Амур Фәләхнең «Мәйдан» журналының 2025 елдагы 9 нчы санында чыккан «Бәхеткә биш адым» әсәрен (әсәрен дип язам, чөнки ни автор, ни редакция жанр төрен күрсәтмәгәннәр) укыдым да, еладым. Ачудан еладым. И Ходаем, татар әдәбияты XIX гасырга, мәгърифәтчелек әдәбиятына кире кайттымыни дип, ачудан күзгә яшь килде.
Дөрес аңлагыз, жәмәгать, һич кенә дә мәгърифәтче бабаларыбызны кимсетеп әйтү түгел бу. Алар, үз вакытында халыкның яшәү-яшәмәү проблемасына әйләнгән уку-укыту, мәктәп-мәгариф мәсьәләләрен халык арасында пропагандалау өчен, геройларны кырт тискәре һәм уңайга бүлеп тасвирларга, уңай, ягъни укымышлы образлар җиңеп чыксыннар өчен аларны тормыш закончалыкларына түгел, ә автор теләгәнчә хәрәкәт иттерергә мәҗбүр булган. Шуңа күрә Ризаэддин Фәхреддиннең «Сәлимә» повестенда Сәлимә, биш яшькә кадәр алган яхшы тәрбиясе аркасында, фәхешханәгә барып эләксә дә, яхшы кешеләргә очрап, әйбәт белем ала, гаҗәп күркәм кешегә кияүгә чыга һәм фәлән ел элек китеп югалган, үлде хәбәре килгән атасы белән кабат очраша. Шуңа күрә Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романындагы Хәнифә туташ, ата-анасы тарафыннан башка кешегә тәгаенләнсә дә, сөйгәне белән кавышу бәхетенә ирешә... һ.б.
Мәгърифәтчеләрне аңларга була, әйткәнемчә, аларның күренеп торган төп максатлары бар. Аннары соң аларның пионерлар, чирәм җир күтәрүчеләр, дәүләтчелек бетерелү белән бәйле рәвештә әдәбиятта юкка чыккан дөньявилыкны торгызучылар икәнне дә истә тотарга кирәк. Амур Фәләх университет тәмамлаган, «Безнең фикер» дигән әдәби-иҗтимагый газета нәшер итә. Төрле елларда «Таш бәгырь», «Зимагур», «Мизгелләр», «Төнге кунак», «Үрмәкүч» һ.б. китаплары дөнья күрә. («Мәйдан», 2025, №9, 27 б.) Ул бит инде вакыйгаларның образ характерына ияреп ачылырга тиешлеген аңларга тиеш.
Кайчандыр реалистик әдәбиятка мисал итеп китерелгән шундый бер очракны укыган идем. Шолохов «Чирәм җир»не яза, язган бүлекләрен журналга тапшыра бара, тегеләр бастыра. Бервакыт соңгы бүлеген күтәреп килә, үзе үкереп елый. «Ни булды, Михаил Александрович?» – дип сорый куркынып калган редакция хезмәткәрләре. «Давыдовны үтерделәр», – ди әдип. Үзе язган драмасының төп героен кызгана, чөнки ул образ, характер тудырган, һәм бу характерның финалы инде язучыга буйсынмый, ул үзенчә яши.
«Бәхеткә биш адым»да исә барысы да Амур Фәләхкә, дөресрәге, аның укучы күрергә теләгән чынбарлыкны тудыруга хезмәт итә. Ул бала-чаганың «Их, менә болай булсын иде минем, менә машинам бар, ди» дигән кебек хыялларын тормышчан итеп күрсәтергә... (менә монда нинди сүз куярга уйланып калдым – «тырыша», «тели», юк, «көчәнә» дигәне урынлы булыр). Ул укучы теләгән картина тудырам дип көчәнә һәм хакыйкатькә хыянәт итә, төтен, томан, мираж тудыра.
Әсәрнең исемен «Бәхеткә биш адым» дип куйган да автор, шуннан чыгып биш бүлеккә бүлгән. Бу биш адым, биш бүлекне Маратның төрле характерда төрле кызлар белән танышып, кайдадыр ялгышу, кайдадыр әнисе Оркыяның катнашып китеп, могҗизалы рәвештә, хәтта ки үлемнән котылып калуы турындагы уртак сюжет берләштерә. Монда могҗизаларның «1001 кичә» әкиятләренә тиңнәре дә урын алган. Әйтик, Марат Зифа белән таныша, замана гадәте белән, язылышмыйча, никахсыз гына, егетнең фатирында яши башлыйлар. Марат каядыр киткәч, Оркыя очраклы гына (һәм менә мондый очраклыклар әсәрнең буеннан-буена) аның фатирына кереп чыкмакчы була. Зифа монда бер ир белән йокы бүлмәсендә, Оркыяның фатирны ачып кергәнен дә, шалтыр-шолтыр ишек төбенә килеп тыңлап торганын да ишетмиләр. Алай гына түгел, кирәк бит, нәкъ шул вакытта Маратны юк итеп, фатирны үзләштерү планнарын сөйләшеп яталар. Хатынга бу әңгәмәне диктофонга яздырып аласы гына кала. Тегеләр исә моның кергәнен сизмәгән кебек, чыгып киткәнен дә ишетмиләр. Бу бит уч төбе хәтле ике бүлмәле өйдә! Ярар, хәерле булсын, тартып-сузып, «Мәхәббәттән күзләре тонгандыр, Оркыя бик сак йөргәндер» дип, могҗизалар була инде, бәйләнмик дип әйтергә дә, автор хыялының детектив характерына да аударып калдырырга булыр иде, әгәр алга таба күрәләтә фикри хаталар булмаса.
Алга таба икенче бүлектә Марат керәшен кызы Света белән таныша һәм тагын бергә яши башлыйлар. Ну, Марат, ну, егет, әти-әнисе пешмәгәнрәк санаса да, бик үткен әле бу, кызларга тест-драйв үткәреп кенә тора. Менә шунда Амур Фәләх бик зур идея ялгышлыгы җибәрә – Маратның әтисе Светаны «башка дин вәкиле» дип кире кага. Җәмәгать, Света бит, иң мөһиме, татар, ә дин мәсьәләсе шәригать кануннары буенча бик җиңел хәл ителә, кияүгә чыккан кыз иренең динен кабул итәргә тиеш. И всё! Хәзер без керәшен татары, Себер татары, Әстерхан татары дип, бер булган милләтне бүлгәләп утырыйкмы?!
Ата кешенең шушы сүзе җитә кала, яшьләр бик җиңел генә, бернинди психологик травмасыз гына аерылышалар. «О времена, о нравы!» Беләсезме, татар әдәбиятына хас булган сөю, мәхәббәт, тугрылык турындагы елау-сыктауларны күрәсе килеп куйды хәтта.
Шулай итеп, бәхеткә таба булган икенче адым да уңышсыз булып чыкты. Ләкин Света белән булган роман эзсез югалмый. Монда янә авторның Маратны бәхетле итәсе килү теләге җиңә һәм чираттагы «очраклылык» үз эшен эшли. Марат, кызларны тәмләп карый-карый, ахырда теләгенә ирешә, бер дигән, бар яктан да килгән кызга өйләнә. Балалар туа, фатир бар, эше яхшы, тфү-тфү, күз генә тимәсен. Мин бер тапкыр «Андый гына гаеп мулла кызында да була инде ул» дигән идем, әңгәмәдәшем «Менә мулла кызында була да инде ул» дип бик йомры сүз әйтеп куйган иде. Миләүшә дә мулла кызы кебек, иренең телефоныннан фотолар карап утырганда, Алия Галиеваның Маратка Светаның вафаты һәм Мараттан малае булуы хакында хәбәрне күреп ала. Менә тагын әкият башлана: Марат программист, әмма ул телефондагы бу хәбәрне күрми кала. Миләүшә исә бу хатны ничек кенә бетерергә тырышса да, булдыра алмый. Телефон киресенә каткан, һич кенә дә физика законнарына буйсынырга теләми, бөтен технологияләрне кире кагып, әлеге хәбәрне сызып ташламый. Ни дисең инде моны? Автор булган әйберне юк дия-дия, героен җитәкләп бәхеткә илтә инде, бернинди реальлек белән дә мәтәшми.
Ахыр чиктә Маратның Светадан туган малаен барып алалар, барысы да түгәрәк.
Алисаның могҗизалар иленә сәяхәтенә ошаган бу әсәр турында бәлки җитеп тә торыр иде, әмма Миләүшәнең – фәрештә кебек кызның бозык, азгын әнисе хакында әйтми китсәң, язма тулы булмас шикелле. Югыйсә бит халык та «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», «Анасына карап кызын коч» дип өйрәтә, мәгърифәтче бабаларыбыз да яшь чакта алган тәрбиянең шәхес формалашуда хәлиткеч роль уйнаганын кат-кат яза, хәзерге фән дә балаларның биш яшькә кадәр үз гомерендә ала торган мәгълүматның 50 процентын алуын һәм, нигездә, шәхес буларак шул чорда формалашуын искәртә. Ләкин әсәрдә Фәләхчә дөнья, «Мин рәссам – мин шулай күрәм». Кызганычка, ул дөнья укучыга китә шул, ул аны да боза.
Редакциядән. Кадерле укучылар! Әлеге тәнкыйди язмага һәм бүгенге әдәбиятның торышына карата фикерләрегез белән бүлешүегезне көтәбез.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала