1993 ел... Югары белем алырга бу якларга килергә әзерләнгән вакытлар... Әтием хәер-фатихасын бирсә дә, әнием икеләнә, курка. Бер белмәгән илгә, 3000 чакрым ераклыктагы җиргә 18 яшьлек баласын җибәрәсе килми иде аның – ана йөрәге бит...

Фатиһ Кутлу китабын тәкъдим итү чарасында катнашкан татар язучылары
Әниемне күндерер өчен тегеләй дип әйтеп карыйм, болай дип әйтеп карыйм, юк, әнием ныклы фикергә килә алмый. Ахыр чиктә башыма бер уй килде. Безнең Марашта «Башта – төш, аннан – эш» дигән мәкаль бар. Әнием туганнар арасында төшләр күрү, аларны юрый белү белән данлыклы кеше иде.
– Әйдә, әни, күңелең бик үк тыныч түгел икән, истихарәгә – төшкә ятып кара әле. Нәрсә күрерсең икән? – дидем. – Ярар, улым, – диде әнием.
Әниемнең төшенә ике күренеш кергән. Аның берсе: минем өстә камзулга, япанчага охшаган, йоннан бәйләнгән ак кием булган. Икенчесе: Коръәндәге «Каләм» сүрәсен күргән.
Төштә ак төс яхшыга юрала. Әнием «Каләм» сүрәсен гыйлем эстәү, белем алуга юрады. Һәм шулай итеп, күңеле тынычланып, ризалыгын бирде.
Әниемнең төштә «Каләм» сүрәсен күрүе турында соңгы елларда башкачарак та уйлый башладым әле...
Мәктәптә безне алтынчы сыйныфтан алып унынчы сыйныфка кадәр укыткан, телебезгә, әдәбиятыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләгән Аһмәт абый Йүзәрогълу Татарстанга киткәндә миңа алтын киңәшен биргән иде. Юк, киңәш кенә түгел бу, тезләнеп, ялварып соравы булды дисәм дә, арттыру булмастыр: «Фатиһ балам, син анда киткәч, көндәлек алып бар. Бөтенләй икенче дөнья бит ул. Сиңа анда бар нәрсә дә яңа, кызык булачак», – диде.
Ходай күңелемә язу дәртен дә салгандыр, күрәсең, мин мөгаллимемнең киңәшен тыңладым, һәм каләм ул вакытта ук минем аерылгысыз якын дустыма әверелде. Каләм һәм көндәлегемне һәрвакыт янымда йөртә идем. Хисләремне, уй-кичерешләремне эшкә барганда-кайтканда, хәтта автобуста да яза идем. Беркөнне автобуста нәрсәдер язасым килеп китте. Дәфтәр – янымда, ә каләмем юк икән. Шашынып өс-башымны капшыйм, кесәләремне актарам, юк, каләмем юк! Үләм дип торам! Бу халәт миндә ничә ел дәвам итте. Рульгә шуңа соң утырдым да инде мин – 42 яшьтә генә…

Язучы-тәрҗемәче Фатиһ Кутлу һәм аның кызы Равза Кутлу.
Сүз уңаеннан, мин – этимология фәненә гашыйк кеше. Ул фәнне үземчә «ихтимология» дип тә атыйм. Соңгы елларда «каләм» сүзе турында уйлана башладым. Бу сүзне гарәпчә дип беләбез. Ләкин миндә моңа шик туды. Гарәп телендә «язу» сүзе «кәф», «ти», «би», ягъни «к», «т», «б» хәрефләре белән бирелә. Кятиб, китаб, мәктәб, мәктүб – болар бер тамырдан. Ә «каләм» сүзе «каф», «ләм», «мим» хәрефләреннән тора. Ә язу әсбабы ул «к», «т», «б», ягъни язу фигыленнән ясалырга тиеш иде ләбаса. Мәсәлән, (шушы көннәрдә генә исемә төште бу) «каләм» сүзе төрекчәдә булса, аны «язгыч» дип рәхәтләнеп атап булыр иде. Ярар, «Куббәалты» дигән төрек теленең аңлатмалы сүзлегеннән карасам, шикләнүләрем хак булган! «Каләм» сүзе нигездә борынгы грек сүзе булып чыкты. Оригиналда ул «каламос» икән. Ә каламос «камыш», «камыш каләм» дигән мәгънәгә ия. Бу сүз грекчадан гарәп теленә кергән һәм аннан төрки телләргә күчкән. Шатлыгымның чиге булмады, бу минем өчен зур ачыш булды!
Белем алу мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанга килгәнче инглиз теле белән мавыга идем. Мәктәптә инглиз теле керсә дә, укытучыларыбыз инглиз теле укытучылары түгел иде... 11 сыйныфта укыганда, инглиз телен яхшы итеп өйрәнергә дип, махсус китаплар, кассеталар ала башладым. Җәй көне шәһәребезгә килгән туристлар белән инглизчә сөйләшергә тырыша идем. Ә монда килгәч, татар әдәби теленең безнең Мараштагы җирле сөйләм теленә якынлыгын күреп шаккаттым һәм моңа бик шатландым. Шул рәвешле татар теле күңелемә якын булып китте, һәм мин, бер ай дигәндә, Аллаһының рәхмәте белән, татарча сөйләшә башладым. Ул вакытта куен дәфтәрем кулымнан төшми иде. Һәр сүзнең татарчасы белән кызыксынам, халыкның сөйләшкәнен дикъкать белән тыңлыйм, яңа сүзләрне, җөмләләрне дәфтәргә теркәп бара идем.
Беренче елны Чаллы дәүләт педагогика институтында татар теле һәм рус теле буенча әзерлек курсында укыдык. Беренче мөгаллимем, татар телемә нигез салучы, галимә, шагыйрә Рәзинә апабыз Мөхиярова булды. Рәхмәт яусын аңа! Шул бер ел уку вакытында татар теленә булган мәхәббәтем инглиз теленнән өстенлек алды... Ә әзерлек курсында Төркиядән бер мин генә түгел идем. Калган иптәшләр, татар теле белән генә ерак китеп булмас, безгә инглиз теле буенча да белгечлек алырга кирәк, диделәр. Шуннан Алабуга дәүләт педагогика институтында татаринглиз теле бүлеге барлыгын белеп алдык. «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», – диләр бит. Милләттәшләрем шунда күчәргә теләгәч, мин дә аларга иярдем.
Алабугада, минем бәхетемә, татар теле һәм әдәбияты буенча бик көчле укытучыларга эләктек. Баштагы елларда Әлфинә апа Сибгатуллина, Мөнир абый Нигъмәт, Хәлил абый Сәлимов, Леонид абый Арсланов, алга таба Филүс абый Галләмов, Гүзәл апа Әдһәм, Фәридә апа Габидуллина укытты.
Мөнир абый һәм Әлфинә апа безне ел саен диярлек әдәби-музыкаль кичәләргә әзерли иделәр. Әйе, Алабуга институтында мин татар теле җәннәтенә эләктем... Язмыш мине биш ел буе шул җәннәттә татар әдәби мохитенә әзерләгән, күрәсең...
Безне институтка кабул иткән хөрмәтле ректорыбыз Наиб абый Ләисовтан башлап барлык мөгаллимнәребезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Бүген татар әдәбиятында Фатиһ Кутлу исеме ишетелә икән, аның чишмә башында алар тора... Барысына да Аллаһның рәхмәте яусын!
Ә мине әдәбият дөньясына алып килгән төп вакыйга татар әдәбиятының балкып торган йолдызы, олпат әдип Аяз Гыйләҗев белән танышуыбыз булды... Шул рәвешле тормышымда тәрҗемә дөньясына тәрәзә ачылды. Аяз абыйның «Өч аршын җир» повесте Төркиядә зур яңгыраш алып, аның хакында бер-бер артлы мәкаләләр басыла башлагач, миндә аның повестьларын тәрҗемә итү дәрте бермә-бер артты. Бу эшне башкару бер дә җиңел булмаса да, Аяз абый шикелле олы әдипне Төркиядә танытуны үземнең бурычым дип санадым – тарихи бурыч... Аяз абыйның әсәрләрен тәрҗемә иткәндә миңа бик булышкан Нәкыя апама олы рәхмәтлемен! Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем.
2009 елда Хатыйп абый Миңнегулов, Разил абый Вәлиев, Искәндәр абый Гыйләҗевнең тәкъдимнамә хатлары белән, бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителдем. Тормышымдагы иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе булды бу! Хөрмәтле әдипләр мине үз каләмдәшләре рәтенә керттеләр, үз канатлары астына алдылар! Рәхмәт яусын аларга!
Татар әдәбияты бик бай. Бу байлык белән Төркияне таныштырырга, туганлык җепләребезне ныгытырга кирәклегенә инандым. Бүгенге көнгә кадәр, Аллаһның рәхмәте белән, җитмешләп татар язучысының күпсанлы хикәяләре, бер роман, җиде повесть фәкыйрегез тәрҗемәсендә Төркиядә дөнья күрде. Әле кулымда басылмаган бер повесть, әзер өч роман бар. Шулхәтле эшне башкарып чыгуда минем иң зур таянычым – хатыным, татар кызы Гөлшатым булды! Ул минем өчен уңайлы шартлар тудыра. Гаиләдә ир-ат башкарырга тиешле эшләрнең дә бик күбесен ул үзе эшли. Шуның өчен хәләл җефетемә чиксез рәхмәтлемен! Сүз уңаеннан: без 2000 елның 30 сентябрендә өйләнештек. Ничә елдан соң гына белдем: 30 сентябрь ул Халыкара тәрҗемәчеләр көне дә икән…
Бу урында мин, 2022 елда Анкарадагы «Һәҗә» нәшриятында фәкыйрегез тәрҗемәсендәге «Хәзерге заман татар хикәясе» антологиясе дөнья күргәч, моңа бик шатланып, Төркиядәге «Һәҗә» журналында – төрекчә, «Казан утлары» журналында аерым татарча мәкалә бастырып чыгарган хөрмәтле мөгаллимем, галимә Әлфинә апа Сибгатуллинага олы рәхмәтемне белдерәм!
Әйе, мин өстенлекне тәрҗемәгә бирдем. Гәрчә унсигез яшемнән бирле кулымда каләм булса да, үземне язучыга санамадым (һаман да санамыйм). Икенчедән, язучылар күп, тәрҗемәчеләр юк иде. Бар көчемне тәрҗемәгә биргәндә, аратирә газета-журналларга да язгалый идем. Ләбиб абый Лерон, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире булгач: «Әйдә, Фатиһ, синнән мәкаләләр көтәм, иренмә, яз!» – диде. Әйе, иң элек ул дәртләндереп җибәрде мине. Аннан Айгөл ханым Әхмәтгалиева «Мәйдан» журналының әдәби бүлеген җитәкли башлагач, ул да язмалар сорый башлады. Алга таба «Мәйдан»да ул эшне Лилия ханым Гыйбадуллина дәвам иттерде. «Казан утлары»нда Равил абый Фәйзуллин, Илфак абый Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), аннан Рөстәм әфәнде Галиуллин да ул яктан миңа һәрвакыт хәерхаһлык күрсәттеләр. Барысына да олы рәхмәтемне белдерәм!
«Безнең мирас» журналында басылып чыккан истәлек-хатирә, юлъязмаларымның мөхәррире – шагыйрь Рүзәл әфәнде Мөхәммәтшин бер көнне: «Фатиһ бәй, сез бу язмаларыгызны китап итеп чыгарырга уйламыйсызмы? Халыкның яратып укыячагына шигем юк. Яшегез бер елдан иллегә җитә, илле елга бер китап чыгару кирәктер бит инде!» – дип, мине китап чыгарырга иң элек ул «котыртты», рәхмәт яугыры. Аннары Айгөл ханым Әхмәтгалиева узган елда, «кодалап»: «Нигә китап чыгармыйсыз? Газета-журналларда моңарчы басылып чыккан язмаларыгызны җыясыз да, караламасын нәшриятка тапшырасыз. Анда 2025 елгы планга кертсеннәр генә, аннары үзегез рәткә салырсыз. Бу эшнең әллә ни авырлыгы юк...» – диде.
Материалларны нәшриятка тапшырырга көннәр санаулы. Җиң сызганып, вакытымны кызганмыйча, моңа кадәр газета-журналларда басылып чыккан язмаларымны туплау хәстәренә керештем. Миңа библиографиямне әзерләп биргән Татарстанның Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек әфәнде Һадиевка, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гүзәлия апа Закировага һәм, әлбәттә, милли китапханәнең «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге» хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм! Язмаларымның күбесе электрон нөсхәдә булмаганлыктан, аларны китапханә архивыннан табу, аннары «ворд»ка күчертү бер дә җиңел эш булмады. Шулай да, башлаган эшне ташлау егетләргә килешми, дип, булачак китабымның караламасын әзерләп бетердем. Хәйран материал тупланды.
Дөнья күрәчәк дип өметләнгән китапка утыз ел чамасы архивымда яткырган диплом эшем – Төркиянең Әскишәһир каласында яшәүче татарларның күченү тарихына, фольклорына кагылышлы материаллар – хатлар, кыска җырлар һәм сөйләшү үрнәкләре кертелде. Китапта урын алган Әмин әфәнде Сакмарның латин хәрефләре белән җыйган кыска җырларны, кирилл әлифбасына күчереп, мине зур мәшәкатьтән коткарган, вакытында Алабугада укыткан шәкертем Гөлнур ханым Фарухшинага олы рәхмәтемне белдерәм!
Китапка кереш сүз дә яздырырга кирәк икән бит әле... Мин моны уйламаган идем. Баштан үткән хәл түгел бит! Язмаларны тәртипкә салганда киңәш-табыш иткән күренекле аксакал язучыбыз Факил абый Сафиннан кереш сүз язуын үтенергә батырчылык иттем. Бер мин генә түгел, бик күп кеше «әдәби йомыш» белән аңа мөрәҗәгать итә торгандыр. Ишеген шакыган кешене кире какмый торган олы җанлы Факил абый, рәхмәт яусын, мине дә тыңлады...
Әле китапка исем табасы да бар икән тагын... Яшерен-батырын түгел, башта күңелемә «Чүп-чар» дигән исем килде... Аннан «Төенчек» дигән исемдә тукталдым. Бу фикеремне Факил абыйга әйткәч, ул: «Синең саллы китабың төенчек булудан узган бит инде!..» – диде. «Алайса китапка үзегез берәр исем уйлап табыгыз әле, зинһар!» – дип сорадым. Ул, күпмедер вакыттан соң, «Кардәшлек кадере» дигән бик тә мәгънәле исем әйтте, рәхмәт яусын!
Нәшриятта, бәхетемә, китапка мөхәррир итеп Галимҗан абый Гыйльманов билгеләнде. Беренче чирканчык алуым бит... Бу эш газета-журналларда мәкалә бастыруга да, тәрҗемә китап чыгаруга да охшамаган икән. Үз китабыңны бастыру бигрәк катлаулы эш булып чыкты, ихлас әйтәм. Бу эшләрдән соң ул: «Китапның тышлыгы ничек буласын уйлый торырсың әле», – диде. Сөбханаллаһ! Бу турыда баш ватканда, һәрчак киңәшләшеп торган күренекле язучы Нәбирә апа Гыйматдиновага шылтыраткан идем, ул: «Фатиһ, ник баш ватасың аңа, Равза кызың, дизайнерлыкка укып, быел диплом алды, дисең. Яшьләр заманча, бүтәнчә фикерли, Равза эшләсен», – дип киңәш бирде. Дөресен әйткәндә, бу уй башыма да килеп карамаган иде. Ата-ана өчен бала һәрвакыт бала бит инде ул. Галимҗан абыйга шылтыратып, бу хакта әйткәч, ул: «Бик әйбәт, ясасын!» – диде. Без моңа сөендек. Равза да: «Ярар, әти, бик теләп, тырышып эшләрмен!» – диде.
Тышлыкны озак уйлап йөрдем. Факил абыйның «Марашның саф чишмәсе» исемле кереш сүзе белән әнием төштә күргән «Каләм» сүрәсе илһамчы булды безгә. Кызым белән уйлашкач, тышлыкны болай итеп ясарга булдык: Каһраманмарашның символы булган, мин Татарстанга килгән елны – 1993 елда төзелә башлаган Абдулхәмит хан мәчетеннән һәм Казанның символы Кол Шәриф мәчетеннән ургылып бер чишмә ага да, ул чишмәләр Татарстан урманнарының символы булган каен агачында кушылалар һәм ул каен каләмнән «Кардәшлек кадере» дигән китап туа. Равза бу уйларны бик тырышып, матур гына итеп кәгазьгә төшерде. Нәбирә апага тышлыкны җибәргәч: «Искиткеч матур! Афәрин!» – дигән хәбәр килеп иреште. Бу җавапка мин ышана алмадым. Күңелебезне күрер өчен генә шулай язгандыр, дип, шундук үзенә шылтыраттым. Юк, чыннан да, бик ошаткан икән Нәбирә апа! «Әйттем бит мин, Фатиһ, яшьләр заманча уйлый дип!» – диде ул. Тышлыкны Галимҗан абыйга җибәргәннән соң, ул да шундый сүзләр әйткәч, ата белән кызның ничек куанганын күрсәгез иде сез!.. Шулай да Галимҗан абый, өстәп: «Нәшриятның рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Ринат әфәнде Хәсәншинга күрсәтик, ул нәрсә әйтер икән?» – диде. Аннан түземсезлек белән җавап көтә башладык... Күпмедер вакыттан соң, Галимҗан абыйдан Ринат әфәнденең дә тышлыкны ошатуын һәм раславын ишеткәч, шатлыгыбызның чиге булмады! Ул хәтта: «Киләчәктә аңа башка эшләр дә бирербез әле», – дигән.
Шулай итеп, Равзабыз әтисенең беренче китабының тышлык рәссамы булды! Һәм бу – аның да беренче эше! Әти кешегә икеләтә шатлык бит! Сүз уңаеннан, бу Равзаның әтисенә беренче мәртәбә булышуы түгел бит... Хәтерләсәгез, 2014 елда, ул вакыттагы берлек рәисе Рафис әфәнде Корбанның идеясе белән, Төркиядә фәкыйрегез тәрҗемәсендә 28 язучыдан берәр хикәя урын алган «Алтын тиен» исемле татар балалар хикәяләре антологиясе басылып чыккан иде. Ул вакытта Равза 9 яшьлек бала иде. «Кызым, китапка кайсы хикәянең исемен бирик, әйт әле?» – дип сорагач (Равза ул хикәяләр белән танышкан иде), ул: «Алтын тиен»не, әти», – дигән иде...
Бу урында китабымны үз планнарына кертеп, көч куеп эшкәртеп, рәткә салып, редакцияләп, бизәп бастырып чыгарган Татарстанның төп нәшрияты – «Татарстан китап нәшрияты»на, мөхәррирем Галимҗан абый Гыйльмановка һәм нәшриятта эшләүче барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне җиткерәм!
Сүземне йомгаклап, әниемнең мин монда укырга килер алдыннан күргән төшенә әйләнеп кайтасым килә. Хәзер уйлыйм да, аның «Каләм» сүрәсен укуы, улының гыйлем эстәве белән беррәттән, киләчәктә әһле каләм булачагына да ишарәләгән икән, дим.
«Кардәшлек кадере»ндәге язмаларым әдәби-сәнгати яктан, бәлки, бик камил дә түгелдер. Татарча каләм тибрәтүдән бөтенләй туктап, тәрҗемә белән генә шөгыльләнүне дәвам иттерергәдер, бәлки?.. Мин моны укучыларның гадел хөкеменә тапшырам...
Ничек кенә булмасын, ватанында туып-үсеп, 18 яшьтә генә татар телен өйрәнә башлаган башка милләт баласының татарча иҗат иткән әлеге китабы татар әдәбияты тарихына кереп калыр дип уйлыйм...
Июль-ноябрь, 2025 ел
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала