Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Үкенеч

Үкенеч

Такташ үзенә яңа костюм алып кайтып килә икән. Моның каршына ярлы тормышлы бер шагыйрь очрый. Такташ хәл-әхвәл сораштыра башлый. Әлеге шагыйрь кеше зарланырга тотына:- Бәйрәмдә кияремә чалбарым да юк,...



Такташ үзенә яңа костюм алып кайтып килә икән. Моның каршына ярлы тормышлы бер шагыйрь очрый. Такташ хәл-әхвәл сораштыра башлый. Әлеге шагыйрь кеше зарланырга тотына:


- Бәйрәмдә кияремә чалбарым да юк, - ди.


- Мә, алайса, рәхәтләнеп киеп йөр! – дип, Такташ яңа костюмының чалбарын танышына бирә дә пинжәген култык астына кыстырып кайтып китә.


- Их, пинжәгем дә юк, дип әйтәсем калган икән, - дип үкенеп йөргән ди теrе шагыйрь.







(Хәким Сәлимҗан авызыннан. 1981, 18 гыйнвар)


Рабит Батулла




#Рабит Батулла #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи