Мәңгелекнең яралары җанда:Мең ел килгән югалтулар чиксез...Тик бер сәбәп күзләремә тула -Мин бүгеннән синсез...Йөрәгеңдә тургай калыр микән,Офыгыңда Кояш ята кимеп?..Бүген әллә Корбан сорый күкләр -Си...
Мәңгелекнең яралары җанда:
Мең ел килгән югалтулар чиксез...
Тик бер сәбәп күзләремә тула -
Мин бүгеннән синсез...
Йөрәгеңдә тургай калыр микән,
Офыгыңда Кояш ята кимеп?..
Бүген әллә Корбан сорый күкләр -
Син югалттың мине...
Җырга әверелер мизгел булып,
Гасыр буйлап чиксезлеккә таба...
Һәм җиткәндә аръягына чорның
Очрашырбыз кабат...
Фото: pixabay
Мең ел килгән югалтулар чиксез...
Тик бер сәбәп күзләремә тула -
Мин бүгеннән синсез...
Йөрәгеңдә тургай калыр микән,
Офыгыңда Кояш ята кимеп?..
Бүген әллә Корбан сорый күкләр -
Син югалттың мине...
Җырга әверелер мизгел булып,
Гасыр буйлап чиксезлеккә таба...
Һәм җиткәндә аръягына чорның
Очрашырбыз кабат...
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала