2025 ел Татарстанда театр сәнгате өчен бик тә уңышлы булды. Россиянең иң борынгы милли театрларыннан берсе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Казанда заманча итеп төзелгән яңа, иркен бинага күченде. Ә аның Татарстан урамындагы элеккеге бинасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры карамагына тапшырылды. Без шушы уңайдан театр директоры Фәнис МӨСӘГЫЙТОВ белән әңгәмә кордык.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов К.Тинчурин исемендәге театрны директор вазифасында 2002 елдан җитәкли. /Фотолар– К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
– Иҗади эшчәнлеген 1933 елда башлап җибәргән театр соңгы кырык елга якын дәвердә Казанның Горький урамындагы затлы бинада урнашып, халкыбызны рухи һәм мәдәни яктан баетуга хезмәт итте. Инде шәһәр үзәгендәге тагын да матуррак бина сезнең театрга тәгаенләнде. Бирегә күченгәннән соң нинди уй-хисләр кичердегез?
– Бу карарны кабул иткәннәре өчен без иң әүвәл республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм мәдәният министры Ирада Әюповага чиксез рәхмәтле.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан соң бушап калачак бинаның язмышы турында төрле фаразлар булды. Әмма биредә бары тик театр булырга тиеш иде. Безнең Тинчурин театры моңа кадәр урнашкан Горький урамындагы бина 1850 елда төзелгән. Ул мәдәни һәйкәл кебек. Күп кенә татар театрлары эшчәнлеген шунда башлаган. Заманында опера һәм балет труппасы да, аннары камаллылар да шул сәхнәдә уйный. Әлеге бина безнең коллективны да озак еллар сыендырды, ләкин театрыбызга үсәргә кирәк. Татарстан урамында, шәһәрнең кыл уртасында урнашкан бина исә инде күптән милләтнең йөрәге кебек кабул ителә. Биредә республикада гына түгел, Россиядә танылган, талантлы шәхесләр хезмәт куйды. Шуңа күрә бирегә күченеп эшли башлавыбыз белән горурланабыз. Алга таба ремонт үткәреп, бинадагы шартларны тагын да яхшыртырга өметләнәбез.

«Хыял артыннан» (6+) (авторы – Р.Гобәева) – Айдар Җаббаровның баш режиссер вазифасында К.Тинчурин театрында куйган беренче спектакле.
– Яңа бинада эш планниятләрегез дә зурдандыр.
– Әйе, биредә ике тамаша залы булуы уңайлы. Аларның икесендә дә спектакльләр бара. Театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры бар. Оркестр, спектакльләрнең музыкаль бизәлешендә катнашудан тыш, кече залда концертлар да тәкъдим итә. Шулай шау-гөр килеп эшлибез, төрле бәйрәм чаралары, кичәләр дә оештырабыз. Кече яшьтәге тамашачы турында да онытмыйбыз. Мәгълүм булганча, республика шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең бөтенесе дә спектакль карарга Казанга килеп йөри алмый. Шуңа күрә безнең кайбер район үзәкләренә, зуррак авылларга спектакльләр белән чыгу традициясе дәвам итә. Шулай ук Мәскәүдә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне дә профессиональ артистлар уйнаган спектакльләр белән шатландырырга тырышабыз.
– Авыру балалар белән эшли торган «Могҗиза» студиясе дә бар...
– Әлеге студия инде 7 елдан артык тарихка ия. Хәзерге вакытта анда 18 бала шөгыльләнә. Артистларыбыз Зөфәр Харисов һәм Салават Хәбибуллин режиссер буларак алар белән спектакльләр куя. Башка артистларыбыз да һәр атна балаларга сәхнә сәнгате юнәлешендә осталык дәресләре бирә. «Могҗиза» коллективы, төрле фестивальләрдә катнашып, гран-при һәм призлы урыннар яулап тора. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез.
– Театрда хезмәт куя торган артистлар өчен дә эш шартлары яхшыргандыр. Шул хакта да сөйләп үтсәгез иде.
– Чыннан да, элеккеге бинада гримеркада берьюлы 8-10 артист сәхнәгә чыгарга әзерләнсә, хәзерге бүлмәләр иркенрәк.
Коллективка гына түгел, театрны яратып килә торган тамашачыга да уңайлыклар артты. Фойены яңарттык. Алга таба бу бинаны күркәм бер урынга әверелдереп, татарның җыйнала торган мәдәни үзәге кебек итеп күзаллыйбыз.
– Горький урамындагы бинада эшләгәндә театр тарихы белән бәйле ядкәрләр сакланган музей бар иде.
– Музейны да яңа бинага күчердек. Ул театр тарихы белән таныштыра. Экспозициядә артистларыбызга, эшчәнлегебезгә кагылышлы документлар, истәлекле фотоларны күрергә була. Анда Кәрим Тинчуринның күп кенә ядкәрләре саклана. «Могҗиза» студиясенең дә музеен булдырдык.
– Күптән түгел театрга яңа баш режиссер билгеләнде.
– Әйе, Айдар Җаббаров белән килешеп эшлибез. Бүгенге көндә ул бер үк вакытта биш спектакль чыгару белән мәшгуль.
– Театрның иҗади планнары белән дә таныштырып үтсәгез иде.
– Баш режиссерыбыз белән бергә барысын да уртага салып, киңәшеп эшлибез. Декабрьдә балалар өчен куелган «Нәни мирза» тамашасы чыршы янында Кыш бабай катнашында узды. Шушы көннәрдә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектакле (12+) сәхнәгә чыкты. Март башында «Әни килде», май аенда «Отелло» куелышлары планлаштырыла. Әле «Казан егетләре», «Казан сөлгесе» спектакльләре дә тамашачы хозурына тәкъдим ителер дип көтелә.
Айдар Җаббаровның эш алымы бик дөрес, дип әйтер идем. Ул тамашачы күзлегеннән карап, фикерләп эшли. Моңа кадәр дә татар театрларында төрле жанрда, үзенчәлекле формадагы спектакльләр куйды. Ул киң карашлы режиссер.
– Яңа бинада мәйданнар, тамаша заллары да арткач, аларны карап тоту өчен хезмәткәрләр җитәме?
– Элекке бинабызның мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил иткән булса, монда – 23 мең квадраттан артык. Элек 7 җыештыручы эшләсә, хәзер 21 кирәк. Биредә сәхнә зур, декорацияләр ясау да физик һәм матди чыгымнарны күбрәк таләп итә. Шушы мәсьәләләрдә ярдәм сорап, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек инде.
Әлбәттә, Тинчурин театрының Казан үзәгендәге бинага күчүе коллектив һәм халкыбыз өчен зур куаныч булды. Милләттәшләребез һәм башкала кунакларын спектакль-тамашаларга чакырып, уйландырырбыз да, рухландырырбыз да.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала