Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәннур Сафин. Ядкәр

Фәннур Сафин. Ядкәр

Кызыл алма ак чәчәктәнИстәлек булып калган...Синең өчен мин дә чәчәк,И, киләчәк – күзалмам!Синең өчен дә бер чәчәк –Минем гомер, и, каләм!Син булганга, шатлыгымныҖиргә күмми китәләм.Алмаларым калыр җи...

Кызыл алма ак чәчәктән
Истәлек булып калган...
Синең өчен мин дә чәчәк,
И, киләчәк – күзалмам!
Синең өчен дә бер чәчәк –
Минем гомер, и, каләм!
Син булганга, шатлыгымны
Җиргә күмми китәләм.

Алмаларым калыр җирдә –
Кызыл ярда кызарып.
(Кемдер өзәр гамьсез генә,
Кемдер узар кызганып...)
Калыр бәхет, якты сагыш...
(Калмас бит кара ялган?)
Ул алмалар минем яздан
Бер ядкәр булып калган.
Фото: pixabay
#Фәннур Сафин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи