Татарстан радиосының 1960-1980 елларга караган тарихы турында сөйләгәндә Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның (1939-2020) истәлекләреннән юллар шул чорны тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Күренекле җырчы гомеренең 54 елын Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләде.
...1965 ел, 5 сентябрь. Бу – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясенә өлкән редактор булып эшкә чыккан беренче көнем. Комитет рәисе Фаикъ Надыйров мине радио коллективы белән таныштырды. Ә музыкаль тапшырулар редакциясендәге әдәби хезмәткәр Ленар Җамалетдинов белән баш редактор Юныс Әминов хезмәтемнең нечкәлекләрен аңлатты.
Коллектив башта ук үз кешедәй кабул итте сыман. Чөнки консерваториядә укыган елларда ук мин атна саен диярлек пианист Екатерина Соколова белән берлектә турыдан-туры эфирда гобойда халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен башкара идем.
Ул елларда радионың көндәлек эфир вакыты 4 сәгать 30 минут булып, аның яртысы музыкаль тапшырулар редакциясе тарафыннан әзерләнә һәм бу зур тырышлык таләп итә иде. Көндәлек программалардан тыш, татар музыкасын пропагандалауның башка юлларын да кулландык. Бөтенсоюз радиосы безнең тапшыруларны Беренче программада һәр ай саен ике мәртәбә 45 әр минут, «Маяк» программасында 29 минут яңгыратты. Ягъни Бөтенсоюз радиосы җитәкчелеге Татарстан радиосына союздаш республикалар радиолары белән бер күләмдә вакыт бирде. Безнең программалар союздаш республикаларның радиолары өчен үрнәк итеп куелды.
Моннан тыш, Мәскәүнең тавыш яздыру студиясе коллективы да, Казанга килеп, безнең оркестрларның чыгышын яздыра һәм, гадәттә, 25-30 сәгатьлек (!) язмалар барлыкка килә иде. Шул уңышлы хезмәт нәтиҗәсендә Татарстан радиосы фондына симфоник әсәрләр, опера, хор әсәрләре, инструменталь музыка, халык көйләре гел өстәлеп торды. Без башка республика радиолары белән дә тыгыз элемтәдә эшләдек. Башкортстан радиосы өчен генә дә ел дәвамында 6-7 махсус тапшыру әзерләнде һәм анда татар музыкасының иң уңышлы үрнәкләре тәкъдим ителде. Татарстан радиосының тагын бер уңышлы ягы бар: композиторларыбызның яңа әсәрләре тавыш язу студиясендә көн саен сәнгать осталары башкаруында магнитофон тасмасына язып алына, фондка кабул ителә иде. Музыкаль тапшырулар редакциясе каршында 12-15 кешедән торган сәнгать советы эшләде, анда күренекле композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр һәм музыкантлар катнашты. Татарстан радиосы фонотекасына атна саен 15-20 яңа әсәр, яңа язмалар өстәлеп торды. Нәтиҗәдә радио фондында 50 мең язма урын алды.
Радиода ул вакытларда редакторлар Галия Гаязова, Александр Малов, Тәүфыйк Сәгыйтов, Ленар Җамалетдинов, Рим Шириязданов, Карл Фәизов, Фәләх Насыйров, Эльза Гобәйдуллина, Наил Гыйззәтуллин һ.б. тырышлык куйды. Бездә Гомәр Бәширов, Рөстәм Яхин, күренекле җырчылар һәм музыкантлар бик еш кунак булды. Ә инде Сара Садыйкова радиога килсә, бөтен тирә-күрше бүлмәдә эшләүчеләр аның «концертын» тыңларга җыелды.
Яшереп торасы юк: радиода эшләү җиңел түгел, гаҗәп катлаулы һәм җәнҗаллы чаклары да була иде. Минем таләпчәнлегемә үпкә белдереп, радиокомитет җитәкчеләренә генә түгел, «күктәгеләрдән» дә мине акылга утыртуда ярдәм сорадылар. Әйтик, бер композитор КПСС Өлкә комитеты мәдәният бүлегенә шикаять юллады. Редакциянең җитешсезлекләрен өйрәнү эшен профессор Мәхмүт Нигъмәтҗановка тапшырдылар. Бер айдан соң Өлкә комитетының мәдәният бүлегенә минем өстән ризасызлык белдергән композиторларны да, редакция хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Дан-дәрәҗәгә сусаган композиторлар ни әйтергә дә белмичә аптырашта калды. Мәхмүт Нигьмәтҗанов композиторларга, бигрәк тә радиодан канәгать булмаганнарга, гайбәт белән шөгыльләнгәнче, профессиональ үсеш турында ныграк уйланырга киңәш бирде.
Теге «бөек» тынмый, ул Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһановка да «Рафаэль Ильясовны эшеннән алырга» дигән тәкъдим белән хат яза. Нәҗип ага мине үзенә чакыртты. «Мондый хатны талантлы кеше язмый. Игътибар итмә, эшләвеңне бел. Әллә мине дус итүчеләр бик күп дип уйлыйсыңмы? Минем йөз дустым бар. Шуларның берсе генә минем өчен шатлана – ул мин үзем» дип, көлә-көлә озатып калды…
Әмма телерадиокомитет рәисе, ни сәбәптәндер, миңа филармониягә күчәргә тәкъдим итте. Гаҗәеп бит бу дөнья, нәкъ шул көннәрдә КПССның Өлкә комитеты секретаре мәрхүм Рәис Беляев телерадиокомитет хуҗасын чакыртып ала да, радиода озак еллар һәм уңышлы эшләүче Рафаэль Ильясовка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә дигән документлар әзерләргә куша. Бер атнадан иҗатташ дуслар: «Мактаулы исемең белән котлыйбыз», – дип шалтырата иде инде…
Рафаэль Ильясов язмаларыннан төзелгән концертның аудиоязмасын (12+) тыңларга тәкъдим итәбез.
Шигъриятле радио
Рафис КОРБАН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Ш.Маннур, А.Алиш һәм Ф.Хөсни исемендәге
әдәби премияләр лауреаты
Мәңге тынмас Синең җырларың
Җанны телеп бер моң ишетелә,
Гасырларның килә түреннән:
«Татарлыгың, кешем, уяумы?» – дип,
Җырчы дәшә гүя гүреннән.
Каян килә шулай бу асыл моң?
Сандугачныңдыр ул оясы.
Сандугачлар тынып тыңлый торган
Моңнар иясе ул Ильясов!
Милли хисен татар баласының
Кайтарасың җанга җыр аша.
Син җырласаң, асылына кайтып,
Тибә башлый йөрәк татарча!
Син татарның җырчы кошы идең,
Җанга шифа булды моңнарың.
Халкың барда – аның күңелендә
Мәңге тынмас Синең җырларың.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала