Күптән түгел Теләче районы мәдәният йортында танылган җырчы, ТАССРның атказанган артисты Таһир Якупов исемендәге IV Бөтенроссия фестиваленең Теләче зонасындагы йомгаклау концерты узды. Быел ул җырчының 80 еллыгына багышлана.

Таһир Якупов исемендәге IV Бөтенроссия фестивален оештыручылар һәм Теләче зонасындагы йомгаклау концертында катнашучылар. /Фәнил Нигъмәтҗанов фотосы.
КАБАТЛАНМАС ҖЫРЧЫ
Таһир Якупов (1946-1999) үз чорында халкыбызның яраткан җырчысы, тамашачы аның чыгышларын көтеп ала иде. Ул 1964-1973 елларда – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солист-вокалисты, 1973-1982 елларда филармониянең эстрада төркеме җырчысы булды.
Артистның җыр-моңга сәләте нәселдән килә. Әтисе Габдулла музыка уен коралларында оста уйный, әнисе Фатыйма татар халык җырларын моңлы итеп башкара торган була. Шуңа күрә Таһирның абыйлары – Камил белән Наил дә, апалары – Сания белән Асия дә матур җырлыйлар. Таһир исә гомерен сәнгать белән бәйли. Сәхнәгә аяк басуга тамашачының күңелен яулый. Истәлекләргә караганда, хәтта халык концертларга килсен өчен, афишага Таһир Якупов исемен куючылар булган.
Кызганыч, җырчы нибары 18 ел иҗат итеп, башта сәхнәдән, аннары арабыздан китте. Әмма шунысы хак: аның җырлары халкыбыз йөрәгендә саклана. «Син кайда идең» һәм «Моңлы гармун» (Н.Дәүли сүз., Р.Яхин көе), «Аккошлар» (Р.Фәйзуллин сүз., Ф.Әхмәтов көе), «Туган авылым урамы» (Г.Зәйнашева сүз., Г.Сәйфуллин көе), «Әйт, дускаем, әйт» (Р.Янбулатова сүз., С.Садыйкова көе,), «Туган тел» (Г.Тукай сүз., халык көе), «Карачтау авылы көе» (татар халык җыры), «Олы юлның тузаны» (татар халык җыры) кебек күп кенә популяр җырларны бүгенгә кадәр аның кебек башкаручы юк.
Теләче районында узган Гала-концерт барышында хатирәләргә дә урын бирелде. Әйтик, Таһир Якупов, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында эшләгәндә, аның сәнгать җитәкчесе Җәвит Котдусов табигатьтән бирелгән моңлы тавышлы егетнең талантын бик тиз күреп ала һәм аның укытучысына әйләнә. Шул елларда, татар җырларын яздырып алу өчен коллективны Мәскәүгә чакыралар. Ансамбль Чайковский исемендәге залда зур уңыш белән концертлар куя. Җәвит ага анда «Туган тел»не Таһир Якупов башкарачагын белдерә. Җырчының ул вакытта үз репертуары, үз иҗади йөзе була инде. Соңрак «Советская эстрада и цирк» журналы «Таһир Якуповны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең былбылы дип атасак та хата булмас», – дип язып чыга.
ФЕСТИВАЛЬ ТАЛАНТЛАР БАРЛЫЙ
Таһир Якупов исемендәге I Республикакүләм фестиваль-бәйге аның әтисе Габдулла абзыйның туган ягы – Теләче районының Иске Җөри авылында узган иде. Ул продюсер һәм композитор Җәүдәт Гыйльманов тәкъдиме белән белән башлангыч алды. Аңа очраклы рәвештә бер яшь ир-егет белән сөйләшергә туры килә. Шунда Таһир Якупов турында сүз дә була. Танышының: «Мин аның кем икәнен белмим», – дип әйтүе Җәүдәт Гыйльмановны гаҗәпкә калдыра. Гомерен җыр-музыкага багышлаган продюсер уйга кала: «Заманында халкыбызның сөекле җырчысына әйләнгән Якуповны белмәүче яшьләр үсеп җиткән ләбаса! Җырчының исемен без танытмасак, аны кем күтәрер?» Җәүдәт Гыйльманов Иске Җөри авылы мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин белән элемтәгә кереп, Таһир Якупов исемендәге фестиваль үткәрү турында килешә. Аларга «Китап» радиосы җитәкчесе Алмаз Миргаязов та кушыла, бергәләп булачак конкурсның нигезләмәсен төзиләр. Фестивальгә 16 яшьтән алып һәр теләгән кешенең гаризасы кабул ителә. Алар Таһир Якупов репертуарыннан 2 җырны фортепьяно, баян яисә башка музыка уен коралына кушылып җырлаган видео җибәрергә тиеш, дип планлаштырыла. Фестиваль бик уңышлы уза, анда күрше төбәкләрдән дә җырчылар катнаша. Бу 2023 ел була.
Быел Таһир Якуповның юбилей елы уңаеннан үткәрелгән фестивальнең географиясе тагын да киңәйгән, ул Бөтенроссия статусы алган. Фестиваль-бәйгене зоналарга бүлеп үткәрләр. Җәүдәт Гыйльманов фестивальнең сайлап алу турлары Татарстанның Теләче, Әлмәт, Минзәлә һәм Апас районнарында, шулай ук Башкортстанда оештырылуын искәртте. Зоналарда сайлап алынган җырчылар октябрь аенда Казанда булачак концертта чыгыш ясар дип көтелә.
Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов фестивальнең Теләче зонасында 70ләп кеше катнашуын хәбәр итте. «Таһир абый – безнең легендар җырчыбыз. Аны онытмаска, исемен күтәрергә, татар дөньясына танытырга кирәк. Фестивальнең елдан-ел киңрәк таралыш алуы бик куанычлы. Теләчедә үткән зона этабында Татарстанның 8 районы һәм Чувашиядән үзешчәннәр катнашырга теләк белдерде. Финалга үтүчеләр арасында Буа, Саба, Ютазы, Арча, Апас районнарыннан сәнгатькәрләр бар», – диде ул. Шул рәвешле биредә хәтта республикакүләм гала-концерт килеп чыккан.
РАЙОННЫ ШӘХЕСЛӘР ТАНЫТА
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин районның талантлы шәхесләргә, язучы-шагыйрьләр, фән эшлеклеләренә бай булуына игътибарны юнәлтте. Җырчы, композиторларны гына алсак та Сөләйман Йосыпов, Нәфисә Васыйлова, Фәрит Хатыйпов, Венера Ганиева, Таһир Якупов, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Алинә Сафиуллина – шушы төбәктән. «Алар арасында данлыклы җырчыбыз Таһир Якуповның иҗаты аерым урын алып тора. Ул үзенең кыска гына гомерендә халкыбыз күңеленә үтеп керерлек җырлар башкарды. Мондый шәхесләребезне онытырга хакыбыз юк», – диде ул. Район башлыгы Җәүдәт Гыйльманов, Алмаз Миргаязовка, шушы фестивальне зурлап кайткан артисларга рәхмәт белдерде. Айрат Фәтхуллин Казанда яшәүче инде 90 яшенә якынлашып килүче Сания апа Хәлиуллинага аерым рәхмәтен җиткерде.
САНИЯ АПА – КАДЕРЛЕ КУНАК
Укучыда Сания апа Хәлиуллинаның кем булуы турында сорау туар. Ул Таһир Якупов VII сыйныфка кадәр укыган Казанның 12 нче мәктәбендә аның апасы Асия белән бер сыйныфта белем алган. Җырчы турында еш кына, «Казанның 80 нче мәктәбендә укыды», – дип язалар. Сания апа моның дөрес түгеллеген әйтә. Ул елларда татар балалары Кабан күле буендагы 12 нче мәктәптә туган телләрендә белем алган. Таһир мәктәптә укыган елларында ук җырлый торган була. Сания Хәлиуллинаның истәлекләреннән: «Озын коридорның бер башыннан икенчесенә җырлап узганы хәтеремдә. Аңа укыту бүлеге мөдире Нәгыйм абый: “Таһир, җырлама! Тәртибеңә “2”ле куям”, – дип әйтә иде. Ул исә Нәгыйм абыйга: “Ярар”, – дип җавап бирә иде дә, читтәрәк тәрәзә төбенә утырып, тагын җырлый иде. Математика укытучысы Мәгъсүмә апа классыбызга керер иде дә: “Асия, бас әле! Зинһар өчен, әтиеңә әйт: Таһир арттагы партада утыра, дәрес тыңламый, җырлый”, – ди иде. Ул кичке мәктәптә укыганда да җырлый иде. “Бер генә тапкыр булса да җырлап күрсәтим инде», – дип әйтә торган булган».
Соңрак Сания апага Татарстан урамында Таһир Якупов белән бер йортта яшәргә туры килә. Бу уңайдан ул тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертте: «Таһир турында “Вафатыннан соң берничә көн фатирында яткан”, дигән сүзләр йөри. Бу дөрес түгел. Аны шул ук көнне белдек», – диде. Җырчыны соңгы юлга озатканнан соң аның фатирындагы җиһазларын чүплеккә чыгарып аталар. Сания апаның моңа йөрәге түзми, ул барысын да җыйнап, машина яллап, бакчасындагы йортка илтеп куя. Соңрак бу җиһазларны Теләче районына Туган якны өйрәнү музеена урнаштыралар. Сания Хәлиуллина Теләчедә Таһир Якупов исемендәге фестиваль үткәрүләре өчен район җитәкчелегенә, бу изге эшне башлап җибәргән Җәүдәт Гыйльманов, Алмаз Миргаязовка, Таһир Якупов каберенә таш куйдырткан Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга, «Аксу» студиясе җитәкчесе, Таһир Якуповның җырларыннан торган диск чыгарган продюсер Рөстәм Сәрвәровка һ.б. рәхмәтле булуын әйтте.
Бүген инде Теләченең бер урамы Таһир Якупов исемен йөртә. Таһир Якуповның исемен мәңгеләштерү дәвам итә. Юбилей уңаеннан Җөри авылы мәдәният йортына җырчының исеме биреләчәк. Теләчелеләр шулай ук юбилей уңаеннан районның үзәк паркына якташларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен бюстлар куярга да ниятли.
Теләче зонасындагы фестиваль уңышлы үтте, профессиональ артистлар башкаруына тиң чыгышлар күп булды. Казанда гала-концертта чыгыш ясаячак үзешчән җырчылар да сайлап алынды. Фестивальнең махсус кунаклары Фәрит Хатыйпов, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Алинә Сафиуллина, Азат Тимершәех, Кирам Сатиев, Ренат Вәлиевнең чыгышлары исә фестивальгә тагын да ямь өстәде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала