Республикада Уку өчен 2 минут

Уразлыда тарихчылар җыелды

Соңгы елларда авылларыбыз тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә башлады. Бу эштә галимнәребез һәм алар белән бергә төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә активлашты.

«Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /С.Кашапова фотолары.
«Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /С.Кашапова фотосы.

Күптән түгел Татарстанның Яшел Үзән районы Уразлы авылында галимнәр һәм төбәкчеләр катнашында «Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн» темасына фәнни-гамәли конференция узды. Ул ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Уразлы авылы тарихы белән кызыксынучы шәхси эшмәкәр Айдар Ибраһимов һәм җирле җитәкчелек көче белән оештырылды.

Авылның үткәне һәм бүгенгесе

Уразлы – бай тарихлы авыл. Аның үткәндәге вакыйгалары белән фәнни-гамәли җыенда катнашучыларны ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминев таныштырды. Ул сүзне авылның иң борынгы чорларыннан башлады.

Уразлы беренче чыганакларда Үтәнгеш исеме белән аталган. Оешу вакыты исә 1602-1605 елларга карый. Анда ул вакытларда Чигрей Терегулов яшәве мәгълүм. Аның бабасы Шәйхиислам булган. Рөстәм Әминев, чыганакларга нигезләнеп, нәселнең алты буын шәҗәрәсен төзегән (Шәйхиислам 1527 елгы ~ 2 буын Терегул Шәйхиислам улы 1554 елгы ~ 3 буын Чигрей Терегул улы Шәйхиисламов 1576 елгы ~ 4 буын Уразлы Чигрей (Чигәрәй) улы Терегулов 1618 елгы ~ 5 буын Колмәмәд (Колмөхәммәд) Уразлы улы Чигреев (Чигәрәев) 1650 елгы ~ 6 буын Исай (Ислам) Колмәмәд (Колмөхәммәд) улы Чигреев (Чигәрәев) 1670-1758). Үтәнгеш авылы 1762 елда юкка чыга. «Чигрей нәселе гади генә булмаган. Ул үз заманында дәрәҗәле морзалардан килгән токым. 1646 елдагы писцовый кенәгәдә бу җирләрнең Уразлы кенәзенеке булуы турында язылган. Уразлы исә Казан өязендәге элиталы кешеләр исемлегенә кергән, андый дәрәҗәле шәхесләр 1654-1667 еллардагы рус-поляк сугышында катнашкан. Уразлы да бу бәрелешләрдән читтә калмаган, яу кырына киткән. Чигрей да абруйлы кеше булган. Аңа җирне илчелектә хезмәт иткән өчен биргән булырга тиешләр», – дип искәртте Рөстәм Әминев.

XX гасыр башында Уразлыда мәктәп, 3 җил тегермәне, 3 кибет эшләгән. Авыл көннән-көн үскән. 1926 елда халык саны 927 кешегә җиткән. Бу елларда җирле халык яшелчәчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Әмма авылда яшәүчеләр саны вакытлар узу белән кимегән. Җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина хәзерге вакытта Уразлыда 135 кеше гомер кичерүен әйтте. Халыкка күп функцияле үзәк – мәдәният йорты, авыл музее, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Авылда балалар өчен заманча уен мәйданчыгы да корып куелган, асфальт юл. Уразлы бүгенге көндә тулы канлы тормыш белән яши. Авылга кайтып нигезләнергә теләгән яшьләр дә арта бара икән.

Шунысы үзенчәлекле: Уразлы туганчылык белән аерылып тора, аларның нәсел очлары бер кешегә килеп тоташа. Авылда нигездә бер нәсел кешеләре яшәгәнлектән, элегрәк биредән кызларны алмаганнар һәм бирмәгәннәр, киленнәрне башка авылдан төшереп, кияүләр дә күрше-тирәдәге авыллардан булган.

Галим искәртеп үткәнчә, бу нәсел вәкилләренең Казандагы татар бистәсенә күчеп китүе турында да мәгълүмат бар.

«Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /С.Кашапова фотолары.
«Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /С.Кашапова фотосы.

Максудилар имам булган мәчет

Фәнни-гамәли җыен авыл мәчетендә узды. Аллаһы йортының имамы Рәис Әхмәтов мәчетнең бик борынгы булуы турында сөйләде. Аның 1760 елларда ике катлы итеп салынганы билгеле. Совет хакимияте урнашкач, мәчетләрдә гыйбадәт кылу тыелгач, Аллаһы йортының манарасын кискәннәр. Аны башта склад итеп тотканнар, аннары клубка үзгәрткәннәр, тора-бара бинаны бер катлы итеп калдырганнар. СССР таркалып, рухи яңарыш башлангач, 1993 елда, бинаны сүтеп, черегән бүрәнәләрен алып, тазаларыннан шул нигездә бер катлы итеп мәчет яңадан тергезелә. Мәчет диварында эленеп торган Уразлы авылы имамы Хөсәен Максудовның (1825-1904) шәҗәрәсенә игътибар иткән идек инде. Аны да галим Рөстәм Әминев төзегән. Тикшерүләр барышында Уразлы авылының Җәмигъ мәчетендә Россия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе, хокукчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудилар нәселеннән булган хәзрәтләр имамлык итүе дә ачыкланган.

Уразлы мәчетенең имамы Фәйзулла хәзрәт Сәйфелмөлеков вафатыннан соң, Аллаһы йортына мулла кирәк булган. Шуннан соң Олы Күлбаш авылыннан Максудиларның бабалары Гайнетдиннең әтисе Максут Корбангалиев вакытлыча имам булып килә. Аны берничә елдан (1953 елда) Гайнетдиннең бертуганы Хөсәен Максудов алыштыра. Ул Аллаһы йортында башта берүзе мулла була. Соңрак мәчеттә Мөхәммәтгали хәзрәт тә имамлык итә, ягъни ике имам бергә хезмәт куя. Алга таба Мөхәммәтгалинең улы Мөхәммәнәҗип хәзрәт Мөхәммәдъяров имамлык вазифасын башкара. Мәчеттә хезмәт иткән бу имамнарның йорты бүгенге көндә дә исән. Анда Уразлы авылы музее урнашкан.

Ташлар хәтерне саклый

Зиратны чистартканда һәм 2018 елда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов үткәргән фәнни экспедициядә табылган борынгы ташлар авыл халкын тарих белән ныграк кызыксынуга этәргән. Фәнни экспедиция вакытында Яшел Үзән районының 36 авыл зиратында 384 борынгы таш ачыкланган. Аның 39ы Уразлы авылы каберстанында сакланып калган. «Бу якларда Казан ханлыгы чорында төрле түрәләр, атаклы шәхесләр яшәгәне мәгълүм. Шуңа күрә борынгы кабер ташлары күбрәк табыла», – дип ачыклап үтте Айдар Гайнетдинов.

Уразлы зиратында ачыкланган иң борынгы таш 1857 елда Мөхибҗамал Исмәгыйль кызына куелган. Ул Уразлыга Казаннан килен булып төшкән, 69 яшендә бакыйлыкка күчкән. Икенче бер таш 1885 елга карый. Ул 85 яшендә вафат булган Бибизөһрә Мәхмүт кызыныкы. Зиратта Хөсәен Максудиның да кабер ташы табылган. Олы Күлбаш авылында туган хәзрәт 1904 елда 79 яшендә вафат булган. Мөхәммәтгали Мөхәммәдъяр улына куелган кабер ташы да табылган. Ул имам булып 30 ел эшләгән, 1912 елда бакыйлыкка күчкән.

Төбәкчеләр тарихны барлый

Фәнни-гамәли конференция төбәкне өйрәнүчеләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнде, авыллар тарихына багышланган чыгышларга бай булды. Яшел Үзән районында төбәк тарихын өйрәнүчеләр үз авылларының үткәнен өйрәнеп китаплар бастырып чыгарган. Әйтик, «Туган авылым – Синтәгем» китабы авторы Гөлшат Шәйхелисламова мәгълүмат туплаганда һәр йортка кереп, нәселләр тарихын өйрәнүе, истәлекләр барлавы, архивларда утыруы, «Писцовая книга Казанского уезда» кебек документларга, С.Вохонинның «Истоки» дигән хезмәтенә, Синтәк авылының хуҗалык кенәгәсенә һәм башка чыганакларга таянуы турында сөйләде.

Рафил Җәләлиев 625 еллык тарихы булган туган авылы Күгәй турында ике китап бастырып чыгарган. «Күгәй авылым урамын тагын бер кат урадым» дигәнендә бик кызыклы истәлекләр булса, «Күгәй авылым – яшьлегем хатирәләре»ндә – фактлар документлар белән расланып бара торган авыл тарихы язылган. Автор искәртеп үткәнчә, китапта авылның язмышы, тормышы төрле яклап яктыртыла.

Осиново гимназиясе директоры Гөлинә Саттарова Акъегет авылы тарихы һәм анда яшәгән меценат Заһидулла Шәфигуллин турында чыгыш ясады. Ул – тырыш татар халкының бер үрнәк вәкиле. Заһидулла 17 яшеннән Урал буе төбәгенә акча эшләргә китә, әтисенең вафатыннан соң гаиләне карау-кайгырту 19 яшьлек егеткә йөкләнә. Алга таба Заһидулла Шәфигуллин абыйлары белән сәүдә йортлары, ширкәтләр ача. Ул Акъегет авылында гына да өч мәчет салдыра, яңа алымнар белән белем бирүне кертә, ирләр мәктәбе оештыра, аның өчен ике катлы бина төзи, кайбер газеталарның редакцияләренә дә финанс ярдәме күрсәтә.

Яшел Үзән шәһәренең 16нчы урта мәктәбе директоры, югары категорияле укытучы Рөстәм Сәйфетдинов «Мулла Иленең асылы бик күптәндер» дигән чыгыш ясады. Бу сүзләрне атаклы мәгърифәтчебез Каюм Насыйри әйткән булган. Дөрестән дә авыл бик борынгы. Узган ел аның 785 еллыгын билгеләп үткәннәр. «Әмма кешеләр яши башлаган урын буларак аның тарихы тагын да тирәнрәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Сәйфетдинов. Авыл янындагы үзәнлектә таштан, сөяктән ясалган эш кораллары табыла тора. Зиратта 1528, 1537 еллар белән тамгаланган кабер ташларын күрергә була.

Динә Гайнетдинованың туган ягы табигатенә, Хәлим Идиятуллинның Татар Танае авылы тарихына, Рәшит Вафинның Күлбаш авылында яшәгән Борындык нәселенә, шулай ук ТР Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалинаның «Җәбәлстанның ачык сырттагы Ачасыры»на багышланган чыгышларын да җыенда катнашучылар кызыксынып тыңлады.

Җыенда тамырлары Уразлы авылы, анда яшәгән морзалар, имамнар белән бәйле кунаклар шактый иде. Мәскәүдә яшәүче Лаура Борһанова, Казанда гомер итүче Фирая Нуриева һ.б. кадерле кунак булды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллинаны күрү авыл халкы өчен аеруча куанычлы хәл иде. Аның әнисе биредә туып үскән, Лия ханым җәйге каникулларын әбисе янында – Уразлыда үткәргән икән.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи