Елга башы урамыннан чикләвек корыгы җыеп кайтабыз. Кечкенә арба белән инде. Лесник күрмәгәе дип яна-пешә кырга чыктык.
Елга башы урамыннан чикләвек корыгы җыеп кайтабыз. Кечкенә арба белән инде. Лесник күрмәгәе дип яна-пешә кырга чыктык.
– Кеше-кара юк, туктап тын алыйк, – диде әнкәй. Гүелдәү ишетеп күккә карыйм: парадтагы сыман почмаклап тезелгән өч самолет килә!
– Хәерлегә булсын, ешайдылар бу арада, – дип борчыла әнкәй. Ә мин, кинодагыча, мотор гөрләвендә куәт-кодрәт тоям, горурланып күзәтәм. Күктә очсалар да, җир тетрәп кала! Кесәмдә Кайбычтан алып кайткан бик әйбәт блокнотым бар, карандашы да кыстырып куелган. Иң-иң кирәкле нәрсәдән башлармын дип йөрим, һаман буш көе. Вакыты шушыдыр – шигырь үзеннән-үзе язылырга тора:
Безнең илнең чиксез җирендә
Самолетлар оча күгендә.
Без дошманнан курыкмыйбыз,
Батыр кызылармеецлар тора чигендә!
Дәрт-кодрәтем күк күкрәткән самолетларга тиң! Шундый итеп язармын! Әйтергә теләгәнем күп, күплектән сүзләр тыгылган. Ник болай, дип аптырыйм, тамагымда гарьлек төене. Юл түбән таба, күчәр җиңеләйде, ә күңелдә авыр. Шигырь юллары бирешмәде.
Блокнотны озак сакладым. «Беренче омтылыш», имеш, «тарих өчен»ме, яза алырымны исбат итәрмен дипме? Буш битләре үзенә тартып та, үртәп тә тора…
Кечкенә арба белән утын ташыйм, күктәге самолет белән рухланам. Җирдән аерылганмын шул. Чор җырлары тәэсирендә булганмын. Күңелемнең җирдә калуы хәерлегә икән, чын илһамга лаф орулар ят. Ашыкма, алда сугыш сагышлары. Дүрт ел эчендәге югалту ачыларын, кайгыхәсрәтен кичергәннән соң гына килер шигырь. Күктән көткән, көтеп ала алмаган бу көн 1941 елның мае иде...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала