Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Юк, аңламас, димә

Юк, аңламас, димә

Әтисезләр хәлен аңлый микәнПар кочакта үскән балалар?...Зурлар да бит әле ятимнәрнеңҖаннарына яра салалар.– Әтиең кайда? – диеп сорама синТик әнисен белгән баладан.Юк, аңламас, димә... Сораган булсаң,...

Әтисезләр хәлен аңлый микән
Пар кочакта үскән балалар?
...Зурлар да бит әле ятимнәрнең
Җаннарына яра салалар.
– Әтиең кайда? – диеп сорама син
Тик әнисен белгән баладан.
Юк, аңламас, димә... Сораган булсаң,
Килеп гафу үтен аңардан.
Сиңа күзен тутырып карар да ул,
Сөйләп китәр айкап хисеңне:
– Әтием хат җибәрсә, почта абый
Белә микән минем исемне...
Рәшит Гәрәй
Фото: pixabay
#Рәшит Гәрәй #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи