Мәдәният Уку өчен 5 минут

Милли музейда – күп гасырлык төбәк тарихы

Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган даими экспозициясе белән танышырга теләүчеләр саны көннән-көн арта.

 

Музей экспозициясе истәлекле вакыйгалар, кешеләр язмышы аша Татарстанның борынгы чорлардан алып бүгенгәчә тарихы белән таныштыра. Биредә күпмилләтле халкыбызның казанышлары һәм традицияләре тәкъдим ителә. / З.Нигъмәтуллина фотолары.

 

 

130 еллык тарихка ия ТР Милли музееның даими экспозициясе «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы»на багышлана. (0+) Киң колачлы комплекслы тарихи экспозиция шактый зур мәйданны биләп тора һәм Татарстан Милли музееның бик бай коллекцияләренә нигезләнә. Экспозиция Татарстанның борынгы һәм урта гасыр тарихы, Казан губернасы, ТАССР, Татарстан Республикасы оешу еллары һәм башка мөһим вакыйгалар белән таныштырган берничә бүлектән тора.

 

 

Олуг Мөхәммәт – Казан ханлыгына нигез салучы.

 

 

Казан үзәгендә урнашкан ике катлы музейдан халык өзелми. Биредә мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч уен-викториналар белән аралаштырылган интерактив экскурсияләр оештырылып тора. Тарихи костюмнар кигән экскурсоводлар үткәргән әлеге чараларда олысы-кечесе бик теләп катнаша.

 

 

Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланган витрина.

 

 

Дистәдән артык филиалны берләштергән ТР Милли музеен үткән елдан тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов җитәкли. Яңа генераль директор җитәкчелегендә коллектив зур эш башкарган – даими экспозиция яңартылган, тулыландырылган.

 

 

И.Фәйзуллин. «Нурсолтанның Казанга килүе».

 

 

Бинага кергәч, беренче катта безне Казан ханлыгына нигез салган һәм 1438-1445 елларда аның беренче ханы булган Олуг Мөхәммәднең мөһабәт сыны каршы ала. Хан елгыр атта, кулында – әләм... Идел буе Болгарстаны, Казан ханлыгы, Казан губернасы карталары янында тукталып, һәркем, бигрәк тә яшь буын вәкилләре шушы җирлекнең, халыкның үткәне турында мәгълүмат туплый, белемен арттыра ала. Элек экспозициядә мондый карталар юк иде.

 

 

Идел буе Болгарстаны картасы.

 

 

Хәзер залларда эленгән картиналар да арткан. Тарихи жанрны үз итүче Ильяс Фәйзуллин «Нурсолтанның Казанга килүе» (2002) хезмәтендә Мәскәү, Казан, Кырым арасындагы сәяси мөнәсәбәтләргә һәрчак уңай йогынты ясарга омтылган һәм шуңа ирешкән үткен зиһенле ханбикәне искә ала. Шушы ук иҗатчының «Шагыйрь Мөхәммәдьяр Кол Шәриф янында» (2001) картинасында Кол Шәрифнең танылган шагыйрь әсәрләре белән танышу мизгеле сурәтләнә.

 

 

И.Гайнетдинов һәм Ә.Артемьеваның күн эшләнмәләре.

 

 

Беренче булып Сөембикә ханбикәнең йөз чалымнарын аңа хезмәт иткән итальян гвардиячеләре ясаган дигән риваять яши, әмма моңа рәсми дәлилләр юк. Шулай да ханбикә сурәтен тудырырга омтылган рәссамнар элек тә булган, хәзер дә бар. Василий Худяковның «Казанны ташлап китүче әсир ханбикә Сөембикә» (1869) картинасы эскизы күпләргә мәгълүм. Ул Россия буйлап сәяхәт иткәндә Идел буенда тукталып, иҗат өчен темалар эзләгән, дип сөйлиләр. Казанда Сөембикә язмышы турында бәет һәм риваятьләрне ишетеп, татар халкы тарихына, ханбикәгә багышланган зур картина иҗат итә. Соңыннан аны 1 мең сум күләмендә премия каралган конкурска тәкъдим итәргә тели, ләкин ни сәбәпледер анда кабул ителми. 1871 елда рәссам вафат була. Варисы булып калган сәүдәгәр ир туганы исә аның дөньялыктагы бурычларын түләү өчен Сөембикәгә багышланган картинасын бай дворяннар – Поливановлар гаиләсенә сата. Татарстан музеена әлеге хезмәт 1918 елда Сембер губернасының (бүген Ульяновск өлкәсендәге) Акшуат авылында гомер иткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Поливанов җыелмасыннан кабул ителгән.

 

 

Удмурт милләте этнографиясенә багышланган экспонатлар.

 

 

Экспозициядә рәссам Александр Карнауховның 1913 елда язылган, күпләргә таныш «Сөембикә ханбикә һәм аның гаиләсе» картинасы, Айдар Хисамов сурәтләгән «Ибраһим хан» (2016), «Сәхибгәрәй хан» (2017) һәм «Алмыш хан» (2017) портретлары да урын алган.

 

 

Ф.Аитованың мөселман кызлар мәктәбенә кагылышлы истәлекләр.

 

 

Пыяла витриналарда Татарстанның урта гасыр тарихын яктырткан уникаль экспонатлар игътибарны җәлеп итә. Биредә Болгар шәһәренең XIV-XV йөз башы мозаик панно фрагментлары, Казан ханлыгы чоры язма һәйкәле – Сәхибгәрәй ханның шәех Әхмәткә һәм аның туганнарына биргән ярлыгы, Мөхәммәд Әмин ханның шәхси остасы Насыйр ясаган бронза кувшин һәм башка ядкәрләрне күрергә мөмкин.

 

 

Борынгы музыка уен кораллары.

 

 

Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр файдаланыла торган кыллы музыка коралы – танбур, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры җырчы-чәчәннәренең традицион уен коралы – думбра танылган галим, музыкант Геннадий Макаров тарафыннан 1995 елда реконструкцияләнгән, һәм бүген алар да безнең хозурда.

 

 

Мозаик панно. Алтын Урда, Болгар шәһәре. XIV-XV гасыр башы.

 

 

Экспозиция белән танышканда «Сөембикә бакчасы» дип аталган интерактив декорация янында да тукталасың. XVI йөзнең беренче яртысында хан сарайларындагы хатын-кызлар бүлмәсенең җыйнак бакча күренешеннән гыйбарәт ул. Аның аңлатмасында язылганча: «Сөембикә бакчасы» дигән образлы атама Казан ханлыгы мәдәнияте һәм тәхетнең соңгы идарәчесе, риваятьләргә кергән әкияти гүзәллеккә ия, талантлы сәясәтче һәм дипломат, зур китапханә туплаган Сөембикә ханбикә истәлеге белән бәйле».

 

 

Тарихи ядкәрләр.

 

 

Музейда Явыз Иван гаскәрләренең 1552 елда Казанга һөҗүмен тасвирлаган рәсемле елъязмалар җыентыгыннан миниатюралар (1568-1576), ул чордагы сугыш кораллары тетрәндергеч тарихны хәтердә яңарта. Рәссам Олег Брандуковның «Нугай татары» (2007) рәсемендә ук-җәяле, сугышчан киемле, көчле рухлы ир-ат сурәтләнгән. Аның аяк киеменең дә чын күннән булуы чамалана.

 

Күн дигәннән, музейның икенче катындагы милли костюм, баш киемнәре, зиннәтле ювелир бизәнү әйберләре үрнәкләре янәшәсендә, ниһаять, төрле күннән тегелгән чигүле читекләр саны да арткан. Тамашачы витриналарда каюлы күн гамәли сәнгате осталары Илдус Гайнетдинов һәм Әлфия Артемьева тарафыннан иҗат ителгән милли орнаментлы мендәрләр, читек, туфли һәм башка күн эшләнмәләр белән таныша ала. Янәшәдә генә узган гасырда читек сатучыларның рекламалары, XIX гасыр ахыры – ХХ гасырның беренче яртысында артельләрдә тегелгән читек, чүәк, туфлиләр, бу төр һөнәрчеләрнең эш кораллары, милли бизәкләрнең үрнәкләре, 1920-1930 еллардагы тарихи фотосурәтләр тәкъдим ителгән.

 

Татарстан тарихының төрле чорларын барлаган экспозиция Казан татарлары, гомумән, татар, керәшен, мари, чуваш, удмурт, рус милләте мәдәниятенә, этнографиясенә, көнкүрешенә багышланган бай экспонатлы аерым-аерым яңа витриналар сокландыра. Фән иясе, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова портретын да без анда тәүге тапкыр күрәбез. Ул 1916 елда Казан рәссамы Надежда Сапожникова тарафыннан язылган. Николай Фешинда белем алган, Казан сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган Н.Сапожникованың эшләре аз санда сакланган. Портрет Фатыйма Аитованың кызлар мәктәбенә багышланган эскпозициясе янәшәсендә урнаштырылган, чөнки Сара Шакулова үзе дә әлеге мәктәпне тәмамлаган. Надежда Михайловна исә заманында Казан сәнгать мәктәбендә белем алучы ярлы яшьләргә уку бәһасен түләве, 1913 елда Казан губернасы земствосында кустар сәнәгать музее төзелгәч, үз остаханәсенә Фатыйма Аитова гимназиясе укучыларын чакыруы белән дә мәгълүм зат.

 

Беренче каттагы «Күчмә халыклар тирмәсе» интерактив декорациясе татарларның киез белән тышланган тирмәләренең уңайлы булуын раслый. Каркас торак бер сәгать эчендә корып куела ала. «Мәдрәсә» интерактив декорациясенең эчке күренеше музей фондларында саклана торган мәдрәсә бүлмәләре фотоларына нигезләнеп оештырылган. Биредә Габдулла Тукайның 1914-1922 елларда Казанда нәшер ителгән китаплары белән дә танышырга мөмкин.

 

Татарстан Милли музеенда, даими экспозициядән тыш, төрле тематик чаралар һәм күргәзмәләр үтеп торуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, 9 ноябрьгә кадәр «Сирәк әйберләр кабинеты: Борынгы Мисыр һәм антик чор коллекцияләре» күргәзмәсе (16+) эшли. 167 экспонатны үз эченә алган әлеге күргәзмәнең үзәген Казан коллекционеры Андрей Лихачёв тупланмасындагы экспонатлар тәшкил итә.

 

Айрат Фәйзрахманов җитәкләгән музей коллективының алдагы елларда да төрле проектлары күп булыр, әлбәттә. Төп музеебыз киң колачлы эшчәнлегендә зур уңышларга ирешсен!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи