Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рүзәл Мөхәммәтша. Сукбай

Рүзәл Мөхәммәтша. Сукбай

Мин тормышны кояш баткач кына,Көн сүрелгәч кенә башладым.Хыялландым, тик хыялларымныңСыңары да чынга ашмады...Сезнең улларыгыз унбиш яшьтәШәхсән автоларын кабызып,Чибәр-чибәр кызлар аулаганда -Мин тра...

Мин тормышны кояш баткач кына,
Көн сүрелгәч кенә башладым.
Хыялландым, тик хыялларымның
Сыңары да чынга ашмады...
Сезнең улларыгыз унбиш яшьтә
Шәхсән автоларын кабызып,
Чибәр-чибәр кызлар аулаганда -
Мин трамвайны көттем ялгызым...
Көннән-көн шул. Куралмыйм барысын!
Әйе, бу да яхшы түгелдер...
Тагын мәҗлес сездә. Тагын җамнар
Минем яшем белән күмелер...
Фото: pixabay
#Рүзәл Мөхәммәтша #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи