Яңа ел бәйрәменнән соң республикабызның Министрлар Кабинетында мәдәни чараларга үзенә күрә нәтиҗә ясап җыелыш җыйдылар. Шунда үткән ел ахырында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Шүрәлене көттегезме?!» балалар спектакленең (6+) 14 тапкыр күрсәтелүе, 2 мең тамашачының килеп каравы мәгълүм булды.

«Шүрәлене көттегезме?!» балалар спектакленнән (6+) күренешләр. /С.Камалетдинов фотолары.
Ни өчен бөтен мәдәни чаралардан нәкъ шушы спектакльне аерып алып язарга булдыкмы? Чөнки Яңа елга нәни тамашачыларга бүләк итеп куелса да, күңел биреп, җиң сызганып, зур җаваплылык тоеп иҗат ителгән, даими репертуарда урын алырлык спектакльләрнең берсе ул. Бала-чагага ярамаган тагын, дип эленке-салынкы эшләмәгәннәренә күңел сөенә.
Иң элек спектакльнең игътибарны җәлеп итә торган сюжетка корылганын билгеләп үтәргә кирәк (авторы Резеда Гобәева). Былтыр бүрәнәгә бармакларын кыскач, Шүрәле бөтен адәми затларга бик каты үпкәләп, урманнан ваз кичкән, сазлык янында пыскып яши, имеш. Ә ул вакытта Албасты белән Дию тирә-юньгә хуҗа булган һәм төрле тәртипсезлекләр кылып ята: агачларны пыран-заран сугыштыра, урманга җиләккә килгән кыз-кыркынны урлый һ.б. Моңарчы Шүрәле турындагы сәхнә әсәрләрендә хатын-кыз затындагы Шүрәлене күргән юк иде кебек. Бу спектакльдә Шүрәлинә белән танышабыз. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дип яшәүче байтак ир-атларны яңа үрләргә кем илһамландыра? Әлбәттә, хатын-кыз. Бу спектакльдә дә Шүрәлинә ирен, сазлыктан чыгып, дилбегәне үз кулына алырга һәм урманда тәртип урнаштырырга әйди.

Менә шундый бала-чагага да, әти-әниләргә дә кызык булырдай әсәрне сәхнәгә Г.Камал театрының күренекле иҗатчылары актер Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова сәхнәләштергән. Спектакль анык фикере, мөгез чыгармыйча, балалар белән бала телендә сөйләшү белән алдыра. Бер-берең белән ярдәмләшеп яшәү, дошманыңа ачу сакламау, аны гафу итә белү, дуслык, бергәлек, һәм иң мөһиме, үз өлешеңә тигән эшне намус белән үтәү, тормышыңа хуҗа булу кебек идея, кыйммәтләр алга сөрелә, яхшылыкның яманлыкны җиңүе искәртелә. Бу тамашаны караганда элеккеге матур мультфильмнар, әкиятләр хәтердә яңара. Чит илдән кергән, җенесен аерып булмаган затлар турында мультфильмнар шулкадәр гайрәтне чигереп бетерде ки, куян – куянга, бака – бакага охшаган шушындый гади тамашаларны күреп күк капусы ачылганын күргәндәй шатланасың.

Гади дә, шул ук вакытта җитди эшләнгән бу спектакль. Җитдилеге тышкы сурәтендә – сәхнә бизәлешләрендә, костюмнарда ачык күренә. Костюмнарны Марина Марьянич иҗат итсен дә, җитди булмасын, имеш! Казан сәнгать училищесында сәхнәне бизәү өлкәсендә азау теше ярган Сергей Скомороховның үзендә укыган Маринабыз ич ул! Моннан 2 ел элек режиссер Фәрит Бикчәнтәев Мәхмүт Галәү романы буенча куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендәге сәхнә костюмнары өчен «Алтын битлек» алган Марьяничны белмәскә соң?! Бу юлы да костюмнары хикмәтле. Замана чалымнары да бар үзләрендә. Әйтик, Шүрәленең калын табанлы заманча ботинка, модалы җилән киеп чыгуы кызык. Шул ук вакытта чамадан ашып, «мөгез чыгармаган» рәссам, классик әкият кысаларында кала белгән. Талант ул – чама хисе, диләр. Дөрес сүз икән.

Спектакльнең тагын бер җәлеп иткән сыйфаты – музыка. Композитор Марат Әхмәтшинга кат-кат рәхмәт әйтерлек. Кайбер иҗатчыларның музыкаларында ни көй, ни моң юк. Шундый музыкаль бизәлешле тамашаларны балаларга тәкъдим итеп, киләчәктә алардан милли җырчылар, композиторлар чыгачагын көтү юләрлек түгелме?! Марат Әхмәтшинның исә һәр иҗат эше үзебезчә, татарча, көйле булуы белән күңелгә кереп кала. Бу спектакльгә аның саллы өлеше кергән. Жанры да музыкаль әкият дип билгеләнгән.

Кыскасы, «Шүрәлене көттегезме?!» спектаклен, һичшиксез, барып карау кирәк. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, ул бүген дә уйнала. Рольләрне Илнур Закиров, Искәндәр Низамиев (Шүрәле), Гөлчәчәк Хәмәдинурова (Шүрәлинә, Юха елан), Булат Мөхәммәтҗанов һәм Ринат Низамов (Исмәгыйль), Гүзәл Гөлвердиева һәм Зәлия Зәйнетдинова (Сәлимә), Ирек Хафизов (Дию), Илүсә Камалиева һәм Рәдиф Галимов (Батыр куян), Айгөл Шәкүрова һәм Айгөл Гардисламова (Су анасы), Эльза Моратхуҗина һәм Чулпан Нәҗипова (Ана бүре), Зөфәр Нуртдинов һәм Илсаф Нәҗипов (карт бүре), Артур Шәйдуллин (Албасты) һ.б. башкара.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала