Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Имбирьны нәрсәләр өчен кулланалар?

Имбирьны нәрсәләр өчен кулланалар?

Зәнҗәбил (имбирь) - Һиндстан утрауларында үсә торган бер үсемлекнең тамыры. Медицинада бик киң кулланыла. Аерым алганда, температуралы кешегә ашкайнатуын көчәйтү һәм җиңеләйтү өчен кулланалар. Тагы эч...

Зәнҗәбил (имбирь) - Һиндстан утрауларында үсә торган бер үсемлекнең тамыры. Медицинада бик киң кулланыла. Аерым алганда, температуралы кешегә ашкайнатуын көчәйтү һәм җиңеләйтү өчен кулланалар. Тагы эчке катуларга, чәнчешүләргә, бармак буыннары сызлаганга файдалы. Шулай ук күкрәк авыруларына, тавыш беткәнгә файдасы күп. Башка дарулар составында да кулланыла. Зәнҗәбил куәт бирүчеләр төренә керә. Аны уып, 18 бодай кадәр шикәр белән катыштырып кулланалар. Зәнҗәбил аптекаларда да сатыла. Аның мораббасы (вареньесы) шулай ук яхшы. 



Каюм Насыйри
Фото: pixabay
#Каюм Насыйри #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи