Музейларыбыз Уку өчен 1 минут

Беләзегем, йөзегем...

Татар хатын-кызларының яратып киеп йөри торган бизәнү әйберләренең берсе – беләзек белән танышып китик. Татар хатын-кызлары кулына, ким дигәндә, ике кайвакыт аннан да күбрәк беләзек һәм шулкадәр үк йө...

Татар хатын-кызларының яратып киеп йөри торган бизәнү әйберләренең берсе – беләзек белән танышып китик. Татар хатын-кызлары кулына, ким дигәндә, ике кайвакыт аннан да күбрәк беләзек һәм шулкадәр үк йөзекне парлап кигән. Беләзекләрне көмештән, алтыннан яисә алтын йөгертеп, кайбер очракларда алтын һәм көмеш эретмәсеннән ясаганнар. Җиз һәм бронзадан эшләнгәннәре дә очраган. Формаларына, бизәү алымнарына карап аларны берничә төргә бүләләр. Мәсәлән, тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгәннәре. Беләзекләрне бизәүдә төрледән-төрле кыйммәтле ташлар кулланылган. Җемелдәве тонык, аксыл сары, кырыйлары буйлап бераз яктылык төшерүчән күк төсле ачык зәңгәр яки яшькелт-ачык зәңгәр фирүзәне еш кулланганнар. Якут, топаз, ахак кебек чын ташлар белән дә бизәгәннәр беләзекләрне. Гадәттә, беләзекләргә чәчәк, үсемлек рәсемнәре, геометрик бизәкләр, Коръән сүрәләреннән аятьләр уелган. Ә кайвакыт иясенең исеме дә язылган.

Фотолар ТР Милли музее фондыннан
Руфия Мөхетдинова әзерләде.

#Руфия Мөхетдинова #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи