклауга чорнаганнар һәм сырлы бәләк белән тәгәрәткәннәр.Керне шулкадәр тәгәрәткәннәр ки, әйбәтләп юылмаган киемнәр дә чистарганнар.
Этнографлар сырлы бәләкләргә төшерелгән бизәкләр ярдәмендә аны нинди халыкка һәм кайсы төбәккә хас булганын әйтә. Славян халыкларында сырлы бәләк уен коралы булып та кулланылган. Аның өчен бәләкне кыскарак, сырларын очлырак ясаганнар, ә көй матуррак чыксын өчен бер кырыеннан тишек тишкәннәр. Хәзер дә кайбер халык оркестрларында андый уен кораллары очрый.
Фотолар ТРның Милли музее фондыннан
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА