Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Өмет итмим бары бәхет кенә..."

"Өмет итмим бары бәхет кенә..."

Кояш көткән чакта яңгыр ява,Яңгыр дисәң, кояш кыздыра.Кеше шулай, үзенең бар гомеренБулмаганны юрап уздыра.Шатлык көткән чакта кайгы килә,Көләм дисәм, елыйм нигәдер...Адам баласына бу дөньядаБары да ч...

Кояш көткән чакта яңгыр ява,
Яңгыр дисәң, кояш кыздыра.
Кеше шулай, үзенең бар гомерен
Булмаганны юрап уздыра.
Шатлык көткән чакта кайгы килә,
Көләм дисәм, елыйм нигәдер...
Адам баласына бу дөньяда
Бары да чиратлашып киләдер.
Сөю көтеп, гомер узып бара...
Чәчемдә чал күреп уфтанам.
Хәле миннән мөшкелләрне күреп,
«Шөкрана», - диеп тукталам!
Өмет итмим бары бәхет кенә,
Кайгысы да булсын, зары да...
Язмышыма нәрсә язылса да,
Тансык миңа бары, бары да!..
Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay
#Шәмсия Җиһангирова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи