Ислам мәдәнияте музее «Татар намазлыгы» күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя.

Казан Кремле музее матбугат хезмәте фотосы.
«Казан Кремле» музей-саклаулыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозициянең ачылышы 2026 елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027 елның февраленә кадәр Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026» статусы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Күргәзмәнең идеясе – татар халкы өчен традицион булган намазлыклар экспозициясен тәкъдим итү. Әлеге проектны тормышка ашыруга һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Бу уңайдан оештыручылар күргәзмәгә вакытлыча кую өчен Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүче гаиләләрдә кадерләп саклана торган намазлыкларны җыя башлады. Күргәзмә тәмамлангач, барлык экспонат та үз ияләренә кайтарылачак.
Татар-мөселман традицияләрен саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән күргәзмә татар намазлыгы феноменына игътибар җәлеп итәргә, рухи бердәмлек һәм гаилә ядкәре символы буларак аның әһәмиятен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Татар намазлыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге бар: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы файдаланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары файдаланыла.
Шулай итеп, татар намазлыгы гамәли максатка гына хезмәт итеп калмыйча, татар-мөселман мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең байлыгын да чагылдыра.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала