К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында У.Шекспирның «Отелло»сын (16+) сәхнәләштерделәр. Гел классикага нигезләнгән премьералардан торган иҗат фасылын (Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»е, Ш.Хөсәеновның «Әни килде» әсәре, М.Гыйләҗевнең «Казан егетләре») тагын да югарырак кимәлдә тәмамлау булды бу.

Казанның К.Тинчурин театрында У.Шекспирның «Отелло» спектакле (16+) премьерасыннан күренешләр. /С.Камалетдинов фотолары.
«Отелло»ны кую – үзе батырлык. Күп театрлар бу батыр адымга бармый, чөнки баш рольгә актер табуы кыен. 1920 елларда Отеллоны татар театрында атаклы трагик актер Мохтар Мутин башкаруы мәгълүм. 1937 елда кулга алынып, 1941 елда Магадан лагеренда вәхшиләрчә үтерелгән бу бөек татар улының үз язмышы да Шекспир трагедиясеннән ким түгел. Татарчага исә әсәрне тагын бер затлы артистыбыз Габдулла Шамуков шәп итеп тәрҗемә иткән, һәм К.Тинчурин театры үзенең спектакле өчен әнә шул тәрҗемәне нигез итеп алган. Отеллоны кем башкарыр, дип озак уйлап утырмаганнар – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закировны сайлап, эшкә тотынганнар. Бу спектакль тарих битләрендә калырмы-юкмы – анысын вакыт күрсәтер. Әмма бер нәрсә хак: тәвәккәллек – ярты уңыш. К.Тинчурин театры репертуары тагын бер җитди тамаша белән тулыланды дип һич икеләнмичә әйтә алабыз икән, димәк, тәвәккәлләп эшкә алынучылар гына түгел, сәхнәләштерүчеләр дә уңышка ирешкән. Режиссер Александр Крымов, сценограф һәм костюмнар буенча рәссам Дарья Здитовецкая, ут кую остасы Андрей Лебедь, пластика буенча режиссер Римма Саркисян, видео буенча рәссам Ярослав Рожин, саунддизайнер Даниил Колотов эшен, һичшиксез, мактап телгә алу мәслихәт.

Классик әсәрне танымаслык итеп үзгәртмәгәннәр, барысы да диярлек Шекспирча. Сюжет нигезендә көнчелектән күзләрен кан баскан, хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята. Программкада язылганча, «Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыга мәхәббәт һәм тугрылык турында спектакль буларак тәкъдим ителә. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, күренешләрнең шактый өлеше ирония, гротеск белән сугарылган һәм нечкәләп мәгънә уйнатуга корылган. Театр классик текстны реконструкцияләми, ә мәхәббәт, көнчелек һәм хыянәткә заманча карашын белдерә. Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек өсти, алар вакыйгаларның мөһим өлешенә әйләнә. Хәрәкәт, ритм һәм энергетика аша геройлар үз хисләрен сүздәге кебек үк аңлаешлы итеп ачып, күп катламлы һәм хисси бай тамаша тудыра».

Чыннан да, классик әсәр белән чагыштырганда, әллә ни үзгәреш юк кебек. (Көнче Ягоны – пеләш башлы, Родригоны – озын чәчле, ә иң мөһиме, Отеллоны ак тәнле итеп сурәтләүне санамаганда). Сәхнәдә хакимлек иткән ак, кара, кызыл төсләр дә Шекспир трагедиясе рухына туры килеп тора. Фаҗигаи мәхәббәт тарихы гына түгел, яхшылык вә яманлык көрәше, чынбарлык һәм хыял, золымның чиксезлеге темаларының оста тасвирлануын күреп шатланмыйча мөмкин түгел. Явыз Ягоның геройлар белән «Буратино» әкиятендәге Карабас-Барабас кебек идарә итү күренеше аеруча тәэсирле һәм көн кадагына суга. Сценография, ут куелышы вакыты-вакыты белән сәхнәне нечкә сурәтләнгән картиналарга охшата.

Дездемона – Зәринә Сафина спектакль өчен зур табыш. Кырыс Эмилия ролендә Резедә Сәләхова искиткеч шәп. Моңа кадәр лирик рольләрдә әрәм булып йөргән икән, дип әйтерлек дәрәҗәдә шәп хәтта. Артем Пискунов башкара алмаган берәр роль бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Бу спектакльдә ул – Яго. Күмәк күренешләр, чыннан да, спектакльгә заманчалык өсти һәм яшь буынны кызыктырырлык, театрга җәлеп итәрлек килеп чыккан. Актерларның вакыты-вакыты белән текстны «йотулары», ягъни тиешенчә җиренә җиткереп әйтеп бетерә алмаулары гына кәефне бераз кыра. Һәм Яго образының хәтта Отеллодан зуррак урын алуы күзгә бәрелә. Бу сәхнәләштерүчеләрнең концепцияседер, бәлки. Бүген золымның нинди зур колач алуын үзләренчә әнә шулай күрсәтәселәре килгәндер дип тә уйлап куясың. Әллә Отеллоны башкаручы актерга нидер җитеп бетмәдеме?.. Ничек кенә булмасын, К.Тинчурин театрына «Отелло» спектакле кайтты, ул бар, һәм бу үзе генә дә труппаны бер баскыч өскә күтәрә торган вакыйга!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала