Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Мин - тылсымчы"

"Мин - тылсымчы"

Мин - тылсымчы. Кулым изәвеннәнРомашкага әверелер ак карлар.Күз алдымда урман җәйгә керер.Салкын җилләр тынып туктарлар...Җәйләр һәрчак нидер вәгъдә итә -Канатлана тагы бу күңел!Йөз мең телдә әкият сө...

Мин - тылсымчы. Кулым изәвеннән
Ромашкага әверелер ак карлар.
Күз алдымда урман җәйгә керер.
Салкын җилләр тынып туктарлар...

Җәйләр һәрчак нидер вәгъдә итә -
Канатлана тагы бу күңел!
Йөз мең телдә әкият сөйли яфрак.
Һәм берсе дә миңа ят түгел...
...Язлар аша сикереп, җәйгә чыгам.
Әллә бар бу язым, әллә юк...
Күке әйткән язмыш ышандырмый.
Тукылдасын тукран - тук та тук...
Тукылдасын - еллар, көннәр санын
Санап өлгерерлек булмасын!!!
Беләм инде - күпме яшәсәң дә,
Йолдызларга җитеп булмасын...
...Язлар аша сикереп, җәйне көтәм.
Түзем бар бит әле көтәрлек.
Мин - тылсымчы, ләкин тылсымчы да
Ачалмаган серләр җитәрлек...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи