Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. Телефонный мәхәббәт

Фәнис Яруллин. Телефонный мәхәббәт

Безнең мәхәббәт бик кызык —Телефонный мәхәббәт.Сөйләшәбез, гөрләшәбез,Әй җайлы соң, әй рәхәт.Очрашырга йөрисе юк,Ятасың өйдә генә.Кәчтүм-чалбарың да тузмый,Тора гел чөйдә генә.Чәчәкләр сатып алмыйсыңӘ...

Безнең мәхәббәт бик кызык —
Телефонный мәхәббәт.
Сөйләшәбез, гөрләшәбез,
Әй җайлы соң, әй рәхәт.
Очрашырга йөрисе юк,
Ятасың өйдә генә.
Кәчтүм-чалбарың да тузмый,
Тора гел чөйдә генә.
Чәчәкләр сатып алмыйсың
Әз-мәз хезмәт хакыңа.
Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә
Бәясе тиң алтынга.
Ачуланышкан чак булса,
Йөрмисең һич үпкәләп:
«Телефон өзелде», — дисең,
Тавыш китсә күпкәрәк.
Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә —
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.
Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.
2002.
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи