Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Яратып, җан атып эшлиләр

8 июльдә Башкортстанның «Ак Идел җире» татар төбәкчеләре оешмасы Илеш районында чираттагы җыенын – фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Анда Казаннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Илнара Хәнипова, Хәлим Абдуллин, Рөстәм Әминов һәм Илнар Гарифуллин катнашты.

Галимнәр һәм төбәкчеләрнең Башкортстанда эшлекле сәфәре дәвам итә. Сулдан уңга: төбәк тарихчылары Илфир Котдусов, Ирек Бакиров һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Хәлим Абдуллин Башкортстанның Кушнаренко районы Көдешлебаш авылы янындагы кабер кырыенда.
Галимнәр һәм төбәкчеләрнең Башкортстанда эшлекле сәфәре дәвам итә. Сулдан уңга: төбәк тарихчылары Илфир Котдусов, Ирек Бакиров һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Хәлим Абдуллин Башкортстанның Кушнаренко районы Көдешлебаш авылы янындагы кабер кырыенда.

– Башкортстанда берничә татар төбәкчеләре оешмасы бар. Шуларның иң ишлесе – «Ак Идел җире» төркеме. Былтырдан башлап оешма җыенын үткәрә башлады. Бу – ел эчендә үткәрелә торган гадәти түгәрәк өстәл түгел, оештыру эшләренә багышлана торганы. Әлеге көнне Илеш районы буйлап автойөреш тә уздырдык, – дип Илнар Гарифуллин җыенның максаты, эчтәлеге турында сөйләде.

– Мондый автойөреш былтыр беренче тапкыр Чакмагыш районында булган иде. Болай юл гизгәндә татар тарихына бәйле урыннар, тәгаен алганда, борынгы каберлекләрне, мәктәпләрне, музейларны багабыз.

Төштән соң җирле һәвәскәрләр кечкенә генә концерт куйды. Аннан соң башкарылган эшләр хакында фикер алыштык, алга таба ниләр эшләргә була дип планнар кордык. Концерт та, фикер алышу да Актаныш белән Илеш районнары чигендәге Иске Кыргыз авылында үтте. Барлыгы 18 җиңел машина иде. Кызганыч, Татарстан байрагын алмаганмын. Нигә дисәгез, Илеш бик четерекле район. Анда узган гасырның 60-70нче елларыннан башлап башкортлаштыру сәясәте актив алып барыла. Шуңа күрә районга Татарстаннан делегация килү, халык белән очрашу зур әһәмияткә ия.

Иң әүвәл без шагыйрь Роберт Миңнуллин туып үскән Шәммәт авылын гиздек. Анда, ниһаять, Роберт абыйга музей ачылган. Башкортстан хакимияте шактый еллар бу зарурлыкка бармак аша карады. Әлеге музейның мөдире Илгиз Сәлимгәрәев сөйләвенчә, 2024 елны шәммәтлеләр грант отып, шуның акчасына музей ясаган. Эчтәлеген булдыруга Татарстан музейчылары зур өлеш керткән. Ул элекке мәктәп бинасында урнашкан. Төзекләндергәч, авыл мәдәният йорты да шунда «кереп утырган». Кызганыч, мәктәбе хәзер эшләми. Клуб мөдире дә, җәмәгатьчелек тәртибендә музей мөдире вазифасын башкаручы да – шул Илгиз Сәлимгәрәев. Музей бик матур, заманча эшләнгән. Шагыйрь турындагы мәгълүмат өч телдә – урысча, татарча һәм башкортча язылган. Бу бик мөһим. Чөнки Башкортстанда рәсми хакимиятләрнең татар телен санга сукмаулары турында сөйләүче бик күп мисаллар бар. Ни кызганыч, татар зыялыларына, гомумән, татар шәхесләренә бер генә элмә тактаны да татарча яздыртмыйлар, куйдыртмыйлар. Әнә Бишбүләк районының Ает авылындагы Фатих Кәрим музеен гына алыйк. Ул Татарстан акчасына – 25 миллионга төзелде. Тик анда татарча бер генә сүз дә юк. Башкорт теле дә, урыс теле. Бәлкем Роберт Миңнуллин музееннан соң хәл үзгәрә башлар.

Шәммәттән соң без Ябалаклы авылында булдык. Ул – нәкъ менә башкортлаштыру сәясәтен башлап җибәргән, Башкортстан партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Мидхәт Шакировның әнисенең авылы. Мидхәт аганың балалары (әтисенең милләт алдындагы гөнаһларын юу өчен дип кабул иттем моны) 1998 елны авылда мәчет салдырган. Районда гына түгел, республикадагы әүвәлге мәчетләрнең берсе бу. Янә Шакировлар авыл зиратында нәселләрендәге бер абруйлы агайның кабере өстендә күркәм генә төрбә корып куйган. Болгар шәһәрендәге төрбәгә охшатып ясалган ул. Ябалаклы авылында бик яхшы абзый – Камил хәзрәт Галиуллин имам булып эшли икән. Ул безгә күп нәрсә сөйләде, аңлатты. Гомумән, анда безне бик җылы каршы алдылар. Бер дәгъвабыз да юк. Барча оештыру эшләрен Илештәге татар төбәкчеләре үз өстенә алган. Хакимиятләр булышып, хуплап торганда да җитешсезлекләр килеп чыга. Монда бар ниятләгән чаралар минутысәгате белән үз вакытында үткәрелде.

Башкортстанның «Ак Идел җире» татар төбәкчеләре берләшмәсе оештырган җыенда катнашучылар Илеш районы Шәммәт авылында Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин музее каршында. /Эльвира Ямалетдинова фотолары, «Ак Идел җире» берләшмәсе.
Башкортстанның «Ак Идел җире» татар төбәкчеләре берләшмәсе оештырган җыенда катнашучылар Илеш районы Шәммәт авылында Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин музее каршында. /Эльвира Ямалетдинова фотолары, «Ак Идел җире» берләшмәсе.

Иске Кыргыз сокландырды

Соңгы тукталыш Иске Кыргыз авылында булды. Әлеге авылның мәктәп музее бездә аеруча яхшы тәэсир калдырды. Мәктәпләрдә мондый музей оештырып булуын күз алдына да китерә алмый идем. Гадәттә анда бер-ике чабата, сәке, көянтә, урак, шөшле, бишек, бакыр самавыр кебек әйберләр куела. Шуның белән вәссәлам! Монда якын-тирәдән җыелган ядкәрләр бик күп. Мәсәлән, төрле сугышларны кичкән каскалар бар. Иң мөһиме: Илгиз әфәнде озак еллар дәвамында укучылары белән якын-тирә авылларда йөреп археологик эзләнүләр үткәргән. Шуңа күрә музейда бакыр, бронза гасырларга караган шәйләр дә бар. Әйтик, мамонт сөякләре табылган. Сарматларга кагылышлы бура культурасы коралларына да тап булганнар. Алтын Урда чорындагы кораллар да урын алган. Әйтик, ук очларын, җәяне төзекләндереп куйганнар. Кайбер ядкәрләрнең ни-нәрсә өчен кулланылганын үзләре дә аңлап бетерми. Шуңа күрә Казаннан белгечләр килеп аңлатсын иде дигән гозерләрен җиткерделәр. Илгиз әфәнде – тарихка мөкиббән киткән кеше. Яратып, җан атып эшләгәне күренеп тора. Мондый фидакяр кешеләр бик сирәк. Күпме татар авылында, мәктәп музеенда булып, мондый бай эчтәлекле музейны беренче күрүем. Шул сәбәпле милләттәшләремә, Иске Кыргыз авылы янәшәсеннән узсагыз, бу музейны карамыйча китмәгез, дип киңәш итәм. Болай җиренә җиткереп эшләнгән район музейлары да сирәк.

Конференция-җыен менә шушы Иске Кыргыз авылында үтте. Җирле хакимиятләр бик сөенеп риза булгандыр дип әйтә алмыйм. Күрәсең, җәнҗал чыкмасын, дип җирле татар төбәк тарихын өйрәнүчеләргә мөмкинлек бирергә булганнар. Һәрхәлдә конференция барышында хакимият вәкилләре тыңлап утырды. Тәгаен алганда, җирле үзидарә Советы рәисе чыгыш ясаганда, монда башкорт ягы, чикнең теге ягында татар ягы, дип белдерде. Чакмагыш төбәкчеләре дә, мин дә үз нотыгымда: «Болай сөйләү – хата, теге якта да, бу якта да татар җире, дөрес, без ике республикада яшибез», – дип үз фикеребезне җиткердек. Һәрхәлдә ниндидер тыюлар, проблемалар булмады.

Без – Татарстаннан килгән тарихчылар – анда соңгы бер елда үзебездә чыккан, Башкортстан татарларына кагылышлы хезмәтләребезне тәкъдим иттек. Бу китаплар «История татар Западного Приуралья» хезмәтенең икенче кисәге, «История татарских сел Предкамья», «Календарь победы татар и татарстанцев в годы Великой Отечечественной войны» дип атала. Әлеге өченче китап Тарих институтының мин эшли торган иң яңа тарих бүлегендә язылды. Анда Татарстаннан һәм башка татар төбәкләреннән чыккан каһарманнар турында шактый күп мәгълүмат бар. Әйтик, Башкортстанда туып үскән ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Даян Мурзин, генерал Миңлегали Шәйморатов, Гази Заһитов хакында мин үзем яздым. Гомумән, китапта Башкортстанның һәр татар районыннан чыккан каһарманнар турында мәгълүмат бирелде. Без татарлар күпләп яшәгән һәр төбәктән, әйтик, Самара, Оренбург өлкәләреннән дә атаклы милләттәшләребезне кертергә тырыштык.

Конференция ахырында «Ак Идел җире» оешмасының символлары кабул ителде (атамасы язылган футболка чыгарылган иде инде). Хәзер байрагын ясарга кирәк. Көнбатыш Башкортстанда яшәүче татар халкының үзенчәлеген күрсәтү, анда яшәүче милләттәшләребезнең үзаңын, татар тиңдәшлеген үстерү өчен зарур бу.

Конференция Илеш районы Иске Кыргыз авылында үтте. Сулдан: «Ак Идел җире» төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Илнара Хәнипова, Рөстәм Әминов, Хәлим Абдуллин, Илнар Гарифуллин. Җыенда катнашучылар игътибарына Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган китаплар тәкъдим ителде.
Конференция Илеш районы Иске Кыргыз авылында үтте. Сулдан: «Ак Идел җире» төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Илнара Хәнипова, Рөстәм Әминов, Хәлим Абдуллин, Илнар Гарифуллин. Җыенда катнашучылар игътибарына Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган китаплар тәкъдим ителде.

Без төрле юллар белән «Ак Идел җире» дигән төшенчә-терминны кертергә, пропагандаларга тырышабыз. Дөрес, башкорт халкы да Агыйдел елгасын үзебезнең елга дип әйтә. Әмма «Агыйдел» сүзе кергән башкорт халык җырлары биш-алты гына. Татарда «Агыйдел» сүзе кергән йөзләп җыр бардыр. Чөнки Агыйдел буйларында татарлар борын-борыннан яши.

Янә килеп алдагы елларда мондый автойөрешне һәр татар районында уздырырга кирәк дигән фикергә килдек. «Ак Идел җире» оешмасының җирле бүлекчәләре челтәрен киңәйтергә дип килештек. Дөрес, оешманың филиаллары инде күпчелек татар районнарында эшчәнлеген башлап җибәрде. Инде бүлекчәләре булмаган районнарда ачарга һәм филиаллар эшчәнлегендә катнашучыларның санын арттырырга, эшчәнлеген активлаштырырга кирәк.

Калатауны белсеннәр дип

Хәзерге вакытта «Ак Идел җире» – Башкортстандагы гади халык, җирле татар төбәкчеләре башлангычы белән оешкан бердәнбер оешма. Шуңа күрә мөстәкыйль үз сәясәтен үткәрә. Шуның бер мисалы – оешманың актив әгъзасы Марат Ахуновның яңа гына табадан төшкән «Агыйдел җире тарихы. Тарихи очерк» дигән китабы. Ул аны үз акчасына, үз көче белән чыгарды. Китап берничә ел элек язылган иде. Басылмый озак ятуның сере шунда: автор безнең Тарих институтыннан рецензия көтте. Анда кайбер моментлар бар: төбәкчеләр җирле риваятьләрне күпләп кертү өстенә үзләреннән тарихка реконструкция ясый. Һөнәри тарихчылар мондый хәлне фантазия җимеше, хискә бирелү дип әйтә. Миңа калса, тарих язганда җирле халыкның фантазиясенә дә урын бирелергә тиеш. Шөкер, хәзер инде бу хезмәт дөнья күрде.

Янә чакмагышларның үзләрендәге Калатау шәһәрлеген игътибар үзәгенә чыгарасылары, дөньяга күрсәтәселәре килә. Аларның фикеренчә, Калатау Казан ханлыгындагы «Ак Идел җире» олысының башкаласы булган. Минемчә, бу хәл чынбарлыкка туры килә. Калатау дигән шәһәрлекләр (шәһәр урыннары) татар дөньясында байтак җирдә очрый. Әйтик, Казан артындагы Балтач районында да бар. Җирле халыкның тарихи хәтерендә татар биләренең яшәү урыны булган мондый төшләрнең сакланып калуы гаҗәп түгел. Анда гади халык та торган ич. Шуңа күрә бу урын Ак Идел олысының башкаласы булмаса да, ниндидер шәһри үзәк вазифасын башкаргандыр дип уйлыйм. Шул сәбәпле татар төбәкчеләренең бу фикер-күзаллауны халык арасында таратырга тырышуы бик яхшы аңлашыла.

Хәзерге вакытта Башкортстанда дүрт татар төбәкчеләр оешмасы эшләп килә. Шулар арасында көндәшлек булмасын өчен, быел язын биш кешелек туплау шурасы оештырылды. Һәрберсеннән берәр вәкил кертелде. Шура рәисе итеп Уфадан күренекле этнолог, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдерәфыйков сайланды. Башкортстандагы татар төбәкчеләре белән элемтә тоту өчен шура составына мине дә керттеләр. Хәзер шура үз эшчәнлеген күркәм генә алып бара. Төбәкчеләрнең чираттагы җыелышын, Аллаһы боерса, август аенда түгәрәк өстәл рәвешендә Туймазы районының Төмәнәк авылында үткәрербез дигән ният белән таралыштык.

  • Әлеге язма «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 24 июль санында басылып чыкты. 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи