Ерак калдың — үткән көннәрдә.Онытты дип ләкин тиргәмә,Йөрәгемдә саклыйм төсеңне,Үзем белән йөртәм гел сине.Яшьлекне соң онытып буламы!Кояш сыман, инде дөньямныҖылытса да күптән бүтәннәр,Яктылыгын җуйм...
Ерак калдың — үткән көннәрдә.
Онытты дип ләкин тиргәмә,
Йөрәгемдә саклыйм төсеңне,
Үзем белән йөртәм гел сине.
Яшьлекне соң онытып буламы!
Кояш сыман, инде дөньямны
Җылытса да күптән бүтәннәр,
Яктылыгын җуймый үткәннәр.
Шундый көннәр була, күрсәнә,
Күктә кояш янып торса да,
Шул ук күктә моңсу ай кала, —
Төн сердәше көндез җай таба.
Ул комачау итми кемгә дә.
Онытты дип, дустым, тиргәмә.
Әхсән Баян
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала