Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ялгыз хатын

Ялгыз хатын

Киттең инде. Синнән генәкалмаган.Башлап кара, яшәп караяңадан.Үткәннәрне хәтер барыберискә алыр.Бер атлагач, сай булса да,эз калыр.Син бит инде бер минекебулгансың.Үзеңнекен, нинди генәбулмасын,җибәрү...




Киттең инде. Синнән генә
калмаган.
Башлап кара, яшәп кара
яңадан.
Үткәннәрне хәтер барыбер
искә алыр.
Бер атлагач, сай булса да,
эз калыр.
Син бит инде бер минеке
булгансың.
Үзеңнекен, нинди генә
булмасын,
җибәрүе җанга читен,
кызганыч.
Мизгел түгел, еллар бергә
узган ич.
Шул елларны көтәм бугай
сагынып.
Киткән китә икән үзен
калдырып.






Кадыйр Сигатуллин
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи