Мәдәният Уку өчен 1 минут

«Мәңгелек юл»ның дәвамы

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Әлфия Авзаловага багышланган «Мәңгелек юл» исемле спектакль чыгарды. Талантлы режиссер үз гомерен вокзал, аэропорт, салкын клуб, ат чанасы, сөт ташучы тракторларда – чемодан өстендә – Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә үткәргән Әлфия Авзалованың тормышын да, аның көчле рухлы җырчы булуын да бик оста итеп бәян иткән. Бүген Әлфия апа кебек үзенең иҗат юлын татар халкына, тугандаш халыкларга багышлаган җырчылар бармы соң? Әлбәттә, бар. Шуларның берсе – Казан шәһәр филармониясе җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева.

 

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева. /С.Камалетдинов фотосы

 

 

Казан шәһәр филармониясе коллективы Россиянең барлык төбәкләрендә дә татар сәнгатен, ана телебезне пропагандалый. Заманында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Советлар Союзының барлык республикаларында татар сәнгатен ничек таныткан булса, хәзер бу җаваплы йөкне Казан шәһәр филармониясе тарта (директоры – Наил Зыятдинов, сәнгать җитәкчесе, режиссер – Чулпан Закирова).

 

Артистларның гастрольгә килүен Россиянең һәр шәһәрендә сагынып көтеп торалар, зар-интизар булып туган якларыннан хәбәр китерүчеләрне көтәләр. Ә Гөлшат Имамиева – моң илчесе, ул безнең моңнарыбызны түкми-чәчми менә 30 елдан артык милләттәшләребезгә илтеп җиткерә. Газиз туган җирләреннән язмыш аерган өлкән яшьтәге әби-бабайлар залда елаганда аның үзенең дә тамагына төер тыгыла. «Сандугач», «Былбыл», «Дулкын», «Зәңгәр күлмәк», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» кебек бәгырьне өзгәли торган җырларыбыз шул алар! «Хәтта ки, телебезне аңламаган кешеләргә дә тәэсир итә безнең көйләр», – ди җырчы.

 

Гөлшат Имамиева борынгы халык җырларын да, эстрада көйләрен дә, арияләр һәм романсларны да бер үк сәнгати югарылыкка җиткереп башкара, аның көчле тавышына микрофон кирәкми. Аңа Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Таһир Якупов, Казан дәүләт консерваториясендә үзен укыткан танылган шәхес Зилә Сөнгатуллина үрнәк була.

 

Гөлшат – остаз да: Казан мәдәният институтында булачак артистларны укыта. Гаиләсе – аның төп таянычы. Өч дистә ел элек кавышкан ире Дамир белән Әмир исемле егет һәм Әминә исемле кыз тәрбияләп үстерделәр. Дамир белән алар Казан музыка училищесында укыганда таныша, 5 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә иҗат итә. Гөлшат 1999 елдан бирле, менә 26 ел, Казан шәһәр филармониясендә эшли. Минем өстәлемдә аның 40 җыры язылган компакт-диск ята. Ә ул һаман яңа җырлар өйрәнә, репертуарын өзлексез баета: «Туган ил» (Рамил Чурагулов сүзләре, Рәшит Акъегет көе), «Төнге тынлык» (Госман Садә сүзләре, Вәис Бәйрәмов көе), «Сәлам сиңа» (Муса Җәлил сүзләре, Азат Хөсәенов көе) һәм тагын бик күп яңа җырлар.

 

Гөлшат Имамиева елга 200 гә якын концерт бирә, Россиянең төрле шәһәрләрендә чыгышлар ясый. Чит илләрдә үткәрелә торган сәяси, эшлекле, мәдәни чараларда да еш катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган сәнгать кичәләрендә җырчының чыгышы көтеп алына.

 

Гөлшат Имамиева, татар җырларын башкару белән бергә, үзе булган республикаларда яшәүче төп халыкларга хөрмәт йөзеннән, аларның да җырларын башкара. Мәсәлән, итальяннарның «Болеро», японнарның «Акатомба», вьетнамнарның халык җырын, кыргыз җыры «Җаным», казахча «Былбыл», үзбәкләрнең популяр җыры «Ярым яр» музыкаль әсәрен башкарып, дуслык күперен сузган «илче» булды. (Үзбәкләрнең «Ярым яр» җыры Әлфия Авзалова репертуарының да иң дәртле җырларыннан берсе иде). Бу мәкаләне язганда, кайбер төгәллекләрне белү өчен, Гөлшатка шылтыраттым: «Син кайда?» – дидем. «Мин Санкт-Петербургта – аэропортта, самолет көтеп утырам», – ди... Димәк, Әлфия Авзалованың «Мәңгелек юл»ын бүген Гөлшат Имамиева дәвам итә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи