Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Хушыгыз, хыялларым

Хушыгыз, хыялларым

Алып килдең таңнарымныңАлларга буялганын,Ал таңнарым карайдылар —Хушыгыз, хыялларым! Алып килдең шатлыкларныңЕфәккә уралганын,Шатлыклардан кайгы калдыХушыгыз, хыялларым!Җилдәй йомшак чәчләреңнеИркәләп...

Алып килдең таңнарымның
Алларга буялганын,
Ал таңнарым карайдылар —
Хушыгыз, хыялларым! 
Алып килдең шатлыкларның
Ефәккә уралганын,
Шатлыклардан кайгы калды
Хушыгыз, хыялларым!
Җилдәй йомшак чәчләреңне
Иркәләп туялмадым,
Үз чәчләрем җилгә очты —
Хушыгыз, хыялларым!
Хушыгыз!
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
#Әнгам Атнабаев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи