Мәдәният Уку өчен 2 минут

Минем җырым – догам

Яңа елда килеп ирешкән бер бүләк турында язарга онытып торабыз икән. Аны исә һичничек онытырга ярамый. Журналист Рәдиф Кашапов бөек җырчыбыз Илһам Шакиров турында төшергән документаль фильм турында әйтүебез. Аны ТР Милли китапханәсендә зур экраннан күрсәттеләр.

Әһәмияте исә бөек җырчыны тагын бер искә алуда гына түгел, яшь буынның Илһам Шакиров шәхесенең зурлыгын аңлавы һәм, ни өчен Советлар Союзын концертлар белән әллә ничә мәртәбә йөреп чыкса да, җырчыга СССРның халык артисты исеме бирелмәгән, дигән сорауны күтәрүе.

 

 

 

Дөрес, Илһам Шакиров җырларын тыңлап яшәгән буын бу сорауны күптәннән күңелендә йөртә. Ә менә яшь буынның уйлануы – монысы бөтенләй бүтән.

 

Фильм бер сәгать ярым дәвам итә. Әмма җәмгысы 17 сәгатьлек материал җыелган. Экранда Рабит Батулла, Рәшит Сабиров, Сәйдәш Гарифуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлзадә Сафиуллина, җырчының абыйсының улы Флүр Шакиров, Фердинанд Сәлахов... җәмгысы 30 лап язучы, җырчы, музыканттан әңгәмә алганнар. Күбесе инде олы яшьтә. Шулкадәр иҗатчыны сөйләтүләре үзе кыйммәт түгелмени?!

 

Чыннан да, Илһам Шакировның Союз күләмендә ат алмавы гаҗәп. Бөтен Союз буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезне туган җир белән Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова җырлары бәйләп торган, Барнаулда, Владивостокта да татарларыбыз аларны тыңлап, сагынудан яшь түккән заманда моң иясенең зур ат алмавы аек акыллы һәр кешенең күңеленә тынгы бирмәскә тиеш ләбаса!

 

Бу сорауга җавапны өлешчә фильмда ишетергә мөмкин. 1970 елгы статистикага күз салу җитә. «1975 елда республикабызда 170 тән артык мәктәп Олег Кошевой исемен йөртә. Тагын 100 ләбенә Зоя Космодемьянская исеме бирелә. Нибары бер мәктәп Газинур Гафиятуллин исеме белән аталганы билгеле. Ул елларда җәмгыятьтә татарлык әнә шул дәрәҗәдә була», – дип искәртелә.

 

Рабит Батулланың экраннан әйткән сүзләре бик истә калды. Ул Илһам Шакировның халкыбыз азатлыгы өчен көрәшен, 1990 елларны көтмичә, 1960 еллар азагында ук башлавы турында әйтә һәм Г.Камал театрының ул чактагы директоры, милләтебез өчен күп игелек кылган Шамил Закиров белән махсус программа төзеп училище, техникум, югары уку йортларын йөреп чыгуларын мисалга китерә. «Илһам Шакиров анда 4-5 җыр башкара да, калган вакытта татар тарихы турында сөйли. Сез бөек халыкның дәвамчылары, дип яшь буынның аңына сеңдерергә тырыша иде», – диде язучы. Рабит ага терекөмеш чыгарып гомер иткән шәһәргә баруларын искә төшереп тагын сүзен дәвам итә. «Эш шартлары авыр, сәламәтлек өчен зарарлы булгач, биредә ирләрнең гомерләре 45-50 яшьтән дә артмый. Әмма яшиләр бит, урыннарыннан кузгалмыйлар. Бөтенесе татарлар. Бер мәктәпләре, бер мәдәният йортлары бар. Җырчы затының аяк басканы юк. Шуңа күрә Илһам Шакировны күрергә шыгрым тулы халык җыелган. Күпме җыр сорасалар, шуның кадәр җырлады. Ахырдан исә «КамАЗ» төзелешенә кайтырга үгетләде. Чит җирләрдә интеккәнче, үз илебездә яшәрсез, диде. Зур сәхнәдән шул сүзне әйтергә ярый идеме соң ул заманнарда?!» – дип тамашачыны сорау алдында калдыра Рабит ага.

 

Сорауга җавап булырлык тагын бер истәлекне китерү урынлы. Җырчы Фердинанд Сәлахов, фильмны төшергән яшьләрне заманны идеаллаштыруда гаепләп, гастрольдә йөргән вакытларын искә ала. «Бервакыт Арча районы кунакханәсенә урнаштык. Илһам Шакиров яткан караватның бер генә аягы бар, калган өчесе урынында – кирпечләр. Кайсы якка борылсаң, шул якта кирпеч дөңгердәп ава. Гомер-гомергә татарлар яшәгән Арчада бит бу. Башка районнарда да шул ук хәл. Чүпрәледә бер кунакханәгә урнаштым, баш өстемдә боз сөңгесе эленеп тора иде. Шул ук Чүпрәле районында, фатирга кертүче булмагач, җырчылар Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева клубта бильярд өстәлендә төн кунарга мәҗбүр булды. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева төн уртасында, туңалардыр дип кызганып, иңендәге шәлен салып, өсләренә япты. Шундый шартларда яшәдек, иҗат иттек. Ә сез бүгенге тормыштан чыгып, сорау бирәсез», – дип яшь буынны күктән җиргә төшерерлек сүзләр әйтте.

 

Ә бит нинди талант иде Илһам агабыз. Шул ук Фердинанд Сәлахов аның иҗатына бәясен белдереп, синтезаторга мөнәсәбәте турында искә алды. «Синтезаторны музыка уен коралына да санамады, кабул итмәде, – диде. – Илһам абыйның җырлары ул – гап-гади җыр түгел, кечкенә генә әсәр, симфония. Аны синтезатор белән башкарырга ярамый. Синтезаторны попсага гына кушарга була, Илһамыбыз исә попса җырламады. Аның попса диелгәненең дә нигезендә фольклор ята...»

 

Әгәр читлектә кебек яшәмәсә, бөтен дөньяга танылган булыр иде. «Җырны тыңлау өчен аның сүзләрен аңлау кирәкми, – ди әнә яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев. – Мин менә Том Джонс исемле Британия җырчысын яратам. Нәрсә турында җырлаганын белмим, әмма җыры күңелемә хуш килә. Шуның кебек безнең Илһамыбыз да зур танылу алырга тиеш иде, чөнки моң ул бөтен халыкларның бәгыренә керә...»

 

«СССРның халык артисты исеме бирелмәве безнең Илһам Шакировка карата хөрмәтебезне арттыра гына, дип уйлыйм, – димәсенме җырчы Гөлзадә Сафиуллина. – Ник дигәндә, исем алыр өчен бусагалар таптарга, баш ияргә, күп йөрергә кирәк. Илһам Шакиров исә тумыштан ирекле иде, берәүгә дә баш имәде. Аның эчке дөньясы кануннарга сыймый иде...»

 

Менә шундый гыйбрәтле, уйландыра торган фильм килеп чыккан. Анда күрсәтелгән фотоларның исәбе-саны юк. Сирәк видеоларны караганда йөрәк тукталган кебек була. Илһам аганың тыңлап туймаслык җырлары яңгырый. Рәдиф Кашапов республикабызның Мәдәният министрлыгына, «Yummy Music Band»ның продюсеры Ильяс Гафаровка, «Җыен» фондына, презентацияне үткәрергә ярдәм иткәне өчен ТР Милли китапханәсенә, Сарман районы, Яңа Бүләк авылы халкына, Казан консерваториясе, музыка көллиятенә, Г.Камал, К.Тинчурин театрлары, филармониягә, шәхси архивлары белән уртаклашкан барлык шәхескә һәм фильмда катнашкан тагын бик күпләргә олы рәхмәтен белдерде. Күргәнебезчә, бик күп көч куеп башкарылган эш бу. Иң шатландырганы – катнашучылар арасында яшьләрнең шактый булуы.

 

Ахырдан шагыйрь Разил Вәлиевнең экраннан яңгыраган сүзләрен китерәсе килә. Бервакыт алар Илһам ага белән мәчеткә кереп баралар икән. Илһам Шакиров «И мөкатдәс моңлы сазым»ны җырлый, ди. «Мәчеткә җырлап керергә ярамый, дога укып керү кирәк», – дигән шагыйрь. «Минем җырым – догам ул», – дип җавап биргән җырчы...

 

Бу фильм җәмәгатьчелекне дә селкетеп җибәрер, бөек җырчыбызга һәйкәл кую мәсьәләсен тизләтер, интернетта җырлары, видеолары таралуга да этәргеч булыр дип ышанасы килә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 8
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи