Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 85 еллыгы уңаеннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны искә алдылар.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның халык, Pоссиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 60 елдан артык Г.Камал театрында хезмәт куйган актриса Наилә Гәрәеваны (1940-2023) тамашачы бик нык юксынуы турында әйтте. /С.Камалетдинов фотолары
Рәсми чарага бер дә охшамаган иде бу кичә. Дөрес, актрисаның тормышыннан һәм иҗат биографиясеннән кайбер сәхифәләрне хәтердә яңарттылар. Казан кызы икәнен, кечкенәдән матурлыкка тартылып үсүен әйтте сәхнәдәшләре. 1960 елда, театр студиясенең әле икенче генә курсында укыганда, 19 яшендә Хәй Вахит әсәре буенча режиссер Рифкать Бикчәнтәев куйган «Беренче мәхәббәт» спектаклендә беренче тапкыр олпат артистлар белән сәхнәгә чыгып баш роль Рәхиләне башкаруы – Наилә Гәрәеваның тормышында хәлиткеч вакыйгаларның берсе. Ник дигәндә, шул вакытта режиссер белән актрисаның чәче чәчкә бәйләнә, тагын бер елдан алар язылыша һәм уллары Фәрит дөньяга аваз сала. Менә шул вакыттан Наилә ханымның тормышында яңа бер чор башлана – татар милләтенә режиссер тәрбияләү еллары. Башта Фәрите Казан театр училищесында әнисе укыткан курста белем ала. 1980 еллар башында була бу хәл. «Беренче мәхәббәт», «Гүзәлем Әсәл» спектакльләренең шаукымы тына төшкәч, Әсәл роле өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алу шатлыгы да артта калгач, 1980 елларда актрисаның рольләре кими, һәм газаплы бу чорда режиссер Марсель Сәлимҗанов аны училищеда актерлык осталыгын укытырга чакыра. Менә шул курска укырга килә дә инде Фәрит Бикчәнтәев. Хикмәтле курс була бу. Аннан ике драматург – Данил Салихов һәм Гафур Каюмов укып чыга. Камил Камал, Рифат Юсупов, бүген академия театрының күренекле артисты Венера Шакирова һ.б. талантлы егет-кызлар белән данлыклы Наилә ханым укытышкан бу курс. Укыту исә озак елларга сузыла, училищедан Наилә Гәрәева Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына күчә. 1989 елда Фәрит Бикчәнтәев Мәскәүдә укып кайткач исә баш өстендә күк капусы ачылгандай була, рольләре ишәя башлый, артист халкы өчен исә шуннан да зуррак бәхет бармыни?!
Талантлы артистыбызны искә алырга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Сәхнәдәшләре, шәкертләре җылы истәлекләре белән уртаклашты. Әтнә районы Бәрәскә авылыннан Илгиз Хәйруллин һәм Наилә апаның йорт күршесе Фәридә Гайнетдинованың килүе нур өстенә нур булды. Хикмәт шунда ки, 2000 еллар башында Фәрит Бикчәнтәев әтисенең әби-бабасы туган җир – Бәрәскәдән йорт алырга карар кыла. Шуннан бирле Наилә Гәрәеваның тормышы Казан белән Бәрәскә арасында үтә. Тынгысыз Наилә апа анда мәктәп балалары белән спектакль сәхнәләштерә, ул Г.Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә уйнала. Кайсы авыл баласына академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете эләгә әле?! Бәрәскәнең өлкәннәре белән «Әбиләргә ни җитми?» тамашасын куя.
Наилә Гәрәева – бәхетле актриса. Ул соңгы көннәренә кадәр сәхнәдән төшмәде дисәк тә була. Тамашачы күңеленә кергән рольләре күп. Әмма Наилә ханымның татар милләте өчен Татар дәүләт академия театрын берничә дистә ел дәвамында җитәкләүче талантлы режиссер үстереп бирүе барыннан да кыйммәтрәк. «Шушы сәхнәдә торамын һәм, тормышта нәрсәгә дә булса ирешкәнмен икән, барысы өчен дә әниемә рәхмәтлемен», – дип әнисе портреты алдында баш иде Фәрит Бикчәнтәев.
Бу кичәдә җыр, музыка күп булды. Наилә ханымның кечкенәдән музыка яратканын истә тотып, күренекле музыкант Рөстәм Абязов, җырчылар Айгөл Гардисламова, Филүс Каһиров, Реваль Хәмидуллин матур музыкаларын, җырларын башкарды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тормышта ирешкән уңышлары өчен әнисе – Наилә Гәрәевага рәхмәтле булуын әйтте.
Истәлекләрдә Наилә ханым тынгысыз, зәвыклы, дөньяны яхшы якка үзгәртергә ашкынучы шәхес булып күз алдына килде. Аларны тыңлаганда, безнең хәтердә дә Наилә апа белән булган сөйләшүләр яңарды. Шулай бервакыт Г.Камал театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яздырылган лазер тәлинкәнең сатылып бетүе турында борчылып язганмын. Зур әһәмияткә ия булмаган «Люстра»ны яздырып сатуга чыгарганчы «Әлдермештән Әлмәндәр»не күбрәк тарату кирәклеген искәрткәнмен. Икенче көнне үк Наилә апа шылтырата. «Балакаем, «Люстра»га нәрсә булган?» – ди. Яшьлек белән кырыктан узган ир белән хатынның кавышуы турындагы лирик тамашаның әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен инде. Улы куйган «Люстра»га илтифат бирмәвем Наилә ханымның күңеленә тигән. Театрда иҗат иткән артист өчен һәр спектакль кулындагы бармаклары кебек якын икәнен чамаларга да яшьлек максимализмы комачаулаган булса кирәк. Боларны мин еллар үткәч кенә аңладым.
Ә бервакыт Яңа ел тирәсендә К.Тинчурин исемендәге театрның байтак бәйрәм тамашасын рус телендә уйнавы җәһәтеннән борчылып, «тинчуринлылар да русчага күчә», дип язганмын. Зур тарихлы театрны гаепләвем Наилә Гәрәеваның күңеленә тигән. Гәрчә үзе анда эшләмәсә дә, Наилә ханым тагын шылтыратып канәгатьсезлеген белдерде. Дөрес, Наилә Гәрәева балалар спектакльләренә йөрмәгәндер, чын хәлне белеп бетермәве дә бар. Шунысы хак: язганнарымда бер кәррә ялган юк иде.
Шушы ике истәлектән генә дә актрисаның битараф булмавы күренә. Һәм соңгы көннәренә кадәр «Мәдәни җомга»дан аерылмавы без, аны нәшер итүчеләр өчен, бик кыйммәт.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала