Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин: — Башкаларны сөй, — дидең син

Фәнис Яруллин: — Башкаларны сөй, — дидең син

* * *— Әбәү, мәхәббәтсез! — дидең,Үзең сөеп карадың.Күзләреңә карадым даМин киресен аңладым.— Башкаларны сөй, — дидең син,Әйттең: — Артымнан йөрмә!Аңладым сине башкача:— Мәңге ятларга бирмә!— Турыбызд...

* * *
— Әбәү, мәхәббәтсез! — дидең,
Үзең сөеп карадың.
Күзләреңә карадым да
Мин киресен аңладым.

— Башкаларны сөй, — дидең син,
Әйттең: — Артымнан йөрмә!
Аңладым сине башкача:
— Мәңге ятларга бирмә!
— Турыбыздан үтмә, — дидең,
Мин «үт» диеп аңладым.
— Көтмә, — дидең, ә мин «көт» дип,
Үз-үземне алдадым.
Яшьлек теле — сөю теле,
Сөйли шулай киресен.
Сөйләшсәләр дә киресен,
Аңлый йөрәк бер-берсен.
1974
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи