Миллият сүзлеге Уку өчен 2 минут

Тамырга карарга кирәк...

«Мәдәни җомга» газетасының 2025 елның 47 нче санында (28 ноябрь) дөнья күргән ике язма кулга каләм алырга этәрде.

Иршад ГАФАРОВ, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.
Иршад ГАФАРОВ, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.

Ул язмаларның берсе «Милли рух сагындагы хәтер» дип атала һәм редакциянең төбәкчелек хәрәкәте җанатарларын түгәрәк өстәлгә җыеп сөйләшүгә багышлана. Анда төбәкчелек хәрәкәтенең оешуы, алда торган бурычлар искә алына. Академик даирәләрнең бу эшкә ярдәм кулын сузарга ашыкмавы, әлегә төбәкчелек хәрәкәтенең таркаурак булуы, матди ярдәм кирәклеге турында да моң-зар яңгырый. Шулай ук башкорт күршеләрдә бу эшнең күпкә яхшырак оешканлыгы әйтелә.

Мин дә кайбер фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Язмамның әдәби персонаж Козьма Прутковның «Зри в корень!» афоризмы белән «Тамырга карарга кирәк...» дип аталуы юкка гына түгел. Бу очракта тамыр – җанисәп кәгазьләре ул.

Минем карашка, төбәкләр тарихын өйрәнүдә күбрәк Казан тирәсенә игътибар бирелә, ә ераграк төбәкләр күләгәдә кала. Берничә мисал. Мәсәлән, күренекле дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани турында сүз барганда, гадәттә, Арча ягы гына искә алына. Ә бит аның үзе язуынча, тамырлары Чүпрәле якларыннан: «Мелла Габденнасыйр (Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы) бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф... Тумышы белән Тау ягыннан, Сембер тирәсендәге Иске Чокалы карьясеннән». Сәйфелмөлек хәзерге Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында имам-хатыйб һәм мөдәррис вазифаларын башкара. Аның хатыны шул ук районның Татар Шатрашаны авылыннан Бибирабига Мөслим кызы була. Әлеге никахтан дүрт ир балалары туа. Мәрҗани язганча: «...мелла Габденнасыйр, мелла Габделмәннән, мелла Хәмиди һәм Мөхәммәдьяр исемле угыллары калды. Сәйфелмөлек, озак гомер итеп, Иске Чокалы авылында йөз яшенә җитеп вафат була һәм шул авылның каберлегендә җирләнә. Хатыны Бибирабига 1787 елда вафат була». Шиһабетдин Мәрҗани аларның каберләре бер-берсенә якын булуы һәм аларны зиярәт кылырга баруы турында да язып калдырган.

Сәйфелмөлекнең өченче улы Хәмиди әтисеннән соң шул ук авылда имам һәм хатыйб булып тора. 1871 елда вафат булып Иске Чокалы зиратында җирләнә. Аның Баһаветдин һәм Шиһабетдин исемле балалары кала. Шулай булгач, Мәрҗани 1860 елда бабасы Сәйфелмөлек каберен зиярәт кылганда аның белән очрашкандыр дип фаразлыйк. Шул вакытта ул Хәмидидән үзенең бабалары Мозаффар һәм Мортаза Гали улы турында да мәгълүмат алгандыр. Чөнки заманында Мортаза Татар Бизнәсе авылында (шулай ук Чүпрәле районында) имам һәм мөдәррис булып тора. Аның вафатыннан соң имам булып улы Мозаффар кала. Мәрҗани язуынча, ул 1795 ел азагында бакыйлыкка күчкән. Моны ул аның урынына калган Хисаметдин мулланың 1801 елда закон буенча тиешле указ алуыннан чыгып яза. Мортаза белән Мозаффар каберләренең бер-берсенә якын урнашуын да искә ала. Ул 1860 елда аларның каберләрен дә барып караган (бу турыда авыл тарихына багышланган китапта да языла).

Мәрҗанинең бабасы Габденнасыйр хәзерге Арча районындагы Ашыт авылында озак еллар зур мәдрәсә тоткан. Ике авыл арасы шактый булса да, ул туган төбәген онытмый, якташлары белән бәйләнештә тора дип тә уйларга нигез бар. Моны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләрнең тәхәллүсләре дә раслый. Менә алар: мелла Сәйфетдин бине Бәшир әл-Чокалый, мелла Фәтхулла бине Вәлид әз-Задури, мелла Бәшир бине Җомга әл-КараКитави, мелла Ибраһим бине Яһүдә әл-Шәйморзавый, мелла Габделмәннән бине Сөбхан әлЧокалый. Тәхәллүстә аталган Чокалы, Задур, Каракитә, Шәйморза авыллары туган Чүпрәле төбәгемдә урнашкан. Шулай булгач, халкыбызның мәшһүр улы Шиһабетдин Мәрҗани чүпрәлеләр өчен аның нәсел тамырлары шушы җирлеккә тоташуы белән дә якын һәм кадерле.

2025 елның декабрендә республикада күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Композиторның язмышына уңай йогынты ясаган җизнәсе, заманында Казанда «Шәрык клубы»н оештыручыларның берсе, тәүге фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм беренче мөхәррире Шиһаб Әхмәров турында да берничә җылы сүз әйтү урынлы булыр. Ул да чыгышы белән Чүпрәле районы Задур авылыннан.

Бу уңайдан әле дә кайбер татарстанлыларда «мишәр» атамасына тискәре караш яшәвенә тукталмый булмый. Моны үзем шаһит булган мисаллар белән дә раслап булыр иде. Күп еллар әлеге мәсьәләне өйрәнергә туры килде. Шуның нәтиҗәсе булып «Әдәби тел һәм мишәр диалекты» исемле китап язылды. Анда без, галимнәр раслаган, әлеге диалектның татар әдәби теленең морфологиясе һәм синтаксисына гына түгел, ә телнең үзе оешуында да актив катнашканлыгын билгеләп үттек. Чөнки телне тулаем белми торып, аның грамматикасын төзеп булмый. Моны хәзерге заманда татарча өч-дүрт сүз генә белгән балаларга кагыйдәләр ятлаттыру да раслый.

Шуны искәртәсе килә – «мишәр» атамасының ике мәгънәсен таптык дияргә була: Мещера төбәгеннән күчеп килүче һәм катлам (сословие). Патша заманында үткәрелгән җанисәп кәгазьләрендә, ә алар ун тапкыр була, без «мишәр» атамасын очратмадык, бабаларыбыз «йомышлы татарлар» дип язылганнар.

Бу атамага без махсус тукталдык, чөнки ул Башкортстанда да күп тапкыр искә алына. Әле 1879 елда ук Уфа губернасында 138 мең мишәр, 107,3 мең татар исәпләнгән. Башкорт Үзәк статистика идарәсе чыгарган китапчыктан күренгәнчә, 1920 елда Башкортстанда 120 мишәр авылы исәпләнгән. Моңардан тыш, катнаш милләтләр яшәгән 60 ка якын авыл булган. Авыллар зур булып, мәсәлән, Карболка, Түбән, Ахун авылларында – 4 меңнән артык, Яңа, Бузовяз, Яңа Муса авылларында 3 мең чамасы кеше яшәгән.

1926 елда үткән Бөтенсоюз җанисәбендә Башкортстанда 137,9 мең мишәр аерым халык булып күрсәтелә. Аларны без Пенза өлкәсендә дә очратабыз (100,6 мең). Җанисәптә шулай ук халыкның туган телен күрсәткән мәгълүмат та китерелә. Анда 23126 кеше сөйләшкән нугай һәм 11165 кеше аралашкан нагайбәк телләре күрсәтелә, ә 238 мең кеше куллана торган мишәр теле бирелми. Бу ике төбәктәге халык саны гына, чөнки бүтән төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, мишәрләр күрсәтелми. Сәбәбе - мишәрләр гомер буе туган тел дип татар телен атаган. Алар бүтән җанисәптә күрсәтелми, чөнки тарихи дөреслек җиңә, мишәрләр татар булып языла.

Башкортларның Рус дәүләтенә ирекле кушылулары турында сакланган берничә риваятькә тукталасы килә. Яңауллылар сөйләве буенча, Казан воеводасына илче булып Гайнан ыруыннан Айзияк бәй исемле бәндә барган. Ул Казаннан гайнанчы башкортларның рус патшасы кул астына күчүләре турындагы тузга язылган ярлык алып кайткан. Инде рус дәүләтендә китап бастыру башланган чорда воеводада кәгазь яки пергамент табылмавы, бер кешенең (!) туз ярлыгы алып кайтуы сәер тоела.

Икенче риваятьтә көньяк-көнчыгыш ыру һәм кавемнәрнең күренекле вәкилләреннән торган илчеләр чаңгыларда Казанга юлга чыгалар дип искә алына. Аларның 600 чакрым араны җитез юртаклар җигелгән бизәкле чаналарда түгел, ә чаңгыда үтүләре гаҗәпләндерә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында башкорт теле турында да бәхәсләр җитәрлек. Күршеләр Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендәге татар телен башкорт диалекты дип күрсәтергә тырыша. Аларга 1927 елда нәшер ителгән «Зур Совет энциклопедиясе»нә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Ул чорда әле милли мәсьәлә хәзерге кебек бәхәсле булмаган. Энциклопедиядән кыскача өзек: «...Кайбер тикшеренүчеләр башкорт телен татар диалекты дип саныйлар. Башкорт теленең морфологиясе һәм синтаксисы татарныкы белән охшаш; лексикада аерма бик аз. Соңгы вакытка кадәр башкорт әдәбияты булмады, ә милли әдәбиятны булдырырга тырышучы авторлар (Мәҗит Гафури, Давыт Юлтый, Бабич һәм башкалар) татар телендә язганнар...»

Башкортлашу сәясәте Өлкә комитетының беренче секретаре М.З.Шакиров вакытында колач җәя. Әлеге мәсьәлә КПСС Үзәк комитетының махсус Пленумында аерым күрсәтелә. Е.К.Лигачев чыгышыннан өзекне, укучыларга төгәл җиткерү өчен, тәрҗемәсез китерәм: «...Ненормальное положение сложилось, в частности, в Башкирии, где сначала были ликвидированы школы с преподаванием на татарском языке, а затем не стало школ с обучением и на других языках». Әлеге Пленумның нәтиҗәсе булып Социалистик Хезмәт Герое М.З.Шакировның «...за допущенные нарушения...» дигән ярлык белән эшеннән азат ителүен дә санарга кирәктер. Югыйсә, андый шәхесләрне вазифадан азат иткәндә бүтән эшкә күчү яки сәламәтлеге начарлану дигән сәбәп күрсәтәләр иде. Әлеге мисал Совет заманында да милли мәсьәләгә игътибарлырак булуны раслый.

Күпләрне борчыган сорау

«Мәдәни җомга» газетасында дөнья күргән икенче мәкалә укытучылар кытлыгына багышланган иде («Укытучылар кытлыгы туачагы турында уйлаучы булдымы?» Авторы – Рәфкать Ибраһим). Бу уңайдан бер вакыйганы искә аласы килә. 6-7 еллар элек «Татарлар» телевизион тапшыруында катнашкан идем. Шунда мин педагогика университетының Казан дәүләт университетына кушылуы турында: «Казандагы ике университетны кушу татар тарихы һәм мәгарифе өчен зур хата», – дип әйттем. Тапшыру чыгачагы турында танышларыма да хәбәр иттем. Ләкин экранда безнең гәпләшү урынына аквариумдагы балыкларны күрсәттеләр... Техник сәбәп аркасында булмады дип аңлаттылар. Икенче атнада барысы да ачыкланды. Минем университетларны кушуга карата әйтелгән фикерем кемгәдер ошамаган, аны кисеп алганнар икән.

Педагогика университеты 1876 елда император Александр II указы белән укытучылар әзерләү өчен ачыла. Күп тапкыр исемен алыштырса да, һаман Татарстанга укытучылар әзерләгән һәм күрше төбәкләргә педагогика институтларын ачуга да нигез булган ул.

Миңа заманында юбилей уңаеннан «ТГГПУ 130 лет» исемле саллы гына китап-альбомның төзүче-авторы булырга туры килде. Шуңа да эш дәвамында бу уку йортының зур тарихы белән ныклап таныштым. Биредә барлык предметларны да татар телендә дә укытырга әзерләүче махсус төркемнәр оештырыла, абитуриентларга укырга керу имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеге, авылдан килгәннәр өчен кайбер ташламалар да каралган иде. Милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү өчен аерым бүлек эшләде, анда махсус, мәсәлән, «Рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы» исемле курс укылды. Хәзер боларның берсе дә юк. Булырга мөмкин дә түгел, чөнки университет федераль программа буенча эшли, ә анда милли һәм төбәк компонентлары каралмаган. Педагогика университетында булачак укытучыларга психология, педагогика, методика буенча белемнәр бирелде, алар мәктәпләрдә тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә беренче дәресләрен үткәрде.

Институтта читтән торып уку бүлеге эшләде. Анда киләчәктә тормышларын мәктәп белән бәйләргә теләүче мәгариф хезмәткәрләре барлык төр предметлар буенча югары белем ала иде.

Шуны да искәртергә кирәк, бүген укытучыларга карата җәмгыятьтәге вәзгыять тә үзгәрде. Алар хокуксыз калды, чөнки укытучы укучыга кисәтү дә ясый алмый, ә алар хәтта укытучыга кул күтәрү очракларына кадәр барып җитә.

Берничә ел элек мәгариф хезмәткәрләренең эш вакытларын ничек үтәүләрен өйрәнү өстәмә хезмәтнең тиеш булган эш вакытыннан 85 процентка артык булуын күрсәткән. Шул ук вакытта куелган вакыттан артык эшләгән өчен аларга төп хезмәткә түләүнең 40 проценты гына түләнүе билгеле булган.

Кешенең җәмгыятьтәге урынын аның матди хәле, ягъни күпме хезмәт хакы алуы билгели. Мәсәлән, ХХ гасыр башында Сембер губернасының Буа өязендә укытучыларга айга 29 сум 20 тиен түләгәннәр. Шул ук вакытта шахтерлар 20 сум 90 тиен, нефть чыгаруда эшләүчеләр 23 сум 10 тиен, алтын приискаларындагылар 25 сум 50 тиен алган. Билгеле, хәзерге чорда мондый чагыштыру укытучылар файдасына түгел.

Биредә В.И.Ленин сүзләрен искә аласы килә: «Халык укытучысы бер буржуаз җәмгыятьтә дә булмаган, юк һәм булмаячак югарылыкка куелырга тиеш... Бу рәвешкә безгә иң элек, иң элек һәм иң элек – аның матди хәлен күтәрү өстендә эшләү юлы белән барырга кирәк».

«Университетны саклап калып була идеме?» – дигән сорау күпләрне борчый. Мисаллар нигезендә моңа уңай җавап биреп була. Моның өчен бары коллектив белән әйбәтләп сөйләшергә, киңәшергә кирәк булды. Дөрес, коллективны җыйдылар, ләкин анда кушылу турында гына игълан ителде. Биредә кайберәүләрнең буш вәгъдәләргә ышануы, икенчеләренең бабаларыбызның «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дигән мәкален белмәүләре яки оныткан булуы роль уйнады.

Ә педагогик уку йорты бик кирәк! Инде ничә еллар республика мәктәпләрендә математика, физика, рус теле, башлангыч сыйныфлар һәм башка кайбер фән укытучыларына кытлык хөкем сөрә. Әгәр пенсионерлар да китсә, кем укытыр? Урамнан кем керде, шуны чакырырбызмы?

  • Әлеге язма «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 16 гыйнвар санында басылып чыкты. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи