Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Хуҗасыз йорт

Хуҗасыз йорт

Утлар сүнгән. Хуҗасыз йортКемне каргап ятадыр?Шушындый йортларга карап,Җанда сагыш артадыр. Ишек алдын җәен - чирәм,Кышын карлар басадыр.Ябылып бетмәгән капка -Каерып җилләр ачадыр.Әле кайчан сау хуҗа...

Утлар сүнгән. Хуҗасыз йорт
Кемне каргап ятадыр?
Шушындый йортларга карап,
Җанда сагыш артадыр. 
Ишек алдын җәен - чирәм,
Кышын карлар басадыр.
Ябылып бетмәгән капка -
Каерып җилләр ачадыр.
Әле кайчан сау хуҗалар
Инде гүрдә ятадыр.
Балаларның үз кайгысы,
Монда сирәк кайтадыр.
Хуҗасыз йорт. Шомлы тынлык.
Күңелне моң басадыр.
Үги калган бу нигездән
Фәрештәләр качадыр.
Хуҗасыз йорт. Бер уйласаң,
Гаепләү дә хатадыр.
Бәлки, "өстәгеләр" безне
Бетерәбез, дип ятадыр.
Идият Әширов
Фото: pixabay
#Идият Әширов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи