Авыруның температурасы икенче көн иртәсендә дә төшмәде. Киресенчә, утыз сигез дә алтыдан утыз тугыз да дүрткә күтәрелде. Доктор чакыртырга булдылар.
Авыруның температурасы икенче көн иртәсендә дә төшмәде. Киресенчә, утыз сигез дә алтыдан утыз тугыз да дүрткә күтәрелде. Доктор чакыртырга булдылар. Телефон аша иртәнге тугызда чакырылган врач кичке биштә генә килеп керде. Коридорда ашык-пошык өс-башын салып халат кигән арада, доктор үзенең бу хәтле кичегүен шул көннәрнең көчәя барган грипп авыруы белән аңлатты.
– Иртә торабыз да чабабыз. Өйдән өйгә. Сез өченче дистә менә, ә көндәлек норма унике-унөч авыру.
Кадыйр бу сөйләшүне ишетеп ята. Ошамый аңа боларны ишетү. «Нормадан тыш» авыру булуы ошамый. «Өченче дистә» ди бит әнә. Номерлы авыру ул хәзер. Кайчандыр белеп оныткан бер җыры исенә төшә. Күңелендә генә ул бу җырны хәзерге үз хәленә яраштырды:
Авырулар санын, номерлар тагып,
Дистәләп кенә саныйлар анда…
Жырда «эшчеләр санын» диелә һәм сүз революциягә кадәр булган Донбасс шахталары, шул шахталарда газап чиккән һәм «меңәрләп кенә» саналган эшчеләр турында бара. «Зәңгәр шәл» мелодрамасыннан. Булат ариясе. Ә монда шахта юк. Ишегенә, вируслары кереп-чыгып йөрмәсен диптер инде, җәймә корылган бүлмә. Бүлмәдә карават. Караватта авыру.
Шайтан алгыры!
Кадыйрның ачуы килә. Анысы өчен генә ачуы килми, әлбәттә. Өченче дистә түгел, нигә шунда өч йөзенче димиләр! Анысы борчымый Кадыйрны. Дәп-дәү башыңа караватта бәйләп салган кебек бер чарасыз ят, имеш. Тыныч кына ятсаң бер хәл иде әле. Онегинның чирле бабасыдай әле тегене, әле моны таптырып, башкаларны да бимазалап, «Когда же черт возьмет тебя!» хәлендә ятып кара әле син!..
Моңарчы Кадыйр тегенди-мондый гына сызлану, өшетү, чәнчү кебек хәлләрне аяк өсте уздырып килде. Шулай күнегелгәнгә диикме инде, әмма Кадыйрның авыру булып, бюллетень алып, аһ-уһылдап ятканы да, йөргәне дә юк иде. Ә бүген – түшәктә менә. Аяктан ектылар да куйдылар үзен. Егучысы кем диген? Грипп. Вирусный да теге-бу дип ачу китерәләр, җитмәсә.
– Мөмкинме?
Уйлар сибелде. Бүлмәгә доктор керде. Ак халатлы, чәч бөдрәләре яулыгы кырыеннан алкаланып чыгып торган, түгәрәк һәм ап-ак тулы йөзле, тулы йөзендә нур өстенә нурдай балкыган кара шомырт күзле, яхшы күңеллелеге беркадәр кабарынкырак иреннәреннән сизелеп торган, урта яшьләрдәге, һәрхәлдә яше әле утызга җитмәгән, җитсә дә бер ике-өч елдан соң гына җитәр төсле күренгән, халат эчендә булуга да карамастан, буе-сынының сылулыгы бәреп торган мөлаем хатын иде бу. Аның «мөмкинме?»не әйтеп кергән минутындагы елмаюыннан бит урталарында туган сихри чокырларны да күреп өлгерде Кадыйр. Күз аллары яктырып, күңеленә ямь кереп китте. Гаҗәеп бер минут иде бу. Әйтерсең тышта яз икән. Яз икән дә, бар җирне яздагыча ак күбеккә күмеп, ләйсән явып узган икән. Яңгыр узуга, тәрәзәләрне ачып жибәргәннәр икән…
Бала чагында Кадыйрның олысыннан алып кечесенә кадәр куаныч китергән яңгыр артын күргәне бар. Шул исенә төште аның бүлмәгә бу ак халатлы хатын килеп кергән минутта.
Доктор авыруның температурасын үлчәде, пульсын санады, йөрәк тибешен тыңлады, тамагын карады. Грипп. Аннары киңәшләр бирде: бүлмә һавасын иртә-кич алыштырырга, кайнар чәй. Лимон белән булса – бигрәк тә яхшы. Ике рецепт язды. Рецепт язган арада, авыруга режим сакларга, тормаска кушты, югыйсә гриппның бик хәтәр нәтиҗәсе дә була икән.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 25 сентябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала