Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гашыйк ич мин сиңа

Гашыйк ич мин сиңа

Гашыйк ич мин сиңа,гашыйк ич мин,чәчләремә карлар кунса да,күзләремә сеңгәнсүнмәс яшьлек төсемкояш, яңгырлардан уңса да.Гашыйк ич мин сиңа,йөрәгемдәберкем кагылмаган хисләр бар.Күзләремдә минем,бәлки,...

Гашыйк ич мин сиңа,
гашыйк ич мин,
чәчләремә карлар кунса да,
күзләремә сеңгән
сүнмәс яшьлек төсем
кояш, яңгырлардан уңса да.

Гашыйк ич мин сиңа,
йөрәгемдә
беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем,
бәлки, син күрерсең:
уңмый торган җете төсләр бар.
Гашыйк ич мин сиңа,
күрмисеңме?
Керфекләрең генә күтәр син -
тик бер генә язга
моңлы күңелемне
чәчәк тулы бакча итәрсең.
Ренат Харис
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи