Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» әсәре (16+) сәхнәләштерелде. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль әдипнең – 140 һәм татар театрының 120 еллыгына багышлана. Кем ул тигезсезләр, һәм әсәрдәге вакыйгаларның, геройларның бүгенге вазгыять белән бәйләнеше бармы?

Г.Камал театрында «Тигезсезләр» спектакленнән (16+) күренешләр. /С.Камалетдинов фотолары.
Иң элек премьерага атап киңәйтеп әзерләнгән программкада Фатих Әмирханның татар тормышында тоткан урыны турында галимнәр, язучыларның әйткән сүзләрен китереп үтү урынлы булыр. «Ф.Әмирхан – татар әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый тарихында иң күренекле урын тоткан, вакыты буенча кечкенә, ләкин әһәмияте буенча чиксез зур булган бер буынның үзәгендә торган кеше. Ул бу буынны мәдрәсә дигән өйдән алып чыгучы, татар әдәбияты күгендә беренче очу тәҗрибәләрен ясаучы иде. Ул 1906-1907 елларда әдәбият мәйданына чыкты һәм бик тиз арада анда үзенә бер урын алды. Ф.Әмирханның тагын бер хезмәте шул: ул татар әдәбиятын заман теләгенә муафикъ бер калыпка, Көнбатыш әдәбияты калыбына салды, аңа җитди бер форма бирде, телне, өслүбне нечкәләп эшкәртүче булды. Ф.Әмирхан кирәк фикер ягыннан, кирәк форма һәм тел ягыннан булсын, нәфис әдәбиятыбызны гаребләштерүдә иң алдан чыгучы һәм киң юл ачучыдыр», – дип язган әдәбият тарихчысы, тәнкыйтьче һәм тел галиме Җамал Вәлиди. Язучы, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев «Тигезсезләр»не зур бәяләп болай дигән: «Бу пьеса әлегә безнең сәхнәләрдә уйналмый. Ләкин ул архивка чыга торган әсәр түгел, анда рус (Горький, Чехов) драматургиясенә хас фикер көрәше, кеше рухына акрын, ләкин тирән анализ бар». Мәгърифәтче педагог, журналист, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Бикколовта исә «Тигезсезләр» турында түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Әлегә кадәр карт муллаларны, әшәке татар байларын, ялганчы татар карчыкларын сәхнәдә карый-карый күңелләре болганып беткән публика өчен кешедә гүзәллек тойгыларын чын-чынлап уйгатырлык, кешене дөньяның бөтен былчыракларын онытып, матур бертөрле хәятка чумдырырлык пьесага булган ихтыяҗны «Тигезсезләр» үтәде диеп әйтергә батырчылык итеп буладыр».

«Тигезсезләр» пьесасының 1915 елда «Сәйяр» труппасында Габдулла Кариев куйганы, Сәлимә ролен – Гөлсем Болгарская, Рокыяны – Нәгыймә Таҗдарова, Гомәрне – Мортазин-Иманский, Сөләйманны Кәрим Тинчурин башкарганы мәгълүм. Әсәрнең кабат шул ук сәйярлеләр тарафыннан 1920 елда куелуы турында да мәгълүмат бар. Аннан соң татар буржуазиясе тормышын сурәтләгән бу әсәрнең байтак вакыт тискәре бәяләнеп килүе илдәге вазгыять белән бәйле булганын аңлатып торуның кирәге юктыр.

Бүген режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең кабат бу әсәргә кайтуын исә ни дип аңларга? Беренчедән, Рифкать улы Фәритнең Чехов әсәрләренә мөкиббән китүе яхшы мәгълүм. Югарыда исә Фатих Әмирхан әсәрләренең бу рус классигы пьесалары белән аваздаш булуын билгеләп үткән идек. Фәрит Бикчәнтәев куйган «Тигезсезләр»дә Чехов әсәрендәге кебек ахырдан мылтык та ата. Режиссерның тагын ни өчен Әмирхан пьесасына мөрәҗәгать итүен аңлар өчен, әсәрдә тигезсезләр кем, дигән сорауга җавап бирергә кирәктер, бәлки. Һәр тиеннең кадерен белеп, сакчыл эш иткәнгә күрә байлык туплаган Казан сәүдәгәре Сафый Насыйбуллин һәм аның үз эшен ачып, алдын-артын уйламыйча тиз арада баю турында хыялланган улы Гомәрме? Бер үк гаиләдә үсүләренә карамастан, төрле заманга туры килеп, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм булган Гомәр һәм мәгърифәт юлыннан киткән сеңлесе Рокыямы? Милләтнең тәрәккыяты турында хыялланган бер төркем яшьләр һәм руслашып кына алга китеп булачак, дип лаф орган Габдулла-Абдулкамы? Сәнгать мәктәбендә укып, художник булырга теләгән кыз һәм аңа, вакыт әрәм итеп йөрмичә, юридик белем алырга киңәш биргән олы туганымы? Баксаң, мондый каршылыклар, проблемалар бүгенге көнгә дә хас ич. Шуңа күрә режиссерның йөз елдан соң кабат пьесага кайтуы тикмәгә генә түгел. Оптика белән эш итү өчен җанын фида кылырга риза, шуннан башка берни белергә теләмәгән салкын акыллы Гомәргә генә карагыз. Бүген әдәбият, матбугатның ни икәнен белмәгән, шәхси мәнфәгатьләре өчен тере табигатьне үтерергә әзер бәгъзе каткан бәгырьлеләрне хәтерләтмимени ул? Ясалма фәһем дип шашып, күңел, җан, иҗат төшенчәләрен онытканнар күз алдына килмимени Гомәрне күргәндә?

Фатих Әмирханны татар хатын-кызы язмышы турында җитди уйланган әдип буларак та беләбез. Хатын-кызны тәрәккыят юлына чыгару хыялы бу әсәрендә дә чагыла. Бүген тел, милләткә куркыныч янаганда шулай ук туташ-ханымнарыбыздан милләт аналары буларак зур хезмәт, уяулык сорала. Бу җәһәттән дә Фатих Әмирхан әсәрләре көнгә аваздаш диясе килә. Әдәбият галиме А.Әхмәдуллин «Тигезсезләр»нең төп кыйммәте авторның тигезсезлекнең сәбәбе камил булмаган җәмгыятьтән килүен искәртүендә, дип язган, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы темасын күтәрүенә басым ясаган. Йөз ел вакыт үтсә дә, бу тема бүген дә күпләрне борчый.
Менә нинди мөһим спектакль сәхнәләштерелгән. Рольләрне Татарстанның халык артистлары Рамил Вәҗиев һәм Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Илнур Закиров, Зөфәр Нуртдинов, Эльза Моратхуҗина, Чулпан Нәҗипова, Илүсә Камалиева, Илгиз Гыйниятуллин, Самат Хәбиров һ.б. шәп итеп башкара дип өстисе генә кала.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала