Шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һ,Такташ һәм Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районындагы Мирҗәм авылында туган. Хәзер Казанда яши.
Безнең киләчәкләр – куе томан
Безнең киләчәкләр – куе томан…
Ул томанда бәхет бар сыман.
Текә ярдан суга сикергәндәй,
Шул томанга чумам ярсудан.
Безнең киләчәкләр – куе томан…
И киләдер ерак карыйсы.
Өметләнәм – шул томанда көтә
Җиләк исе безне, кар исе.
Безнең киләчәкләр – куе томан…
Кайвакытта бераз ачыла.
Юк, кирәкми! Үз вакыты белән
Килсен шатлык, сагыш – барсы да!..
Минем күңел
Тормыш мине гаярь ир-ат итте,
Күңел үтте ялкын, ут аша.
Ә шулай да төпкел почмагында
Челтер-челтер хисләр – су таша.
Корымланды күңел, өтелде дә,
Карашлар да гүя кургаштан.
Корымнарын кырып карасагыз,
Күз чагылыр күңел-кояштан.
Усалланды холык, катты бәгырь,
Тормыш өйгән кат-кат елларын.
Күңел күзләрегез күрә алса,
Бер нарасый сезгә елмаер.
Төшләремә кермә
Төшләремә кермә. Иртә таңда
Мөлдерәмә тулы яшьләрем.
Төшләремә кермә инде, җаным,
Мин тынычлап, тып-тын яшәрмен.
Төшләремә кермә. Сагынсам да,
Без бәхетле чаклар еракта.
Төшләремә кермә. Ул чакларга
Кайтып булмас елап-елап та.
Төшләремә кермә, хәтерләтеп
Сөю чәчәк аткан чакларны.
Төшләремә кермә. Мин аларны
Күңел төпләрендә саклармын.
Төшләремә кермә. Безнең җырны
Мин тын гына ялгыз көйләрмен.
Төшләремә кермә. Сине, җаным,
Өннәремдә килә сөясем,
Өннәремдә килә сөясем!
***
Киткәннәргә яхшы теләк телә,
Тик киткәннәр кире кайтмасын.
Озатулар кыен. Кире кайтып
Какмасыннар күңел капкасын.
Киткәннәргә яңа бәхет телә,
Бәхет булсын яңа ярларда.
Кайтмасыннар кире. Кемгә кирәк
Бер үк утта янә янарга.
Киткәннәргә якты юллар телә.
Шул юллардан ерак китсеннәр.
Кайтмасыннар кире. Калганнарның
Ачы күз яшьләре кипсеннәр.
Киткәннәргә изге теләк телә –
Яңа юллар алда ачылсын.
Кайтмасыннар кире. Тоймасыннар
Аерылуның сагыш, ачысын.
Кайтмасыннар кире!
***
Дустым китә, диеп өзгәләнмә.
Дуслар китмәс, чын дус булсалар.
Кулың болгап, хәерле юл телә
Күңелеңә үпкә тулса да.
Борчыласың, чөнки, дустым, диеп
Соңгы тамчың белән бүлештең.
Кемнәр аңа тагын өзеп бирер
Үзенә тигән соңгы өлешен.
***
Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда –
Йөрәгеңә синең май булып.
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.
Мин килермен күктә йолдыз булып,
Серләреңне аңа сөйләрсең.
Мин килермен сиңа җырым булып,
Син җырымда мине сөярсең.
Мин китәмен.
Даниягә
Иксез-чиксез күктә янәшәдә
Башка дөньялар да бар, диләр.
Ул дөньяда тоташ бәхет кенә,
Исә, имеш, тик җылы җилләр.
Ул дөньяда юктыр хөсетлек тә,
Сугыш, талаш, мәкер, усаллык…
Янган йөрәгеңә ут салмыйлар,
Чәчәк үстерәләр су салып.
Бу дөньяның зәһәр бураннары,
Ачы җилләр үткәч үзәккә,
Узмагачтын тоташ кара төннәр,
Якты көннәреңне түләп тә,
Мин кузгалдым шул дөньяны эзләп,
Талган кулларыма ут алып,
Әллә төштә тапкан кебек булдым,
Соңгы мәлне калдым тукталып.
Ник тукталдым?
Нәрсә тота мине?
Нигә килми моннан китәсе?
Тик бер сәбәп –
Ул дөньяда син юк!
Китә алмыйм. Нихәл итәсе?!
***
Таң атканда тәрәзәгә карыйм –
Кояш микән тышта, болытмы?
Күңелем дә кайчак кояш төсле,
Кайчак хәтерләтә котыпны.
***
Ирләргә җиңү кирәк
Сугышта, эштә,
Давылларны, бозларны.
Җиңүче ирләр генә
Күтәреп йөртә
Хатын-кызларны.
***
Урман яна, дип кайгырма,
Алан булыр,
Миләш юк, дип син борчылма,
Балан булыр.
***
Нидер эзли, нидер тели күңел
– Аңламыймын.
«Җитәр инде, җитәр!» – диеп
Алдалыймын.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала