Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

«Ышанасы килә»

«Ышанасы килә»

Кешеләргә ышанасы килә,Бушанасы килә күңелнең.Ышанычым аклар дустым булчы,Йолдызы бул күңел күгемнең.Кешеләргә сыенасы килә,Суынасы килми хисләрнең.Күңел күгем әгәр буп-буш калса,Йолдызларым сүнсә ниш...

Кешеләргә ышанасы килә,
Бушанасы килә күңелнең.
Ышанычым аклар дустым булчы,
Йолдызы бул күңел күгемнең.
Кешеләргә сыенасы килә,
Суынасы килми хисләрнең.
Күңел күгем әгәр буп-буш калса,
Йолдызларым сүнсә нишләрмен?
Кешеләргә таянасы килә,
Тайгакланган чакта юлларың.
Йолдызым бул,
Кара төннәремдә
Өметләрем булсын нурларың.
Кешеләргә ачыласы килә,
Ачынмаммы икән соңыннан?
Йөрәгеңне ачар кешенең дә
Күңелләре кайчак карурман...
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay
#Илсөяр Иксанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи