1703 нче елның 16 нчы маенда Нева елгасы тамагында «Санкт-Петербург» (Петропавловск крепосте) дип аталган стратегик ныгытма төзү эшләре башланып китә. Петр I нең күрсәтмәсе нигезендә Үзәк Россиянен төрле өлкәләреннән төзелешкә меңнәрчә кеше китертелә. Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пензадан китертелгән меңнәрчә кешеләр арасында татарлар да була.
Эшкә килгән әлеге татарлар швед хәрби әсирләре һәм җирле крестьяннар белән кушылып, аралашып яши. Андрей Богданов Санкт-Петербургның 1703 нче елдан алып 1751 нче елга кадәрге тарихи, географик һәм топографик тасвирламасын төзи. Бу тасвирламада түбәндәге юллар бар: «Санкт-Петербург ягында Конверкага каршы, хәзер таганнар торган Зур Никольскидан алып Мытный дворга кадәр урында татар тирмәләре торган. Менә шуңа күрә дә, Зур һәм Кечкенә Никольск урамнары Татар урамы дип атала». («Историческое, географическое и топографическое описание Санкт-Петербурга с 1703 по 1751 г.г. сочиненное Богдановым, СПБ, 1779.)
Көнчыгыш диңгезе (Балтыйк) читендә бушлык урынына кыска гына вакыт эчендә шундый матур шәһәр төзелү чит ил кешеләрен бик гаҗәпләндерә. Петр I сараенда хезмәттә торучы гоновер резиденты Н. Ф. Вебер 1721 елда Франкфуртта басылган «Das Verendete Russlan» исемле хезмәтендә: «Эшкә китертелгән татар, рус, калмыкларның күбесе патша галиҗәнапларына эшләү сроклары тулганнан соң туган якларына кайтып китмичә, байларга акчага ялланалар. Аларга теләгән урыннарында йорт салырга һәм төпләнеп калырга рөхсәт ителә.
Вебер дә Богданов кебек бу төзелеп килгән шәһәрдә татарларнын аеруча тыгыз урнашкан урыннарның тасвирламасын төзегән «Ныгытманы узып бераз баргач, татар базарына килеп чыгасың. Бу базар артында сул кул якта татарлар, төрекләр, калмыклар һәм башка милләтләр яшәгән Татар бистәсе урнашкан. Алар һәрберсе үзләренчә яшәгәннәр, бу өйләрдәге жиһазлар шулкадәр нәфис, андый нәфислекне хәтта Римда, Парижда да очрату мөмкин түгел», – диелә. (Вебер Н. Ф. «Описание... столичного города С. Петербурга». Франкфурт, 1721 год; Либталь К. Э. Лупов С. П. Альманах «Белые ночи», Лениздат, 1975, стр. 220.)
Шулай итеп, Төньяк Пальмирага нигез салынуның беренче көннәреннән үк татарлар аның күпмилләтле фактурасына килеп кушылалар. Монда яшәүче халыкларның башка этник группалары (немецлар, финнар, шведлар) кебек, татарлар да үзенчәлекле йомык катлау тәшкил итә. Бу йомыклык тел, матди ярдәм күрсәтү, хуҗалык, мәдәни-көнкүреш бәйләнешләргә таралган. «Татарлар Петербургта» очеркы авторы А. Бәхтияров бу турыда болай яза: «Туган җирләреннән еракта яшәүләренә дә карамастан, татарлар диннәрен, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап, башкалада яшәүче башка милләтләргә кушылмыйлар» (Бахтияров А. А. «Брюхо Петербурга». СПБ, 1888.)
Бәхтияров фикерен дәвам итеп, «Петербургта татарлар 10 нан алып 30 га кадәр кешедән торган әртилләр булып яшиләр. Әртил һәм староста бер-берсен күздән ычкындырмыйлар. Яшәү урыннарына исереп кайту һәм анда тарту каттый тыела. Әгәр дә әртилдә берәрсенең эчеп кайтканы сизелсә, беренче юл итеп, үгет-нәсихәт бирәләр, икенче кабатланса, тукмыйлар, өченчесендә инде әртилдән үк куалар, дип яза. 19 гасыр уртасына татар халкының таркалу группалары географик яктан чыгышларына нисбәтле, локаль-этник принцип буенча, берничә шактый зур оешма төзиләр.
Аларның иң күбесе Казан, Пенза губернасыннан, Касыйм шәһәреннән күчеп килүчеләр. Кечерәк этник группалар арасында Уфа, Мордва, Әстерхан, Тобол татарлары була. Этнограф Г. В. Старовойтова китергән мәгълүматлар буенча Казан татарлары 27,2%, мишәрләр (Горький, Пенза) 30,6%, Касыйм татарлары 36% тәшкил итә. (Г. В. Старовойтова. «О формировании татарской этнодисперсной группы населения Петербурга – Ленинграда».– Советская этнография, 1970, № 2) Старовойтова китергән таблицада башкалада татар халкының үсеш динамикасы да ачык чагылдырылган.
Татарларның сан ягыннан демографик үсеше һич кенә дә бу үсешнең җирле Петербург татарлары хисабына гына баруы турында сөйләми әле. Татарлар беркайчан да ата-баба җирләре белән бәйләнешләрен өзмәгәннәр, үзләренең туган яклары белән даими элемтәдә торганнар. Идел буе крестьяннарын игенчелек белән генә шөгыльләнү тулысынча туендыра алмаган. Тарихи яктан ул болай аңлатыла – 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәгәннән соң, бу крестьяннар уңдырышлы җирләрдән куылалар. Шуның нәтиҗәсендә уннарча мең татарлар Россиянең төрле шәһәрләренә таралалар. Ә инде православие (христиан динен) кабул итәргә теләмәгән бер өлеше феодал аристократларның да җирләре тартып алынган һәм алар сәүдәгәрләргә әйләнәнгәннәр. Россиядә дворян фамилияләренең шактые христианлык кабул итүчеләр (Ширинскийлар, Шахматовлар, Апраксиннар, Нарышкиннар, Юсуповлар, Тургеневлар h. б.)
Н. А. Баскаковның «Төрки чыгышлы рус фамилияләре» дигән китабында Пететербург император гвардиясендә даими рәвештә, берничә мең татар хезмәт итүе турында әйтелә.
*
Россия империясе башкаласында яшәүче татарларның хезмәт эшчәнлегенә тукталып китик. Яшәп килгән, имештер алар дворниклар, чүпрәк жыючылар булганнар, дигән фикер дөреслеккә бөтенләй диярлек туры килми. Петербургта яшәүче зур булмаган әлеге этник группаның хезмәт эшчәнлеге бик күп кырлы була. Алар төзүчеләр дә, завод-фабрика эшчеләре дә, һөнәрчеләр дә, тирә һәм мех эшкәртүчеләр дә, грузчиклар һәм шәһәрнең күпсанлы олаучылары, извозчиклары да. Алар тырышлык, чыдамлык, намуслылык, пөхтәлек, аеклыклары белән аерылып торганнар һәм аларны хезмәткә дә бик теләп алганнар.
Татар халкынын билгеле бер өлеше шөгыльләнгән сәүдәгәрлекнең тарихи тамырлары бар. Петербургта яшәүче әлеге Казан, Түбән Новгород, Касыйм шәһәрләреннән күчеп килгән татарларның ата-бабаларында сәүдәгәрлекнең борынгы традицияләре булган. 1888 елда Бәхтияров кызыл мал белән сату итүче сәүдәгәр кырык тартмачы турында болай яза: «Петербургның үзәгендә һәм шәһәр кырыенда ашыкмыйча гына арлы-бирле йөрүче елдам князь кемнәргә генә очрамады икән. Кызыл мал белән сату итүче асламчы – ул аяклы кибет, анда ни теләсәң, шул бар: ситсы яулык дисеңме, йон шарфлар, билбаулар дисенме. Князь үзенең бу «аяклы» кибетенең күчмә сәүдә йортын алыштыруын аңлый, бәяне дә товарның дәрәҗәсе, затлылыгыннан чыгып куя. Асламчыларга чүпрәк җыючылар кушыла.
Петербург ишегаллары «Иске күлмәк, чүпрәк сатыгыз», яисә танылган «Халат, халат» дигән чакыруларыннан яңгырап торганнар. Озын бишмәт кигән, аның өстеннән кызыл билбау бәйләгән, җилкәсенә биштәр аскан, аягына йомшак күннән тегелгән итәкләр, такыр башына кара кәләпүш кигән бу алып-сатарны башкаланың төрле почмакларында – кечкенә тыкрыкларда, ишегалларында, проспектларда очратырга мөмкин булган. Шуңа күрә шәһәр кешесенә «иске киемне кая куярга», дип баш ватарга кирәк булмаган. Җыелган бу иске киемнәрне төзәткәннәр, яңартканнар да Александровск һәм Печән базары янындагы иске киемнәр белән сату итүче кибетләр аша саттырганнар. Бу «халатчы»лар һәм кырык тартмачылар, итальян шарманчылары, калпаклы француз булочниклары, картузлы ширбәтчеләр квартир саен май, сөт, каймак таратучы финнар белән бергә иске шәһәр урамнарын, андагы тормышны тагын да җанландырганнар.
Татарлар мондый вак-төяк сәүдә белән генә чикләнмәгәннәр, алар арасында эре сәүдәгәрләр дә булган. ХХ гасыр башындагы сәүдә-промышленность фирмалары күрсәткечләренә һәм СПБ купецлары турындагы белешмәләр китапларына мөрәҗәгать итсәң, эре татар сәүдәгәрләре санының күпләгенә шаккатасын. (Сәүдә-промышленность фирмалары турында белешмәләр. СПБ, 1903, СПБ купецлыгы турында белешмәләр китабы. СПБ, 1907.) Алар арасында I, II һәм III гильдия купецлар, коммерция кандидатлары һ. б. бар. Татарлар мех, тире, келәм, хәтфә, сукно, җиңел тукымалар, галантерея товарлары, әзер күлмәкләр белән сәүдә иткәннәр. Гомумән, 19 гасыр азагында инде икмәк, тоз, тире белән сәүдә итүнең мөһим тармаклары тулысынча татар сәүдәгәрләре кулына күчеп беткән була. (Г. В. Старовойтова. Алда күрсәтелгән хезмәт. «Советская этнография» № 1, 1980.)
Татарларның Петербург сәүдә итү өлкәсендә тоткан урыннарын ачыграк күз алдына китерү өчен, алда искә алып кителгән 1903 елгы белешмәләр күрсәткеченә нигезләнеп, кайсыбер эре кибетләрнең һәм аларның хуҗаларының исемлеген китерәбез! Келәмнәр һәм жиһаз өчен тукымалар – Нева проспекты, 44, Адельханов Г. Г. Нева пассажы, 43, Исамухамедов И. И., Нева проспекты, 54, Махсудов Н. Б. Тире белән сәүдә итү – Нева проспекты, 44 – Адельханов Р. Г.
Мануфактура товарлары – Нева проспекты, 48 – Пассаж бинасында Мөхәммәтов Гайса.
Мехлар – Гороховая урамы, 40, Теркулов Абдул.
Сукнолар – Банк тыкрыты, 2, Акчурин Тимербулат.
Әзер күлмәкләр – Яна Александровск урамы, 4, Апраксин йорты, 104, Хәбибуллин Х.
Петербургтан Мәскәүгә һәм хәтта Варшавага кадәр баручы, һәм Николаевск, Царское Село, Варшава һәм Балтика тимер юлларындагы буфетлар, рестораннар барысы да Петербург татарлары кулында була. Нева Проспектында Ялышевның «Крестовский сад» рестораны, Карамышев рестораны (Нева проспекты, 44) һәм Николаевск вокзалында Байрашевның рестораннары эшләп торган. Болардан тыш татарлар шәһәрнең төрле өлешләрендә берничә чәй йорты тотканнар. Дистәләгән ит лавкалары, сыер ите һәм сарык ите сатудан тыш, мөселманнар өчен генә ат ите дә тәкъдим иткәннәр. Лавка хуҗаларына әлеге ит Ат мәйданыннан (Конная площадь), ат суя торган йорттан китерелгән. Атнанын өч көнендә анда ат һәм мөгезле эре терлек суйганнар.
Мөселман дине йолалары буенча, бары тик хак динле кеше суйган итне генә ашарга яраган. Терлек суела торган урыннарда шуның өчен дә мөселманча итеп терлек суючы махсус кеше тотылган. Терлек суела торган җирдә һәрчак чисталык булган. Коръәннең тиешле сүрәсен укыганнан соң, хайванның башын Мәккәгә каратып, корбан чалганнар. Корбанга чалынган хайванны миңгерәүләтү тыелган. Ә инде сатып алучыларга уңай булсын өчен әлеге ит лавкалары татарлар җыелып яшәгән урыннарда урнашкан була, бу Щербаков чаты 6 йорт, Верейск урамы 22 йорт, Можайск 3 тә, Васильевск утравының 7 нче линиясендә, 4 нче Рождественскийлар. Петербурглылар Мусинның балык лавкасына аеруча күп йөргәннәр. Әлеге фирма салкын һәм кайнар юл белән ысланган кызыл балык, уылдык белән сату иткән һәм Фонтанка 8 нче йорт, 2 нче түгәрәк базарда тере балык белән сату итүче савытлар тоткан.
Татарлар актив эшләгән тагын бер өлкә була. Бу – безненчә, хәзергечә итеп әйткәндә, көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсе. Бер генә цивилизацияле шәһәр дә әлеге хезмәттән башка яши алмый. Татарның Габдулла һәм Хәсәннәре шәһәр урамнарын ялтыратып тотканнар, парадныйларда каминнарны ягып торганнар, фатирларга утын таратканнар һәм шәһәр кешеләренә бик кирәкле башка дистәләгән төрле эш башкарганнар. ХХ гасыр башында императорның кышкы сараендагы хезмәтчеләр нигездә татарлардан гына торганнар. (Этнограф Г. В. Старовойтова күрсәтүенчә, 100 кеше.)
Мин әле үзем патша кучерының тол хатынын һәм аның сарайдагы хезмәтчеләр тормышы турындагы хикәяләрен хәтерлим. Ләкин бусы аерым бер тема. Эшмәкәрләр һәм атлар яратучылар арасында кучерлар һәм ат караучыларның абруе зур булган. Алар атчылык фәнен бик яхшы белгәннәр. Бу һич тә гаҗәп түгел – чөнки татарларның тормышы борын-борыннан атлар белән бәйле булган. Әле тәртә арасына кереп карамаган атны кем җигә, җигүдә йөртә, тынычландыра белгән? Атның гадәтләрен кем яхшырак белгән? Бары татар ире генә. Ат караучы, кучер, татар шәригать кануннары кушуынча, хайваннар каршында үзенең әхлакый бурычларын тоеп хезмәт иткән атны җәфаламаган, үз вакытында әйбәт ашаткан, астын җыештырып, чисталыкта тоткан. Әлеге кагыйдәләрне бозу зур гөнаһ саналган. Менә шуңа күрә дә башкаланың хәллерәк аристократлары ат караучы һәм кучер итеп татар кешесен яллауны кулайрак күргәннәр.
Күптәннән, әле балачактан күңелемдә бер эпизод сакланган. Малай чагым, Ченизелли циркы тирәсендә әйләнәм. Циркның арт ишеге төбенә фургон килеп туктады. Цирк хезмәтчеләре фургонның артын ачтылар һәм мин анда елкылдап торган кара матур цирк атын күреп алдым. Фургон ишегенә агач басмалар куйдылар һәм атны шул басмалар буйлап ишек алдына төшерергә маташтылар. Ләкин булдыра алмадылар. Ат нәфис, нечкә аякларын алыштыргалап, башын чайкап, каршылык күрсәтте. Булдыра алмагач, киң күн каеш алып килеп, атны шуның белән урап алдылар да, алтаулап аска тартып төшермәкче булдылар. Ат карышуын дәвам итте. Ситуация шактый киеренке һәм хәтта, карап торучыларның берсе татар кешесен чакырырга киңәш бирмәсә, моның ни белән бетәсен әйтеп тә булмый иде. Цирк хезмәткәрләренең берсе конюшняга ташланды.
Менә ат өеннән салмак кына атлап уртача буйлы, киң җилкәле, аякларына киез итек, такыр итеп кырылган башына кара кәләпүш кигән «бабай» чыкты һәм ат янына килде. Карт кулы белән генә ишарәләп, хезмәтчеләрне ат яныннан куып җибәрде. Аннан соң атның тәмам тынычланганын көтеп торды, шуннан соң тыныч кына ат янына менеп китте. Татарча нәрсәләрдер сөйләнә-сөйләнә ат янында әйләнде, йомшак кына арт санын, ян башларын сыпыргалады, муеныннан кочаклады, ялларын рәтләде һәм аннан соң йөгәненнән тотып, акыртын гына агач басма буйлап ишек алдына төшерде дә, картларча алпан-тилпән атлап тыныч кына атны ат абзарына алып кереп китте. «Менә бу князь, ичмасам!», дип шаулаштылар әйләнә-тирәдәгеләр.
**
Безнең көннәрдә вокзал яннарында машина көтеп торган озын-озын чиратлар гадәти күренеш. Мин язган ул елларда мондый проблема булмаган. Һичшиксез, гасыр башында шәһәр үзе дә күпкә кечерәк булган, шулай да Николаевск вокзалыннан йә Яңа авылга, йә Коломнага бару хаҗәте булган. Пассажирлар да шактый очраган. Мондый чакта юл йөрүченең «Извозчик» дип кычкыруы җитә торган була. Шунда ук артка төшерелә торган күн түбәле пролеткага утырган извозчик килеп туктаган һәм кечелекле, илтифатлы итеп, «Кая илтергә?» дип сораган. Күптәнге, иске фотографияләр безнең көннәргә кадәр, вокзал янында үзенең пассажирын көтүче һәм хезмәт күрсәтергә һәрвакыт әзер торучы извозчикларның рәсемнәрен китереп җиткергәннәр.
Кызганычка каршы, безнең тормышта хәзер киресенчә... Мөхәммәт Максутов шәһәрнең ихтыяҗын истә тотып, Николаевск вокзалы янындагы Глазовая урамы, 14 нче йортта җиңел олаучылар фирмасы тоткан. Бу фирмада йөк олаучылары (авыр йөк ташучылар) булып татарлар эшләгәннәр. Бу йөк ташучыларның эшләре шактый авыр булган, чөнки алар бер үк вакытта грузчик эшен дә башкарганнар.
Петербургта чыга торган «Инородческое обозрение» журналының 1915 елгы санында алар турында «Йөк ташучы извозчиклар, йөкне үзләре төяп ташуга да карамастан, түләүне бары атлары өчен генә алалар иде. 40 ар потлы йокне үз жилкәләрендә ташып төясәләр дә, алар барысы 40-50 тиен түләү сорыйлар иде. Ә башка йөк ташучылар исә, беркайчан да йөкне арбага үзләре төямиләр, төясәләр аның өчен аерым түләү таләп итәләр иде», – дип яза («Инородческое обозрение». Приложение к журналу. «Православный собеседник», том ІІІ, СПБ, 1915). Татарларның мондый хезмәтен аңлатуы да шактый авыр.
Хезмәт сөючәнлектәндерме бу, әллә клиентны югалтудан куркудандырмы?
Фотосурәтләр мәкаләнен авторы Даут Әминевнең шәхси архивыннан алынды.
«Мирас». – 1993. – №3. – Б.98-104.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала