Таң, шомлы да, серле дә тоелган урман артыннан керфекләрен сирпеп, зур зәңгәр күзләреннән тирә-якка нурлар бөркеде дә, тизрәк көн куенына сыенырга ашыкты. Аның карашындагы илаһи яктылык үләнгә, яфраклар өстенә кунган көмеш тамчыларны киптерде. Кояш, кайнар куллары белән купшы өйләрнең кыекларына сарылып, авыл тәрәзәләреннән караңгылык пәрдәсен күтәрде.

Шактый елдан соң гына зинданнан чыгып, ирек иртәсен каршылаган озын буйлы, дулкынланып торган чәчле ир кеше әйләнә-тирәдәге шау-шуга һич игътибар итми катып калган. Аның бер кулында хатлар төрелгән төенчек. Икенчесе әнкәсенең шигырь юллары белән язган соңгы хаты салынган куен кесәсен капшый. Менә ул, култык таякларына таянып, язмышларны әле кавыштырган, әле көтмәгәндә мәңгелеккә аерып адаштырган вокзалга табан юнәлде.
Таныш йөзне очратуына өметләнеп, каядыр ашыккан кешеләргә карап байтак басып торды ир. Аннары читкәрәк китеп, эскәмиягә барып утырды да, түш кесәсеннән әнкәсенең соңгы тапкыр төрмәгә язган хатын тартып чыгарды. Янә йотлыгып укырга тотынды:
«Бисмилла!» дип хат башладым,
Исәнме, газиз балам,
Иреккә чыкса идe дuп,
Ходаемнан ялварам…
Төшләрем гел рас булсачы,
Чәчемнән төшкән – юлың.
Ризыклар насыйп булса,
Кайтырсың, газиз улым.
Әле бүген дә төшемдә кечкенә чагыңны күрдем… Син яратып ашаган күмәчне пешереп йөрим, имеш. Табаларымны мичкә тыктым да, чәчемне сүтеп тарадым. Бер толымымны сиңа сузам икән, ә син шул толымга тотындың да, елмаеп каршыма килдең. Шапылдата-шапылдата сөйдем үзеңне. Аннары өстәл артына утыртып, алдыңа пешкән күмәчләрне өйдем дә, каршыңа утырып кабалана-кабалана ашавыңны карап тордым. Сөенечемнән җырлап җибәрдем дә, үз тавышыма үзем уянып киттем. Төш дисәң дә төш инде. Моннан да матуррак төшнең булуы мөмкинме? Бу – юл төше, менә күр дә тор, тиздән кайтасың!
Тышта көз, тәрәзәмә сарылып ярдәм сорагандай, түгелеп-түгелеп елый. Ә минем күңелемдә – бәйрәм, ничә еллар көтеп алган якты бәйрәм. Кайтасың, улым, ышан, тиздән кайтачаксың».
«Юраган төшләрең чын булды, менә ашкына-ашкына кайтып киләм, әнкәй газизем!» – Сабир шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, җанын җылытып, яшәргә көч биргән кадерле бу хатларны ипләп кенә төенчегенә төрде дә, кояш нурларына кинәнә-кинәнә тирә-якны күзәтте. И язмыш, тоткындагы әрнүле, караңгы көннәре чынлап та шулай төш кенә булган булса икән. Сабирның күптән түгел генә зона эчендәге чәчәкләр түтәлендә үскән бер җир җиләген күреп хәйран калганы әле дә күз алдында. Отрядникның янына килеп: «Син нәрсә, әллә алтын таптыңмы, нәрсә серәеп каттың?» – дигән сүзләренә дә игътибар итмәде. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган дивар янындагы шушы сусыл күчтәнәч, кояшка багарга, тулышып пешәргә омтылган җиләк кызы аңа бала чагын искә төшерде. Каршыдагы тау битендәге куе биек үләннәр арасында әнисеннән качып, хыялында гына күктәге болытларга утырып әллә нинди сихри әкият дөньясына сәяхәт кылулар... Кыңгырау чәчәгенә җиләк тутырып ашаулар...
Күңелендәге якты хыяллары еракта калган авылында, җиләкле тау итәгендә булса да, Сабирның кул-аягы бәйләп куелган кебек шул хәзер. Зинданга эләгү генә җиңел. Менә шушы түтәлгә ялгыш килеп эләккән җиләк шикелле бит аның язмышы… Ә табигать үз балаларын барыбер матурлыктан бөтенләй мәхрүм итми икән, кем булуыңа карамастан, өлеш чыгара. Бер уйласаң, кешенең җаны һәрвакыт азат, Җиһан карамагында, тик гәүдәсе генә иректән мәхрүм. Шул йөрәген уйган, онытылган хисләре кабаттан дәрьядай ташып чыккандай тоелды Сабирга. Түшәктә үткәргән газаплы, йокысыз төннәр, аягының өздереп сызлавы, операция...
Сабир, үзе дә сизмәстән, ыңгырашып куйды. Тик сөйгәненә больницадан үзенең бер аяк белән кайтачагы турында язган хаты гына аны бераз хушына китергәндәй итте. Әйе, ул сөеклесенә барысын да аңлатып язган иде инде. Ничә еллар буе биргән вәгъдәсенә тугры калып, җан жылытырлык илаһи хатлары белән аның рухын күтәргән, бу усал дөньядан ваз кичмәскә үзенә көч биргән Заһирәсенең хисләре бер аяксыз калганнан гына сүнәрлек түгел кебек тә... Тик... Каян беләсең инде хатын-кыз күңелен? Күпме сулар акты, айлар, атналар үтте бит. Әгәр ул үзгәргән булса?! Тиң түгелсең, гомеремне гарип белән бәйләргә теләмим, дисә?! Сабир, үз-үзен ышандырырга теләгәндәй, сөйгәне язган хат юлларын күңеленнән үткәреп кабатлады. Әнкәсенең сүзләре дә колагында чыңлап китте: «Юл көтә сине, балам, тиздән. Кайтырыңнан алда ук тоткында үткән елларыңны онытырга, күңелеңдәге кара болытларны куаларга тырыш. Ә мин сиңа ак костюм сатып алдым. Килешә иде бит үзеңә ак төс. Хәтта таракның да агын сатып алып, түш кесәңә салып куйдым. Кара бөдрә чәчләреңне гелән пөхтә тотарсың!» Их, хәзер аның чәчләре ул чактагы кебек шомырттай чем-кара түгел инде. Чигәләренә чал кунды. Төрмә эзсез үтмәде шул. Әнә бит, поезддан төшкәч тә, күз аллары ничек томаланды. Әйтерсең тау башында утырган күпкатлы йортлар өстенә ишелергә килә. Аның башы әйләнеп китте, чак егылмады. Менә шушы уч төбедәй генә шәһәрдә аның иң газиз кешеләре – әнисе һәм сөекле Заһирәсе көтә... Ул туфракны изгән сыңар агач аяк, ике таяк эзе калдырып, авырлык белән тауга күтәрелде, бәләкәйдән таныш юлларга, урманнарга күз салды. Еллар эзе биредә нык сизелә: күпме яңа йортлар үсеп чыккан, билгә дә җитмәгән ничаклы агачлар инде болытларга ашкан.
Сабир тирә-якны карашы белән ничаклы айкаса да, үзләренең өен таба алмады. Үзе утырткан тирәкләр әнә шулай күккә үрелеп каплаган ахры…
Туган тупсага якынлашкан саен күңелендәге шом көчәйгәннән-көчәя башлады. «Их, әнкәй, сөлек кебек улыңның инвалид булып кайтып керүен ничек кенә кичерерсең икән? Ә Заһирә?.. Ул турыда хәтта уйларга да куркам. Сабырлыклар бир җаныма, Тәңрем!»
Ихата капкасын ниндидер бер әрнүле тартыну белән генә ачты. Ишекне шакырга кыймыйча, байтак вакыт тик кенә басып торды. Көзге җил юка гына бушлатыннан үтәли кереп, салкын куллары белән өшетергә теләсә дә, Сабир моңа һич игътибар итмәде...
Олпат гәүдәле ирнең капканы ачуын ана күргән иде инде. Тик таякларга таянган бу кешенең үзенең йөрәк парәсе булырын уйламады. Күзләрен сагыш баскан, зур гөнаһ кылган гаепле бәндәдәй башын түбән игән килеш улы ишек тупсасы аша атлагач, ул бераз каушабрак калды. Аннары: «И, Аллаһка шөкер, кайттыңмыни, балакаем? Рәхмәт төшкере, йөрәккәем, синме бу?» – дип үзеннән әллә күпмегә биегрәк, киң җилкәле, чибәр йөзле төпчеге кочагына сыенды. Еллар буе җыела килгән сагышын, әрнүләрен күз яшенә кушып, сөйләнә-сөйләнә, такмаклый-такмаклый аны сөйде.
Акыллы хатын улының тупсадан җиңел генә атлап керергә тырышуын да, гаепле, ялваручан карашын да сизде. Тик аның яралы йөрәгенә тагын бер җәрәхәт өстәмәс өчен, бер аягының юклыгын күрмәмешкә салышты. Тик утыра алмый интегүен аңлагач кына улына ярдәмләшергә тотынды. Бераздан йомшарып, Сабир алдына чүгәләп: «Борчылма, улым, башың исән, кулларың исән, менә дигән итеп протез ясатып киярсең, йөгереп йөрерсең. Йөрәгең мәрхәмәтле булсын, Ходай үзеңне яман язмышларга башкача дучар итмәсен!» – дип куллары белән улының тезләрен яратып сыпырды. Ә күзләреннән яшьләр туктаусыз агып, катып беткән агач аяк өстенә тамды да тамды…
Әнисе ниләр белән генә сыйламады шушы үткән биш көн эчендә Сабирны. Улының сөйгәнен – Заһирәсен көтеп өзгәләнүен бу юлы әллә сизмәде инде, аның хакында авыз ачып берни әйтмәде. Сабир үзе сүз башларга мәҗбүр булды: «Әни, Заһирәгә менә шушы язуны гына илтеп килмәссеңме икән?» Улының сагышлы йөзенә бераз җылылык өрелүен күреп, шатлыгының чиге булмаган ана каушап китте. Нидер әйтергә теләгәндәй итте. Шулай да ләм-мим эндәшмәде, адресы күрсәтелгән конвертны кулына кысып, йөгерә-атлый баласының үтенечен үтәргә ашыкты. Канатланып, зур өметләр баглап килгән анага ишек ачучы булмады. Ул язуны йозак тишегенә кыстырды да, борылып китеп барды. «Балакаемның бәгырен өзәрләр микәнни тагын? Кайда йөри икән соң бу кызый?» – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлады ул өйләренә таба.
Сабирның әнисе китеп озак та үтмәде, каяндыр Заһирәнең ахирәте, сердәше кайтты. Ишектәге язуны күргәч, әллә нигә йөрәге «жу» итеп китте. «Бәлки?.. Бәлки... Уф, сабырлыклар бир, Ходаем!» Язуны укып чыкканнан соң кыз әллә күпме ишекне ача алмый изаланды. Куллары калтыранды, юк, алай гына да түгел, бөтен барлыгы белән калтыранды ул. Бүлмә эченә үткәч, янә кәгазьгә карап катты. Үзе укый, үзе елый, үзе хатны тотып бөтерелә башлады. «Вәт юләрем, нәрсә дип язган бит: «Хәерле көн, йолдызым! Ышанасыңмы, бу – мин! Мин – иректә. Сабырсызланып көтеп калучы Сабирың…»
Ләйләнең башы чыңлап киткәндәй булды. Шулай да бу халәте озакка бармады, бераздан йөзенә алсу нур йөгерде. Ул ашыга-ашыга күлмәк шкафындагы киемнәрен барлый башлады. «Кайсысын кияргә? Заһирә белән пардан тектергәненме? Ак чәчәкле зәңгәрсу күлмәге үзенә әнә ничек килешә бит.– Кыз көзге алдында сикергәләп алды. – Тукта, Ләйлә, ул Заһирәм, йолдызым, дип өзелепләр өзелә ләбаса. Син ни дип шатланасың соң, исәр кызыкай? – Ләйлә боегып китте. – Тукта, Сабирга нәрсә дияргә соң? Эх, Сабирым, син бит берни белмисең. Аның синең хакта бер мәртәбә дә кызыксынганы булмады соңгы елларда.
Сатучыларның ниндилеген белмисең шул син, Сабир абыкаем. Ул бит синең барлыгыңны да онытты, хәтта исемеңне дә исенә төшергәне юк. Аңа акча булсын да, көне-төне күңел ачулар гына булсын. Ул бит сине егетләренең санын арттырып, бармак белән санап мактану өчен генә алдалап йөртте».
Ләйлә ашыга-ашыга киенде. Биштәренә Сабирның Заһирәгә атап язган хатларын салып, урамга чыгып йөгерде. Әллә ничә еллар буе хыялдагы мәхәббәт уты белән үзе янган, икенче бер кешегә яшәргә көч, канатлар куйган өрфия кебек нәфис кыз юл буе хәтерләүләр белән чынбарлык дөньясында бәргәләнде. «Сабир абыем, җаным, исеңдәме икән, Заһирә белән сиңа ияреп бер театрга барган идем. Соңыннан мине озатып та куйдыгыз әле. Аннары Заһирә янына киләсең, ә мин сезгә иярәм. Бер тапкыр хәтта үкчәле туфли киеп чыктым. «Кара әле, нинди матур кыз булдың, үкчәле туфлиләр үзеңә бик килешә», – дип мине оялткан да идең. Син мине гел шаярта гына идең шул. Ә мин шул вакытта ук сине ярата идем. Килүләреңне күпме зарыгып көттем. Ә Заһирә көтмәде ул сине. Язмышыңны җимереп, тимер читлеккә тыгучы кешенең Заһирә икәнлеген белмәдең шул. Мин дә аның явыз икәнлеген соңлап кына аңладым. Их, Сабир абый. Син, Кояшым, Йолдызым, дип иркәләп язган хатларга җавап язучы кешенең үзем булуын ничекләр аңлатырмын соң? Аның әрсезлеген, бозыклыгын, нинди компанияләрдә йөрүләрен телләрем ничек әйтер икән?..»
Сабирларга барып кергәндә, Ләйләнең тез буыннары калтырый, бөтен гәүдәсе таш таккандай авыр иде. Тик шактый еллар күңелендә тамыр җәйгән мәхәббәт көче үз-үзен тиз кулга алырга ярдәм итте. Шулай да караватта гәүдәсенә килешеп торган зәңгәр спорт костюмы кигән, йөзе ап-ак булган Сабирны күргәч телсез калды ул. Сабир исә колачларын җәеп каршысына йөгереп килергә талпынган җиреннән кинәт кенә тукталып калган, гөлчәчәктәй гүзәл кыз баланың Ләйлә икәнлеген таныгач, аны кочарга җыенгандай: «Надо же, күзләремә күренәсеңме әллә, сеңлем? Кара әле, нинди чибәр булып үсеп җиткәнсең ләбаса, – диде. – Әйткән идем бит мин сиңа сылу икәнлегеңне, һич арттырмаганмын ич. Менә күз тутырып карарга да куркам үзеңә. Йә, якынрак кил әле, күрешик инде».
Ишек төбендә каушап басып торган Ләйлә бер кызарынып, бер агарынып, Сабир янына атылды, аның янына тезләнеп, яртылаш буш чалбар балагын күкрәгенә кысып, елап та җибәрде. Моңардан ни уйларга белми гаҗиз калган егет кызның гөл кебек йомылып яшь түгүен үзенчә аңлады бугай. Ул аның иңбашларына таралып төшкән йомшак чәчләренә кагылырга омтылып куйды да, калтыранган кулын читкә алды. «Елама, сеңлем! – диде ул аннары. – Эх, мине аңлап, Заһирәне ничек яратуларымны белсәң икән?! Аунап-тәгәрәп елыйсы килгән минутта ярый син килеп кердең, рәхмәт, Ләйлә сеңлем. Хәлләремне белүең өчен рәхмәт. Авыр көннәремдә, төннәремдә, ялгызлыктакараңгылыкта калган йолдыз булып күңелем күкләрен яктырткан сөйгәнем хатлары мине юлдан яздырмады, яшәтте, алга әйдәде, көч бирде. Тик шуңа аптырыйм, нишләп күренми, кая булды соң үзе? «Көтәм, бергенәм, хатыңны алдым» дигән хәбәре килде ич аның…»
Ләйлә таралып төшкән чәчләрен җыеп куйды һәм башын күтәреп: «Сабыр бул, Сабир җаным», – диде.
Шул минутта Сабирга бозлы су койдылармыни, тәне буйлап салкынлык йөгерде. Күзләрендә тирән сагышлы мәхәббәт нурлары балкыган кызга төбәлгән килеш дертләп китте ул: «Тукта! «Сабыр бул, Сабир җаным…» Миңа атап язылган хатлар гелән шулай башлана иде... Аларны әллә син яздыңмы?!»
Кыз оялып карашын читкә борды. Яшь тулы күзләре бернәрсәне дә яшермичә ачыктаначык әйтеп бирә иде шул. Утырган җиреннән яшен тизлегендә торды да, ишек янындагы хат белән тулы биштәрен эләктереп чыгып йөгерде ул.
Сабирның күңелен моңарчы таныш булмаган ниндидер бер хис яндырып үтте. Зинданда күпме еллар күз карасыдай кадерләп җыйган хатларны үрелеп алам дип омтылган иде, авыр гәүдәсе чайкалып китте һәм, тотынырга терәк таба алмыйча, гөрселдәп идәнгә барып төште. Болдырдан төшеп барган Ләйләнең утыргычлар ауган тавышка йөрәге өзелеп куйды. Ул, бер кулына хатлар төргәге кысып, икенчесе белән келәмне җыерып тотып ишеккә табан шуышкан Сабирны кочаклап алды…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала