Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Золушка» балеты, яки Бөек Җиңү белән аваздаш спектакль

Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Р.Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале бара. Гадәттә, аны берәр премьера белән башлыйлар. Быел фестивальгә атап С.Прокофьевның «Золушка» балетын сәхнәләштерделәр.

 

Р.Гали фотолары. 

 

 

Композитор Сергей Прокофьев беренче тапкыр балетны Мария театрында карый – Петр Чайковскийның «Спящая красавица» спектакле була ул. Андагы феялар һәм вакыт төшенчәсе (Аврораның 100 елдан соң уянуы) баланың күңеленә кереп ала, һәм вакыт үткәч болар аның икенче балеты (беренчесе – «Ромео һәм Джульетта») «Золушка»да чагылыш табачак. Анда да шәфкатьле Феяны, Яз, Көз, Җәй, Кыш феяларының биюен һәм сәгать күрәбез.

 

 

С.Прокофьевның «Золушка» балетын беренче спектаклендә Джульеттаны гаҗәеп оста башкарган атаклы балерина Галина Уланова өчен 1938 елда яза башлаганы мәгълүм. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып, композитор бүленергә, игътибарын каһарманлык темасына юнәлтергә мәҗбүр була, һәм 1942 дә Лев Толстойның «Сугыш һәм солых» романы буенча балет иҗат итә. Әмма «Золушка» турында хыялланудан туктамый. 1943 елда ул, яңа балет турында фикер алышыр өчен Ленинградның Киров театры эвакуацияләнгән Пермь шәһәренә барып, биючеләр Галина Уланова һәм Константин Сергеев белән очраша.

 

 

Бу балет нәрсә турында дип сорасалар, күбебез, ятимә кыз хыялының тормышка ашуы турында, диярбез. Әмма аның сугыш елларында иҗат ителүен онытмыйк. Чынлыкта, ятимә кызның бәхет турында хыялында ул заман кешеләренең җиңү, солых турында өметләре гәүдәләндерелгән. Ленинградтан драматург, сәнгать белгече Николай Вилковның балетка либретто иҗат итеп, башында «Афанасьев тарафыннан язып алынган «Маша – чернушка» әкиятенә нигезләнгән», дип искәртүе үзебезнең илне калку күрсәтергә теләүне дәлилли. Ләкин «Золушка»ны да, «Спящая красавица»ны да XVII гасырда ук Шарль Перро язганын беләбез...

 

 

Балетның премьерасы 1945 елда Мәскәүдә була. Рәссам Петр Вильямс бәхет, җиңүгә ирешүне чагылдырган могҗизаи сәхнә бизәлешләре иҗат итә. Тагын ярты елдан балетны Ленинградта сәхнәләштерәләр. Шулай итеп, «Золушка» балеты Бөек Җиңү белән аваздаш спектакль булып сәхнә сәнгате тарихына керә. Тагын өч елдан Англиядә Көлсылу турында әкиятне Федерик Аштон куя. Ә аңа бер ел кала экранга атаклы «Золушка» фильмы чыга. Быел аңа сценарий язган Евгений Шварцның 130 еллыгын билгеләп үтәбез. Спектакль һәм кинофильм беренче карашка гына әкият кебек. Һәм вакыт төшенчәсе анда сәгать текелдәве белән генә гәүдәләндерелмәгән, ә барыннан да бигрәк заман һәм шул заманның гәдәтләрен чагылдыра. Корольнең сүзләре һаман колакта яңгырый: «Таныш-белешлек белән генә яшәп булмый, намусны да онытырга ярамый. Берзаман синнән сорарлар, кем син, нәрсә кылдың, диярләр. Шул вакыт бернинди таныш-белешлек ярдәм итмәс. Әшнәлек зур аякны – кечерәйтә, тар күңелне – киңәйтә, йөрәкне гадел итә алмый...»

 

 

Казанда бу балет ике тапкыр – 1966 һәм 1978 елда сәхнәләштерелә. Бу яңа куелышны хореограф Надежда Калинина, сценограф Сергей Новиков, ут рәссамы Иван Виноградов, видеопроекция остасы Илья Смилга иҗат иткән. Премьера күрсәтелгән ике көндә дә оркестр белән Әрмәнстаннан Карен Дургарян дирижерлык итте. Золушка партиясен алмашып Кристина Захарова һәм Аманда Гомес башкарды, Патша улын – Олег Ивенко һәм Вагнер Карвальо, Үги ананы – Артем Белов һәм Михаил Тимаев биеде.

 

Р.Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале 30 майда П.Чайковскийның «Лебединое озеро» балеты (12+) белән тәмамлана. 23 майда исә тамашачы игътибарына Борис Эйфман театрының П.Чайковский, А.Шнитке, Ж.Бизе музыкасына «Красная Жизель» спектакле (12+) тәкъдим ителәчәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи