Ямьле апрель аеның беренче яртысында Язучылар берлегеннән без өчәү – хөрмәтле әдипләребез Лирон абый Хәмидуллин, Зиннур абый Мансуров һәм фәкыйрегез, Милли китапханәдән Рәмзия ханым Закирова белән Рәзинә Хәйретдинова, «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән этно-мәдәни эстафета уңаеннан, Кайбыч районына юл тоттык. Автобус йөртүче абый радионы кабызган иде. Янәшә утырган Зиннур абый белән гәп куертып барабыз. Бермәлне радиодан яңгырый башлаган җыр игътибарымны җәлеп итте. Җырның көе, сүзләре, башкарылуы мине тәмам сихерләде. Ни гаҗәп, ничә ел монда – Татарстанда яшәп, бер дә ишетмәгәнмен аны! Җыр җырланып беткәнче, тиз генә кулыма кәгазькаләм алдым һәм, «Инде буй җитсәм дә...» дигән җирен исемдә калдырып, язып куйдым. Телефонымда мобиль интернет юк иде ул вакытта. Кич белән, өйгә кайткач, ютубтан табып тыңлармын әле, дидем...