Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча “Ир хакы” дигән яңа радиоспектакль эфирга чыкты (АУДИО)
Узган атнада безнең радионы тыңлаучылар өчен зур вакыйга булды. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме
белән әзерләнә торган радиоспектакльләрнең чираттагысы дөнья күрде. Язучы Ләбиб Леронның “Ир хакы” исемле әсәре буенча куелган әлеге тамашаның премьерасы 28 июнь көнне эфирга чыкты.
Бу атна исә тулысы белән тыңлаучыларыбыздан килгән котлауларны телефоннан кабул итеп һәм аларның фикерләрен тыңлап узды. Чыннан да радиога берегеп яшәүче халыкта зур кызыксыну уяткан бу әсәр. Тетрәнеп, күңелләре белән үксеп тыңлаучылар күп булган. Чөнки темасы актуаль -тормышта булган хәлләргә нигезләнеп язылган гыйбрәтле кыйсса. Анда ир
хакын хаклап яшәүче тугрылыклы хатын һәм гаилә җылысының кадерен белмәүче көнчел ир арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Ахыры фаҗига белән тәмамлана. Кеше үлгәндә аның җаны күбәләккә әверелә, диләр – шундый ышану бар, тик менә Рафисның җаны чыккан вакытта бер мескен чебен хастаханә тәрәзәсеннән чыгып китә алмыйча бәргәләнә.
Баш каһарман Галимә ролендә – Гөлчәчәк Хафизова, аның ире Рафис ролен Ирек Хафизов башкара. Автор текстын Илдус Әхмәтҗан яңгырата. Сценарий авторы – бик күпләрнең яраткан язучысы Марат Кәбиров, ул радиодраматургия жанрында да үзен чын оста итеп күрсәтте.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА