Мәдәният Уку өчен 2 минут

Кытыклы-мытыклы күргәзмә

Казанда, Татарстан Милли китапханәсе бинасында оештырылган Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәлене иллюстрацияләүнең кыскача тарихы» күргәзмәинсталляциясе районнар буенча сәяхәтен башлаячак.

 

Байназар Әлминовның Шүрәле рәсеме. /З.Нигъмәтуллина фотолары

 

 

Габдулла Тукай язган танылган әкият-поэмада Шүрәленең «ямьсез тавышлы, кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә», «борыны кәкре, аяк-куллары ботак-тармак кеби», дип сурәтләнгәне мәгълүм. Маңгаенда мөгезе булган бу җан иясен көндез күрсә, һәр кешенең коты очар иде, дип тә искәртелә. Мондый тасвирлама рәссамнарга фантазия куәтен эшкә җигәргә этәргеч бирми калмый. Ничә еллар инде кылкаләм тибрәтүчеләр аны үзенчә ясаган һәм ясый.

 

2025 елның декабреннән 2026 елның гыйнварына кадәр ТР Милли китапханәсендә тәкъдим ителгән «Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәлене иллюстрацияләүнең кыскача тарихы» күргәзмәсе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге ярдәме белән «Движение первых» – «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге тарафыннан әзерләнгән иде. (Идея авторы – Кирилл Маевский, дизайн – Анна Наумова, архитектура чишелеше – Руслан Гыйльманов, продюсер – Диләрә Галиева, музыкаль бизәлеш – Александр Зайцев, аудиогид – «Крот Казанский» төбәкне өйрәнү медиапроекты, текстны Рамил Вәҗиев укый). Әлеге проект ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее һәм аның филиалы – Казандагы Г.Тукай әдәби музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлектә тормышка ашырылган.

 

 

Тукайның 1914 елда басылган китабында «Б.Э» имзасы белән чыккан рәсем

 

 

Күргәзмәне оештыручылар аңлатмасына караганда, Шүрәле беренче тапкыр Каюм Насыйриның 1868 елда басылган «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле хезмәтендә телгә алына. Язучы-этнограф Яков Коблов Шүрәле турында 1910 елда чыккан «Мифология казанских татар» китабында яза. Ә Тукайның (1886- 1913) күпләргә билгеле «Шүрәле» поэмасы 1907 елда иҗат ителә. «Шүрәле» – Тукайның әдәби тәхәллүсләреннән берсе икәне дә билгеле. Тукай гомеренең соңгы көннәрендә Казанның Клячкин хастаханәсендә ятканда «Габдулла Тукайның мәҗмугаи асаре» китабын бастыру контрактына кул куя. Бу җыентык шагыйрьнең үлеменнән соң 1914 елда «Мәгариф» нәшриятында чыга, һәм анда беренче тапкыр «Шүрәле» поэмасына иллюстрация урнаштырыла. Әлеге иллюстрациянең авторы «Б.Э» дип кенә билгеләнгән, ягъни ул әле дә билгесез рәссам булып кала. Аның шагыйрь белән шәхсән таныш һәм Шүрәле образы хакында фикер алышкан булуы мөмкин дип фаразлана, чөнки Тукай җаваплы сәркатип булып эшләгән «Ялт-Йолт» журналында (1910-1918) «Б.Э.» авторлыгындагы эшләр очрый.

 

 

Николай Абакумовның Шүрәле рәсеме.

 

 

Күргәзмә-инсталляциядә исә «Шүрәле» поэмасына мөрәҗәгать иткән 12 рәссамның хезмәтләре тәкъдим ителә. Бигрәк тә Надир Әлмиевнең Шүрәлесе игътибарны үзенә тартып тора. Ул аны 1986 елда «Советский писатель» нәшриятында басылып чыгачак китап өчен акватинта, офорт ысулларын кулланып ясаган. Бакый Урманче исә әкияти җан иясен 1923 елда «Восток» типографиясендә нәшер ителәчәк басма өчен әзерләгән. Байназар Әлминов Тукай әсәрләрен иллюстрацияләүгә моннан 90 ел элек, 1936 елда алынган. Фәйзрахман Әминов 1950 елларда иҗат иткән Шүрәлеләр, табигать күренешләре 1967 елда гына китапта дөнья күргән. Константин Васильев та 1960 елларның икенче яртысында китап тышлыгы өчен иллюстрацияләр ясап караган, тик алар рәссамның шәхси архивында фотокүчермә рәвешендә генә сакланып калган.

 

Күргәзмәдә Илларион Плещинский (1921 елда), Госман Арысланов (1926 елда), Рөстәм Килдебәков (1979 елда), Михаил Ромадин (1969 елда), Николай Абакумов (1969 елда), Валерий Алфеевский (1946 елда) ясаган Шүрәлеләрне дә күрергә мөмкин иде.

 

Хәзер әлеге күргәзмә республика районнарында күрсәтелер дип планлаштырыла.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 1
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи