Мәдәният Уку өчен 3 минут

Оҗмах бакчасын күрим дисәң...

«Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы» кысаларында республикабызның Милли музеенда Шәрык халыклары дәүләт музее, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни проектларны яклау һәм үстерү фонды белән берлектә әзерләнгән оҗмах бакчалары турында күргәзмә ачылды.

 

«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» (12+) күргәзмәсенең кураторлары Әлфрид Бустанов һәм Полина Ёж. /С.Камалетдинов фотолары.

 

 

Экспозициядә Идел буе, Кырым, Төньяк Кавказның ислам сәнгате ядкәрләрен күрергә мөмкин. Зур кыйммәткә ия музей экспонатлары янәшәсендә хәзерге заман рәссамнары Җәмилә Шаһ (мозаика), Асия Бариева һәм Марат Галиәкбәров (керамика), Арсен Корбанов һәм Гөлшат Гобәйдуллина (видеоарт), Зөлфия Илкәева (концептуаль графика), Рөстәм Кубик һәм Мөхәммәт Даутов (рәсем), Measure (инсталляция), Your Youl (бизәнү әйберләре һәм чигүләр), Эдуард Димасов һәм Айзат Минһаҗев (каллиграфия) һ.б. иҗат әсәрләре тәкъдим ителә.

 

 

 

 

2019-2021 елларда «Татнефть» ширкәте ярдәме белән «Алтын алма турында әкиятләр» программасы кысаларында татарларның бакча мәдәнияте өйрәнелгән иде. Бу күргәзмә – әнә шул фәнни хезмәтнең нәтиҗәсе.

 

 

 

Әйтергә кирәк, оҗмах бакчасы ислам мәдәниятендә киң таралган. Аны архитектурада, аерым үсемлек рәсемнәре рәвешендә көнкүреш әйберләрендә күрергә, әдәбиятта, Коръән тәрҗемәләре һәм аңлатмаларында күп очратырга була. Оҗмах бакчасы ул – камиллек, тынычлык, рухи бөеклекне гәүдәләндерүче символ.

 

 

 

Экспозиция «Ике дөнья арасы» яки «Бәрзах», «Бакча», «Рух», «Мәхәббәт», «Тән», «Үлем» дип исемләнгән өлешләрдән тора. Башка күп кенә күргәзмәләрдән аермалы буларак, биредә оҗмах бакчасын «күреп» кенә калмыйча, хуш исле алмаларның исен тоярга, шифалы үләннәр турында белемнәрне арттырырга, җанны тынычландырып үзенә күрә бер рәхәтлек алып чыгарга мөмкин.

 

 

 

Яшерен-батырын түгел, совет заманында ислам мәдәнияте тыелып килде. Әмма, шуңа да карамастан, әби-бабаларыбыз аны сакларга мөмкинлек тапты. Шәмаил, ислам мәдәнияте төсмерләрен гәүдәләндергән гамәли бизәү сәнгате моңа дәлил. Совет чорында бакчада гаиләләр белән җыелып төшкән фотоларның күп табылуы оештыручыларга аерым бүлек булдырырга мөмкинлек биргән.

 

 

 

Теманы фәнни өйрәнгән галим Әлфрид Бустанов Казан, Санкт-Петербург, Уфа, Саратов, Самара, Пенза өлкәсе архивларында бакча мәдәнияте турында байтак кызыклы мәгълүмат туплаган. Күргәзмәдә, мәсәлән, колакчыннар аша галимнең Шамил Юсупов белән әңгәмәсен тыңларга мөмкин. Анда Шамил әфәнде бабасы (Пенза өлкәсе Ялгаш авылыннан), Уфадагы Диния нәзарәте хезмәткәре Ярулла Әл-Йосыфи (1880-1975) турында сөйли. Аңа исә бакча атасы суфи шәехе Сөләйман әл-Йосыфидән мирас булып калган. Анда суфиларның җыелышлары үткән дип уйларга нигез бар. Йөз еллык тарихлы гаилә бакчасы 2000 елларда таркала.

 

 

 

Тагын бер кызыклы тарих Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан үләннәр белән дәвалаучы Хаҗәр Кәримова белән бәйле. Аудиоязмаларның берсендә Хаҗәр әби төшендә алма бакчасында Хозыр Ильяс белән очрашуы турында бәян итә. Шуннан бирле кешеләрне дәвалау сәләтенә ия булган да инде ул. Хаҗәр әбинең үз әбисе дә үләннәр белән эш иткән. Хаҗәр Кәримованың сөйләгәннәреннән әбисенең догалар укый-укый абага җыюы, абаганың исә үпкә авырулы кешеләргә файдасы тиюе, тамырын кайнатып, шунда аякларны тыгып утырсаң, яисә шул төнәтмәне тукыма кисәгенә сеңдереп, аякларга чорнап торсаң да файдалы икәнен беләбез. Менә әңгәмәдән бер кызыклы өзек: «Без яшәгән урын урманга тоташып тора иде. “Кызым, әнә елан кабыгын салды, йөгер, алып кил”, – дип җибәрә иде әбием. Аннары ул кабыкны киптерәбез, төябез. Мунча кергәндә ләүкәгә утырып шуны авырткан урыннарга сөртәбез. Имән кайрысы да авырулардан әйбәт дәва. Шомыртныкы да шәп. Каен кайрысы да бик сихәтле...»

 

«Үлем» залында нәфис үсемлек рәсемнәре төшерелгән кабер ташларын күрергә мөмкин. Зиратларыбыз да – бакча, дип әйтергә теләгән кебек күргәзмәне оештыручылар. Зыя әд-Дин әл-Казанинең гарәпчә элегиясе, кабер ташлары һәм язма истәлекләр ислам мәдәниятендә үлемнең үлемсезлеккә, яңа тормышка илткәнен тоярга ярдәм итә. Бу залда Дагыстанның Кобачы авылында табылган кабер ташлары рәсемнәрен дә күрергә мөмкин. Аларның матурлыгына һәм бизәлеш үзенчәлекләренә хәйран калырлык. Бер авылда никадәр төрле кабер ташлары куелган икән! Рәсемнәр үзләре генә дә бер диварны тутырган. Ш.Мәрҗани фондындагы бу сурәтләр тулысынча беренче тапкыр күрсәтелә икән.

 

Күргәзмә 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи