Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Ришат Гомәров – пейзажчы да, портретчы да, натюрмортлар авторы да. 1995 елдан аның хезмәтләре төрле күргәзмәләрдә тәкъдим ителә: Түбән Новгород, Саранск, Октябрьский, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск калаларында оештырылган күмәк, шәхси күргәзмәләрдә катнаша. Картиналары Әлмәт картиналар галереясы, Азнакай туган якны өйрәнү музеенда, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә, Европа, АКШ һәм Кытайда хосусый тупланмаларда саклана.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге иҗатчыларыннан берсе, тәҗрибәле рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы Ришат ГОМӘРОВ иҗаты – күңелдәге хыял-максатларның тормышка ашуына бер дәлил ул.
– Ришат әфәнде, сез Әлмәт ягында яшәүче талантлы рәссамнарыбыздан берсе. Гомер буе картиналар язачакмын дигән уй-фикер күңелегезне кайчан биләп алды?
– Мин 1960 елның 27 октябрендә Әлмәт районының Түбән Мактама авылында туганмын. Әтием Вахит Сәрвәретдин улы, Әлмәт ягында нефть ятмалары табылгач та, бирегә күчеп эшли башлаучылардан. Әнием Сылубикә Фәтхетдин кызы исә Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан иде. Әти-әнигә өч бала үстек. Гаиләбездә миннән кала апам Тәслия һәм сеңлем Римма бар, алар иҗат белән бәйле һөнәр сайламады. Мин сәнгать өлкәсенә тартылдым. VIII сыйныфтан соң Лениногорск музыка-педагогика училищесының сәнгать-графика бүлегенә укырга кердем. 1980 елда аны тәмамлагач, 2 ел армиядә хезмәт итеп кайттым. Рәссам буларак Түбән Мактаманың 44 нче төзелеш-монтажлау идарәсендә, аннары Миңлебай газ эшкәртү заводында, соңрак «Татнефть»нең эстетика төркемендә эшләдем.
Җәмәгатем Фрахия белән ике кыз үстердек. Лениза да, Диләрә дә медицина өлкәсендә хезмәт куя. Шөкер, дүрт оныгыбыз бар, менә алар рәсем ясарга һәвәс.

«Суган үрү. Әти портреты».
– Рәссам өчен нәрсәне иң катлаулысы дип саныйсыз?
– Беренчедән, рәссам үзенә, талантына ышанган зат булырга тиеш. Холкына оешканлык, план корып эшли белү хас икән, бу да мактауга лаек. Чөнки безнең профессиядә мәдәни мирасны баетачагына, үзеннән соң шедеврлар калдырачагына өметләнеп, «ирекле рәссам» статусында үз көенә гомер итүчеләр күп, ә вакыт тиз узып китә. Аны заяга уздырмаска иде. Тырышып, катлаулы һәм күләмле хезмәтләрен тизрәк төгәлләргә омтылган оста гына, һичшиксез, иҗатта уңачак.

«Төш вакыты».
Мин бүген лаеклы ялда, иҗатка вакытым күбрәк кала, хәзер берничә әсәр язу белән мәшгульмен. Гадәттә, рәссамнар берьюлы берничә картинаны иҗат итүгә алына, чөнки майлы буяулар бер тәүлек эчендә генә кипми бит. Икенчедән, рәссам көненә кимендә 2-3 сәгатен иҗатка багышларга тиеш. Мин үзем иртән торгач та, тамак ялгап алгач, икенче каттагы остаханәмә менәм. Рәссамнарның язудан кала да эше күп: киндерләр әзерләү, кысалар ясау дисеңме, – боларның барысы да мөһим...
– Татарстанның нефть-газ чыгару белән бәйле төбәгендә гомер итү иҗатка тәэсир итәдер?
– Әлбәттә. Әлмәттә «Арт-Сабантуй» конкурс-күргәзмәләре даими оештырыла. Аларның кайберсе нефть темасына бәйле. Шул уңайдан бәйгедә үзем дә «Бәхет һәммә җирдә» картинасы белән җиңү яуладым. Киндергә Шөгер авылы күренешен, андагы авыл кешеләрен, «Әлхәмдүлилләһи шөкер» дип язылган тау битен сурәтләгән идем. Нигездә, пейзажлар, натюрмортлар, портретлар язам. Геологлар, геофизиклар, нефть чыгару тармагында көч куючы кешеләрне сурәтлим. Кызганыч, бүген ил күләмендә, дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган күмәк күргәзмәләрдә авыр хезмәт ияләрен данлаган картиналар аз тәкъдим ителә.

«Бораулаучы. Яшь алмаш».
– Сезнең «Суган үрү. Әти портреты» өегездә кадерләп сакланадыр? Гомумән, сезнең коллекциядә һич тә сатуга куелмаячак картиналарыгыз бармы?
– Бар, әлбәттә. Әтием портреты үземдә саклана. Мин аны 2013 елда яздым. Әти 1930 елгы иде, күп михнәт күреп үскән. Төзелештә эретеп ябыштыручы, бригадир булып эшләде.

«Август. Тайсуган авылы тирә-ягы». /Фотолар – Р.Гомәровның шәхси архивыннан
Шулай ук ихлас күңелле авылдашларым сурәтләрен дә бик теләп иҗат иттем. Мәсәлән, «Сугыш ветераны, машина йөртүче С.Сәгыйтов», «Мал караучы Х.М.Сафина», «Түбән Мактама музеена нигез салучы Г.Мәүлетбаева» портретлары һ.б. – шулардан.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала