Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Мидхәт Миншинның тууына – 90 ел

Шагыйрь, журналист, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бихисап шигъри әсәрләр, җырлар, «Васыять», «Башаклар җыры» дигән китаплар авторы, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин 1936 елның 26 сентябрендә Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылында туа. 2009 елның 25 декабрендә Казанда вафат була.

Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин.
Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин. 

Аккош йөзә, дәрья гизә

(Татар халык көе)

 

Аккош йөзә, дәрья гизә –

Хәерле юл теләдем;

Кайларда да онытылмый ул

Туган-үскән җирләрең.

 

Аккош оча, таулар кичә,

Канатлары талмыйдыр;

Сагынулардан саргайса да,

Туган җирен таныйдыр.

 

Аккош йөзә, дәрья гизә –

Дулкыннарда эзләре;

Кем булсаң да, туган җиргә

Кайтмый йөрәк түзәме?!

 

Алтын-көмеш

(Татар халык көе)

 

Алтын-көмеш, алтын-көмеш,

Күз чагыла – карасаң.

Алтын-көмеш кирәк түгел,

Бер-береңне аңласаң!

 

Алтын-көмеш, алтын-көмеш,

Саф алтын да табыла.

Алтын-көмеш куеп булмый

Мәхәббәтнең сагына.

 

Алтын-көмеш тау булса да,

Күңелләрне җылытмый.

Бәхетлеләр яшьлектәге

Вәгъдәләрен онытмый.

 

Алтын-көмеш чыңнарыннан

Башларың әйләнмәсен.

Алтын-көмеш чылбырларга

Хыяллар бәйләнмәсен.

 

Кызыл юрга

(Резеда Ахиярова көе)

 

Йөрәгемә көмеш тәңкә тездем,

Кулларымда — сары каеш тезген.

Кызыл юрга, ялларын уйнатып,

Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

 

Күрде мәллә яңа йөгәнемне,

Аңладымы нигә йөргәнемне –

Кызыл юрга, ялларын уйнатып,

Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

 

Ашыкмый шул йөгән кидерергә,

Горур башын түбән идерергә.

Кызыл юрга, ялларын уйнатып,

Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

 

Үпкәләмә миңа, кызыл юрга,

Чакыралар безне озын юлга

 Кызыл юрга, ялларын уйнатып,

Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

 

Тормыш арбасына җигеләбез,

Икәү бергә булсак, тилмермәбез:

Кызыл юрга, тел белгән шикелле,

Миңа карап канатын җилпеде.

 

Балтачым

(Фәрит Хатыйпов көе)

 

Таш өстендә гөлләр үстерердәй

Кешеләрең синең, Балтачым.

Кем туса да газиз туфрагыңда,

Гел бәхеткә таба атласын.

 

Балтачым, Балтачым…

Гел бәхеткә таба атласын.

Шушма буйларыннан дәртле җырың

Еракларга китә, Балтачым.

 

Мәйданнарны тотсын батырларың,

Хезмәтләрең илдә макталсын.

Балтачым, Балтачым…

Хезмәтләрең илдә макталсын.

 

Бөреләнеп үскән талларыңа,

Сандугачлар кайта, Балтачым.

Кая сузылса да язмыш юлы,

Син үзеңә безне тартасың.

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи