Син яшь кыз, минем егет чак,Уйнама, көлмә икән,Сөймә дә, имеш, көймә дә,Тауларга менмә икән.Әйттеләр дуслар көнләпме:— Сез һаман бергә икән, бергә икән.Туйлар да үтте… гомернеУзмас дип йөрмә икән.Агар...
Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама, көлмә икән,
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән.
Әйттеләр дуслар көнләпме:
— Сез һаман бергә икән, бергә икән.
Туйлар да үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән.
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән;
Әйттеләр: — Күрче боларны,
Сез һаман бергә икән, бергә икән.
Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән;
Әйтсеннәр:— Күрче боларны.
Сез һамак бергә икән, бергә икән.
Сибгат Хәким
Фото: pixabay
Уйнама, көлмә икән,
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән.
Әйттеләр дуслар көнләпме:
— Сез һаман бергә икән, бергә икән.
Туйлар да үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән.
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән;
Әйттеләр: — Күрче боларны,
Сез һаман бергә икән, бергә икән.
Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән;
Әйтсеннәр:— Күрче боларны.
Сез һамак бергә икән, бергә икән.
Сибгат Хәким
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала