Мәшһүр классигыбызның моңа кадәр гамәлдәге язуда бастырылмаган әсәрләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Әмирхан Еникинең әлеге нәсере «Безнең юл» журналының 1929 елгы беренче санында дөнья күрә. Ул яңалифта язылган. Әсәр ахырында автор исеме «Әмирхан Еники» дип бирелгән. Ихтыяр Кыямов
– Ялангач агачлар, сары яланнар, корыган чишмәләр! – Матурлыгыгызның сулуы белән, матурлыкны сөйгән күңелләрне, яшәргә теләп типкән йөрәкләрне суырып тордыгыз.
– Үләбез!
– Сүнәбез!
– Матур кочагыбызда матурлыкны сөеп туймаган кешеләр килегез! Кайгырып башларыгызны иегез!.. Туңган өстебезгә кайнар яшьләрегезне түгегез! дия идегез. Инде тынычланыгыз!..
Сүнгән матурлыгыгыз белән кешеләрнең шат рухларын суырып борчылмагыз!
– Аһ, шатланырга тели идем!
Күкрәгемнең чиксез шатлыктан, ташып тулкынлануын тели идем. Күзләрем белән шиңгән чәчәк урынына яңа-яңа матурлык эзли идем. – Ахыры таптым.
Ахыры мин дә күзләрем белән елмайдым. Йөрәгем белән сөендем…
– Күрәсез!
Әнә ничек салмак кына, җилбезәкләнеп ак мамык карлар ява.
Көзнең күңелсез кара-соры төсе яңа матур аклык белән чорнала… Ә һава, һава – кар салкыны аңкыган саф һава – кайнар йөрәккә шундый дәва!
– Менә күзләремне йомам да сулыйм!.. Өзелеп сулыйм!..
Аһ, шундый иркен, шундый рәхәт, чиксез рәхәт, тирән сөенечтән!
Күкрәгем салкын һаваның кайнар шатлыгы белән тула…
– Менә. Аңлыйсызмы?!
Яшәргә теләү шундый көчле, яңа шатлык, яңа матурлыклар сорау шундый чиксез, киләчәк көннәремне сагынып сөенгән күңелем шундый-шундый керсез…
– Көннәрем, таңнарым, беренче кар шатлыгыдай яңа шатлык белән, салкын кар һавасыдай саф, таза хисләр белән тулсыннар!
– Ак мамык карлар җиргә яусыннар!..
Яусыннар!.. Яусыннар!..
Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала