Журнал «Безнең мирас»

РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВ: «ТУКАЙ ЯЗЫ»

🏷 Admin

Таң җиледәй акрын гына кагылып,
бүген җанны Шигырь уятты:
– Тор, шәкертем, килеп җиттек Язга!
Тукай язы. Дөнья яп-якты!
Бу – безнең Яз, Тукай, халкың язы!
Яз Тукае булып каласың.
Ватан-ана пакь хисләргә били
назга мохтаҗ үскән баласын.
Зәңгәр киңлекләрдә апрель җиле
сөенеп исә туган көнеңдә.
Назлы Тукай түгел, язлы Тукай,
моңлы сазлы Тукай бүген дә.
Кояш нуры булып сиңа төшкән
бөтен күңелләрнең назы бу.
«Хөр мәмләкәт, хөр Русия» дигән
Шигъри республика язы бу!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру